16+

«Минем өчен Коръән ул – төкәнмәс илһам чыганагы»

«Һәртөрле материал белән иркенләп эш итә ала торган җитлеккән рәссам. Кирәк икән гипс, кирәк икән мәрмәр, кирәк икән таштан теләгәнен коеп, уеп куя», - диләр аның турында иҗатташлары. Хәер, Ришат Нәзәхетдин улы СӘЛАХЕТДИНОВның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ачылган шәхси күргәзмәсен караганнан соң, үзең дә сизмәстән: «Ходай бирсә дә бирә бит...

«Минем өчен Коръән ул – төкәнмәс илһам чыганагы»

«Һәртөрле материал белән иркенләп эш итә ала торган җитлеккән рәссам. Кирәк икән гипс, кирәк икән мәрмәр, кирәк икән таштан теләгәнен коеп, уеп куя», - диләр аның турында иҗатташлары. Хәер, Ришат Нәзәхетдин улы СӘЛАХЕТДИНОВның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ачылган шәхси күргәзмәсен караганнан соң, үзең дә сизмәстән: «Ходай бирсә дә бирә бит...

Беренче шәхси күргәзмәсен 1998 елда ук Чаллы галереясында күрсәткән рәссам төрле елларда Истанбулда, Мәскәүдә (Шәрык дәүләт музее) узган күргәзмәләрдә катнаша, «Зур Идел»гә үтә. Шәхси күргәзмәләре «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Казан шәһәре мэриясендә (1999), Казан Кремлендә (2000), «АртЭко» галереясында (2007), Яшел Үзәндә (2008), «Кол Шәриф» мәчетендә (2012) уза. Каллиграфлар арасында үткән республика бәйгесендә (2009) «классик каллиграфия» номинациясендә беренчелекне яулаган рәссамның эшләре дәүләт музейларында саклануы да табигый хәл. Шәмаил һәм тугралар иҗатында билгеле бер урынны алып торса да, автор үзе мәчетләр бизәүне, аларның эчке һәм тышкы дизайн проектларын эшләүне төп кыйбласы иткән. Саный китсәң, инде аның тылсымлы куллары тигән мәчетләр дә байтак җыелган икән. 2000-2005 елларда Казанның «Кол Шәриф» мәчетен бизәүдә, аннан соң «Мәрҗани» җәмигъ мәчетен реконструкцияләүдә катнашу рәссам өчен зур мәктәп була. Әстерхан шәһәре мәчете, Актүбәдәге җәмигъ мәчете (Казахстан), Сургут һәм Когалым (Төмән өлкәсе) шәһәрләренең җәмигъ мәчетләре, Арча районының Урта Курса, Башкортстанның Кантюковка, Чистайдагы «Әнәс» мәчете, Казанның Клыки бистәсендәге, Буа районының Кильдураз авылы мәчетләрен бизәве белән дә бәхетле рәссам. Хәер, иҗаты турында рәссам үзе тулырак сөйләр.
- Ришат әфәнде, иҗатыгызның нигезен тәшкил иткән гарәп язуына мәхәббәт кайчаннан килә, каллиграфиягә ничек кереп киттегез?
- Кечкенә чагымда, ягъни Җәлил бистәсендә яшәгәндә, безгә Оренбур өлкәсеннән Сәлахетдин бабам кунакка килә торган иде. Әле дә исемдә: бабай килгән саен гарәп хәрефләре белән авылга хат яза иде. Беренче танышу шунда булгандыр. Әмма күңелемне тетрәндергән вакыйга соңрак булды. Чуваш дәүләт педагогика институтының худграф факультетында укыганда, 1985 елны бер төркем студентлар пленерга Болгар шәһәренә бардык. Без ул вакытта Болгарның ни икәнен дә белми идек. Монда сакланып калган архитектураны, кече манараны, җәмигъ мәчетенең хәрабәләрен, кабер ташларын күреп мин шаккаттым, күңелем тетрәнде, җаным урыныннан купкандай булды. Бу үзе ниндидер ныклык, көч тә бирде. Институтны тәмамлагач, 1990 елны Чаллыда яшәгәндә таныш архитекторлар, конструктор һәм рәссамнар белән бергәләп хаҗ кылу насыйп булды. Бу әле совет чоры. Безне анда мөфти Тәлгать Таҗетдин иҗат төркеме буларак каршы алды. Көтелмәгән сәфәр, бик мәгънәле иҗади командировка булды ул. Татарстан вәкилләренең шулай зур делегация булып беренче хаҗ кылуы иде бу. Без исә, мәчетләрне ничек бизиләр, ташны ничек уеп ясыйлар, мозаиканы ничек эшлиләр, агач белән ничек эш итәләр, дип, шуларның һәммәсен өйрәнеп, андагы матурлыкны, нәзакәтлелекне карап-күзәтеп йөрдек. Җитмәсә ул вакытта Чаллыда «Тәүбә» мәчете төзелә башлаган иде. Мин дә аны бизәүдә аз гына катнашкан идем. Шуннан шәмаилләр белән кызыксынып киттем. Мәдрәсәгә йөреп, гарәп графикасын өйрәндем, әмма анда хаттатлар юк иде. Ничек итеп дөрес язарга, дигән сорау калды. Безнең бәхеткәдер, ул чорда мәшһүр каллиграфыбыз, Татарстанда заманча каллиграфия мәктәбенә нигез салган Нәҗип Нәккаш «Мирас» журналында эшләрен бастырып чыгара иде. Шуларны өйрәндем.
- Бу сезнең ниндидер эчке ихтыяҗ идеме?
- Дөрес әйтәсез, бернәрсә дә тик торганнан гына булмый. Ул гореф-гадәтләр, халкыбызның гамәли сәнгать өлкәсендәге мирасы, шул ук кабер ташлары аша күңелгә салынгандыр, күрәсең. Бабам йогынтысы да үзенекен итми калмады, әлбәттә. 1988 елда армиядән кайтып, Чаллыда эшли башладым. Пединститутта бер ел укыттым. Аннары без «Идегәй» кооперативы оештырдык. Интерьерларны милли рухта эшли, бетоннан коеп, кабер ташлары ясый башладык. Бу алымны соңрак мәчетләрне бизәгәндә дә кулландык. Эшли-эшли өйрәндек. Ул чорда гипстан, бетоннан коюны, бизәк төшерү, мозаика ясауны билгеле бер дәрәҗәгә чыгардык, дип әйтә алам. Шуннан мәчетләр бизәү китте. 1992 елда мэрия янында җәмигъ мәчете төзелә башлаган иде. Бергә хаҗга барган иҗат төркеме белән проект эшләрен башлаган идек. Мин анда 33 метр биеклектәге мозаика да эшләгән идем.
- Мәчеткә тотыну өчен, профессиональ әзерлек кенә аздыр кебек. Шәхсән үзегез дини белемне кайда алдыгыз?
- Чаллы мәдрәсәсендә укыдым. Әлһәмдүлилләһи, намазлымын.
- Сезнең иҗат төркеме әле дә бармы?
- Эш булганда, туплыйм, рәссамнарга биремнәр бирәм. Шул ук Рөстәм Шәмсутов, Нәҗип абый Нәккаш белән кайвакыт бергә эшлибез. Мәчетне бизәүне бер генә кеше башкарып чыгуы авыр. Аны эшләү өчен яхшы осталар кирәк. Проектлаштыру төшенчәсе бар, башкаручы төшенчәсе... Шул ук Чистай мәчетен бизәгәндә дә төрле оешмаларга мөрәҗәгать иттем. Аның бит диварларын буйый башласаң да, яхшы осталар эзлисең. Мозаика җыйганда да кешеләр чакырам. Әгәр мин үзем проектларны ясыйм икән, эчтәлеген, рәсемнәрен, хәрефләрен барысын да үзем язып бирәм. Мин эшләгән рәсем буенча кабатлыйлар. Әгәр бер метрлы икән хәреф, мин аны шул үз үлчәмендә ясыйм.
- Эшкә җиңел алынасызмы, әллә башкарасы эш җилкәне басып торамы?
- Иҗат кешесе эш башлый икән, ул беркайчан да җиңел бирелми. Эшнең иң авыры башлаганда һәм ахырында була. Иң беренчесе - мәчет изге урын, адәм баласы анда гыйбадәт кылырга килә. Әйтик, шул ук күргәзмәне алып, шартлы рәвештә карасак та, ул вакытлыча. Бер йә булмаса ике ай тора. Ә мәчеткә еллар дәвамында көн дә кеше килә. Бу нисбәттән минем өстемдәге йөк - җаваплылык бик зур. Шуңарга ул җиңел түгел. Эшне төгәлләү бик дулкынландыргыч мизгел. Дөресен генә әйткәндә, күңел тула, күзләргә мөлдерәмә булып яшь тыгыла.
- Ришат әфәнде, мәчетне бизәп бетергәч, нинди хисләр кичерәсез? «Аллага шөкер, өстемдә торган бурыч төште», - дип сөенәсезме, әллә башкачарак кичереләме бу халәт?
- Беләсезме, һәр мәчетнең үз нуры бар. Үзеңнең хезмәтең кергән мәчет булгач, иң беренче сокланасың, аннары, иҗади кеше буларак, тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Кайбер җирләрен, мин моны икенче төрле эшләгән булыр идем, дисең. Мондый анализ булырга тиеш. Икенче мәчетне бизәгәндә исәпкә аласың аны. Дөресен әйткәндә, мәчетләрдә штамп юк. Әлбәттә, һәр эш үзеңә якын. Шулай да эчке һәм тышкы бизәлеше тулысынча минем дизайн-проект буенча эшләнгән «Әнәс» мәчетен аерым билгеләп үтәр идем. Моны, беренче чиратта, рәссамга зур ышаныч белдерү дип карарга кирәк. Анда үземнең күп кенә иҗади эшләрем керде. Чистайдагы әлеге мәчет 1 ел эшләнде.
- Сез 10ар ел бизәгән мәчетләр дә бар бит.
- Сургут мәчете - шундыйлардан. Аның мәчете дә бик зур. Алар акча булган саен дәшеп алалар. Анда эш әле дә төгәлләнмәгән.
- Хаҗ кылу сезгә нәрсә бирде?
- Рәссам бит ул хисле кеше. Анда күргәннәрне кайта-кайта искә алам, бар да күз алдымда тора. Әйтик, бер мәчеттә мәрмәрдән эшләнгән бизәк бар иде. Ул шуның кадәр камиллеккә җиткерелгән ки, эчтән нур бөркегән, яктылык иңгән кебек иде аңардан. Бу экскурсия генә булмады, рухи көч тә бирде.
- Белүемчә, Сез каллиграфиянең, шәмаилнең традицион төрләре белән генә чикләнмисез...
- Чыннан да шулай. Юкса халыкның күңеленә нигәдер «шәмаил, димәк, пыяла» дигән төшенчә сеңгән. Агачта да, гипста да, мозаикада да эшлим мин шәмаилләрне. Бер үк вакытта витражлар да проектлыйм. Анысын минем эскизлар белән Екатеринбургтагы бер төркем башкарып чыга. Сургут мәчетендә шулай эшләдек.
- Сезнең төп эшегез - Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн факультетының интерьер кафедрасында студентларга белем бирү. Студентлар арасында остазларының иҗаты белән турыдан-туры кызыксынучылар бармы?
- Әйе, мин студентларга агач, гипс һәм мозаика буенча практик дәресләр бирәм. Алар минем дәресләрдә бирем буенча фрагментлар эшлиләр. Ә иҗат белән кызыксынуга килсәк, андый балалар бар, чөнки диварда шул ук мәчет бизәлешләренең фоторепродукцияләре эленеп тора. Студентның теләге бар икән, мин ярдәм итәм. Дәрестә музей практикасы да бар. Мәчеткә барабыз, андагы үрнәкләрне җентекләп өйрәнәбез.
- Әле күптән түгел генә Тәһран шәһәрендә узган XX «Изге Коръән» һәм Мәшхәдтә узган VII «Изге Коръән» Халыкара күргәзмәләрендә катнашып, айга якын Иранда булып кайттыгыз. Шундый зур форумнан алган тәэсирләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.
- Минем өчен Коръән ул - төкәнмәс илһам чыганагы. Әлеге күргәзмәләрдә катнашырга илчелектән тәкъдим иттеләр. 10лап эш алып бардым. Мәшхәдтә шәһәр мөфтие белән очраштым. Ул: «Россиядә мөселманнар юк дип уйлаган идем», - ди. Аңа барын да бәян иттем. Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллык тарихы барлыгы турында да мәгълүмат бирергә тырыштым. Иран илчелегендә, атташат аша, фарсы телендә Г.Тукай турында китап та чыгарганнар иде. Аларны да тәкъдим иттем. Мин бу форумда Россиядән бердәнбер рәссам идем. Бәлкем шуңадыр, эшләрем башкаларныкыннан аерылып торды. Әлеге эшләр җирлегендә Татарстан белән дә кызыксындылар. Бу сәфәр бик хушландырды. Пакыстан, Һиндстан, Франция һәм Әфганстан кебек бик күп илләрдән каллиграфлар катнашты анда. Күргәзмә залыннан кеше өзелеп тормады, халык ташкыны елга кебек акты. Басма продукциягә дә зур урын бирелгән иде - Коръәннең ниндиләре генә күрсәтелмәде. Шул исәптән, заманча технологияләрдә башкарылганнары да. Ислам халыкларны берләштерү сәләтенә ия, аның мәдәни мирасы бик зур. Шуның бик аз гына өлешен булса да өйрәнеп, әлеге мәдәнияткә үз өлешемне дә кертә алсам иде дим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading