16+

«Мине күралмый башласалар да аптырамыйм»

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Нәфисә Хәйруллина шушы арада Мәскәүдә «Ясмин» дигән 62 серияле рус-төрек» фильмында төшеп кайтты. Ул телевидениенең беренче каналыннан Яңа елдан соң күрсәтелә башлый. (Аның режиссеры - Ярослав Каменский.) Шул уңайдан Нәфисә безгә дә әлеге кинофильм һәм анда төшү мизгелләре хакында сөйләде.

«Мине күралмый башласалар да аптырамыйм»

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Нәфисә Хәйруллина шушы арада Мәскәүдә «Ясмин» дигән 62 серияле рус-төрек» фильмында төшеп кайтты. Ул телевидениенең беренче каналыннан Яңа елдан соң күрсәтелә башлый. (Аның режиссеры - Ярослав Каменский.) Шул уңайдан Нәфисә безгә дә әлеге кинофильм һәм анда төшү мизгелләре хакында сөйләде.

- Нәфисә, гадәттә, кинога төшү өчен кастинг үткәреп сайлап алалар. Сиңа әлеге фильмда төшәргә кем тәкъдим итте?
- Минем уйнавымны үзебезнең театрда күреп, фильм төшерүчеләргә тәкъдим иткәннәр. Аннары интернет аша фотоларымны җибәргәннән соң, Мәскәүгә чакырып алдылар. Июль аенда фильмны төшерә дә башладылар.
- Ниндирәк роль бирделәр соң үзеңә?
- Андагы ролем тискәре һәм төрле холыклы. Төрек кызы Челек - минем холкымның капма-каршысы ул. Башта әйбәт кенә кыз кебек йөри. Аннары, үз хуҗасына гашыйк булып, аның белән мәхәббәт башлана. Соңрак ул фахишәгә әйләнә.
- Үзең аны ничек кабул иттең? Тамашачы бу рольдән соң күралмый башламасмы соң үзеңне?
- Үземә шундый холыклы, тискәре рольләр ошый. Әйбәт кыз булып кына уйный алмас идем. Тамашачы түгел, андагы актерлар да төшерү вакытында: «Нинди юньсез хатын!» - дип сөйләнә башладылар ул образ турында. Билгеле, минем роль халыкта нәфрәт уятачак. Хәер, тамашачы күралмаса да аптырамыйм. Ул минем кешелек сыйфатларымны чагылдырмый бит. Минем тормышымда да нәтиҗә ясарлык ялгышлар булды, әмма хәзерге вакытта мин Гомәр Хәйям язган сүзләрне истән чыгармыйм. «Акыллы яшисең килсә, ике мөһим кагыйдәне исеңдә тот: теләсә ни ашаганчы, син ач тор, теләсә кем белән бергә булганчы, үзең генә бул», - дигән ул. ...Башкаларга да шуны телим.
- Театр артистына күпсерияле фильмда төшү ничек соң? Читтән килгән актерга мөнәсәбәт нинди иде?
- Бу - минем беренче тәҗрибә. Моңа хәтле үземне театр артисты дип кенә саный идем әле. Кинога төшү дә җиңел бирелде. Тирә- якта яхшы кешеләр генә булды, коллектив бик дус иде. Үземә карата җылы караш кына тойдым.
- Төшү барышында кыенлыклар белән дә очрашырга туры килми калмагандыр.
- Бу рольне уйнаганда мине хезмәттәшләрем дә илһамландырды. Миңа иң авыры төрекчә сөйләшү булды. Башта төрек телен репетитор ярдәмендә өйрәндем. Партнерым - төрек артисты, русча бөтенләй белми иде. Төрекчә сүзләрне онытканда, татарча да әйтеп җибәрергә туры килде, чөнки сөйлисе текстлар озын иде. Бу очракта миңа режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев мәктәбен үтү зур ярдәм итте дип уйлыйм.
- Ни өчен бүген яшь артистларның күбесе фильмда төшәргә хыяллана дип уйлыйсың?
- Кино да шул ук сәнгать бит, шулай ук рольгә керәсең. Әмма анда бер тапкыр төшсәң, соңыннан башкачарак үзгәртәсең килсә дә, аны төзәтеп булмый. Артист тамашачыга зәңгәр экраннар аша күбрәк таныла. Фильмда төшәргә баруыма каршы килмәгәннәре өчен, театр җитәкчеләренә рәхмәтлемен. Мин аннан үземнең тагын нәрсәгә сәләтле икәнемне аңлап кайттым.
- Әгәр үзеңне берәр Мәскәү театрына чакырсалар...
Миңа андый тәкъдим булган иде, әмма аны кабул итмәдем, чөнки үземнең икенче йортымны ташлый алмыйм. Бу - минем өчен кадерле театр. Безнең коллектив үзе бер гаилә сыман. Мин монда әниемнең дә эшен дәвам итәм дип саныйм.
- Нәфисә, заманында әниең сәхнә юлын сайлавыңа каршы да иде бит.
- Әйе шул, бик аз ата-ана гына балаларының үз юлыннан китүен телидер. Мин әнигә: «Агач булып кына торсам да, сәхнәгә чыгыйм әле», - ди торган идем. Сәхнә белән агуланмасын дип, ул мине анда якын да китермәде. Әни барыбер миңа каршы килмәгән булыр иде, аңлар иде, дип уйлыйм. Артист һөнәре зур хезмәт сорый, шулай да мин аны яратам.
- Синең театрда, «их, шушы рольне уйнарга иде», дип хыялланганың бармы?
- Бу очракта мин генә искәрмә түгел. Соңгы вакытта рус классикасын укыйм да элекке заманнардагы шул персонажның язмышы белән яшәп карыйсы килә минем. Шундыйлардан «Гроза»дагы Катерина роле турында хыялланам.
- Катерина образы сыман фаҗигале язмышны уйнау куркытмыймы? Син, тормышта әле яшь кенә булсаң да, шактый югалтулар кичердең бит.
- Артист халкы курку турында уйлап тормыйдыр ул. Мин спектакльдәге күренешләрне үземә күчермим, әмма бер роль дә эзсез үтми. Безнең тормыш мизгел генә бит. Миңа 25 яшь тулды. Аңа хәтле кичергәннәрне белсәгез?!. Әнидән соң иң якын кешеләремнең берсе булган аның сеңлесе Мәйсәрә апаны югалту да бик авыр булды. Ул чакта мин Уфада гастрольләрдә идем. Аны кайтып озатып килдем дә, кабат сәхнәгә чыгып уйнадым. Бер ялгызым калсам да, сынмадым-сыгылмадым, көчле рухлы булып кала алдым. Авырлыкларны җиңәргә миңа әнинең туганнары һәм театрдагы хезмәттәшләрем ярдәм итте. Аларга рәхмәт.
- Тормышта нинди шигарь белән яшисең, Нәфисә?
- Миңа әни Коръәндәгечә: «Сиңа таш белән атсалар, син аш белән ат», - ди торган иде. Мин нәкъ шул сүзләрне истән чыгармыйм.
- Буш вакытларыңны ничек үткәрәсең?
Фильмнар, спектакльләр карарга яратам. Бигрәк тә Чулпан Хаматова уены ошый миңа. Вокал, бию, белемемне арттыру белән шөгыльләнәм. Вакытымны заяга үткәрәсем килми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading