16+

Мәхәббәт романы

Татар юмористикасында үз йөзе, үз сүзе булган Ләбиб ЛЕРОНга да 50 яшь тулды. Яраткан шагыйребезнең рәхәтләнеп иҗат итәр чагы. Редакция исеменнән аны чын күңелдән тәбриклибез! Бу бәйрәмен Ләбиб Лерон 5 декабрь көнне, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында сәгать кичке 18.00дә билгеләп үтәчәк. Күңелле кичәгә сез дә...

Вәли Сәлимәне сөя. Сәлимә - Хәлимне. Хәлим - Галияне. Галия - Вәлине...
Әсәр катлаулы борылыш ала. Вәли белән Галия аерылыша. Сәлимә белән Хәлим кавыша. Вәли һаман Сәлимәне сөя. Галия - Хәлимне.
Әсәр тагын да катлаулана. Хәзер Сәлимә белән Хәлим аерылыша. Вәли Сәлимәгә өйләнә. Хәлим Галияне сөя.
Әсәр отыры кискенләшә. Вәли белән Сәлимә аерылыша. Галия белән Хәлим кавыша. Ләкин Галия Хәлимне сөйми. Вәлине дә.
Әсәр коточкыч катлаулана. Галия белән Хәлим аерылыша. Вәли Сәлимәне дә, Галияне дә күралмый. Хәлим тужы.
Әсәр көтелмәгәнчә тәмамлана. Дөресрәге, тәмамланмый: автор укучыга уйланырга урын калдыра...
Искәрмә: соңыннан автор Тукай премиясе ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading