16+

Муса Маликов өйләнмәскә булган?!

Дистә елдан артык Германиядә яшәп ятучы Муса Маликовны белмәүчеләр сирәктер.

Муса Маликов өйләнмәскә булган?!

Дистә елдан артык Германиядә яшәп ятучы Муса Маликовны белмәүчеләр сирәктер.

Карьерасына «Әссәламәгаләйкүм» җыры белән килеп кергән бу егет чит җирләрдә дә менә дигән итеп иҗат итеп ята.

- Муса, ни хәлләрең бар? Нишләп ятасың?
- 17-24 октябрьдә Япониядә Татарстан көннәре булып узды. Мин сәнгать әһелләре төркемендә чыгыш ясадым. Токиодан Хельсинкига киттем. Анда татар оешмасының 80 еллык юбилей чарасында шәрәфле кунак буларак катнаштым. Super Tatar дигән группада уйныйм. Шул группа белән Хельсинкида диск яздырдык. Продюсеры - фин татары Дэнис Бәдретдин. Концертларда даими катнашып торам. Август аенда Венера Ганиева белән Америкада Сабантуйда булдык, шундагы татарлар өчен концерт бирдек.

- Шәхси тормышта нинди яңа­лык­ларың бар?
- Сәнгать кешесенең иҗаты турында күбрәк сөйлисе килә шул аның. Чөнки бу - көн саен үзең өстендә эшләп, инә белән кое казып ирешкән үрләр.

- Тамашачыга артистның сәхнә арты да кызык бит.
- Мин - Германиянең та­тар җәм­гыяте әгъзасы. Шуңа күрә Европа татар егетләре-кызлары белән аралашып торам.

- Буш вакытларың ничек үтә?
- 10 еллап, атнага ике тапкыр, фитнеска йөрим. Сә­ламәтлек өчен файдасын күрәм. Театрларга, бигрәк тә операга йөрергә яратам.

- Казанга еш кайтасыңмы?
- Туган як бик тә сагындыра. Сагынганда, утырам да кайтам. Гадәттә, ул елга ике тапкыр була.

- Әти-әниең, туганнарың белән еш аралашасыңмы?
- Хәзер интернет һәр телефонда бар. Шуңа күрә уңайлы, һәр көн шалтыратышып торабыз.

- Киләчәккә нинди планнарың бар?
- 2016 елның иң зур планы - төркем белән диск чыгару. Диск, Алла боерса, Финляндиядә чыгачак.

- Кайчан өйләнәсең, Муса?
- Яшь бит әле мин. Һәр әйбернең үз вакыты бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading