16+

Микрофонсыз җырлау өчен зур әзерлек кирәк

Бүгенге көндә Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Сагынбаева, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри кебек моңлы тавышлы җырчыларны кем генә белми икән. Аларның һәркайсы Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале аша танылу алды. Әлеге мәдәни чара татар җыр сәнгатен үстерү, Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү максатыннан, 2004 елдан бирле үткәрелә. 2007...

Мәдәният министрлыгындагы матбугат конференциясендә сәнгать бүлеге башлыгы Зөлфирә Салехова әйтүенчә, фестиваль елдан-ел киңәя бара. Быел, дүрт кешедән кала, барысы да йомгаклау турына үткән. Жюри да бик таләпчән. Катнашучылар арасында бары тик музыка уку йортларында белем алган яшьләр генә булуы конкурсның дәрәҗәсе югары икәнлеге турында сөйли. Ул Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Проектның авторы һәм җитәкчесе - Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов быелгы фестивальнең Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүен әйтте. «Безнең максат - яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Без аларны соңыннан да ташламыйбыз. Фестиваль чаралары Россия шәһәрләрендә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә дә узды. Киләчәктә аны өч елга бер тапкыр үткәрү күздә тотыла. Быелгы йомгаклау концертына Германиядән баянчы Айдар Гайнуллин, Мәскәү Зур театры солисты Федор Тарасов, Прага опера театрыннан Галия Ибраһимова чакырулы», - дип билгеләп үтте ул.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина фестивальнең милли сәнгатьне үстерү өчен кирәклеген әйтеп узды. Филүс Каһиров исә бу чараның яшьләр өчен зур сәхнәгә этәргеч булуына ышана. Ул бу юлы үзе дә, жюри әгъзасы буларак, катнашучыларга үз бәясен бирә.
Конкурста микрофонсыз җырлау өчен профессионал булырга кирәк. Өченче турда катнашучылар оркестрга кушылып җырлаулары белән дә аерылып тора.
Фестивальнең йомгаклау концерты Зур концерт залында 15 майда узачак. Р.Ваһаповның тууына 105 ел тулу уңаеннан, бүген аның каберен зиярәт кылачаклар. Кич белән Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында Р.Харис әсәре буенча куелган «Умырзая» спектакле күрсәтелә. 23 майда җырчының туган төбәге Түбән Новгород өлкәсендә дә фестиваль концерты узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading