16+

«Милли хәзинә» – милләтләр дуслыгы

Белгәнебезчә, узган атнада КФУның Филология һәм сәнгать институтының Актлар залында халык иҗатының «Милли хәзинә» III Идел буе яшьләр конкурсы фестиваленең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне тәбрикләү булып узды.

«Милли хәзинә» – милләтләр дуслыгы

Белгәнебезчә, узган атнада КФУның Филология һәм сәнгать институтының Актлар залында халык иҗатының «Милли хәзинә» III Идел буе яшьләр конкурсы фестиваленең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне тәбрикләү булып узды.

Анда Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге югары уку йортларында, махсус урта белем бирүче педагогика һәм сәнгать көллиятләрендә киләчәктә туган тел һәм әдәбият, сынлы сәнгать укытучылары булырга әзерләнүче студентлар, урта мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары катнашты.
Бәйгене оештыруда актив катнашучыларның берсе һәм КФУның Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге җитәкчесе урынбасары доцент Дамир Хөснетдинов: «26 апрель көнне сайлап алу туры узды, 27 апрельдә Гала-концерт һәм җиңүчеләрне тәбрикләү. Башка еллардан аермалы буларак, быел бу чарада мәктәп балалары, училище, техникумнар да катнашты. Башка елларны югары уку йортлары гына катнаша иде. Минемчә, моны тагын да киңәйтеп, үстереп җибәрергә кирәк. Киләсе елга да уздырачакбыз, ул 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә булачак. Фестивальнең максаты - төрле милләт һәм диндә булган студентлар арасында толерантлык тәрбияләү һәм яшьләрдә үз Ватанының милли традицияләре һәм мәдәниятенә мәхәббәт уяту», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading