16+

Музыканың сихәте

«Сәламәт буласың килсә, классик музыка тыңла», - дип тикмәгә генә әйтмиләрдер.

Музыканың сихәте

«Сәламәт буласың килсә, классик музыка тыңла», - дип тикмәгә генә әйтмиләрдер.

Галимнәр фаразлавынча, нәкъ менә классик музыка тыңлау стресс һәм депрессия халәтеннән чыгарга ярдәм итә, нерв системасын ныгыта. Ул кешенең эчке дөньясын тәрбияли, аның хисләре белән идарә итә. Медицинада «музыка терапиясе» дигән юнәлеш тә бар. Бигрәк тә кечкенә балалар өчен классиканың әһәмияте бик зур, чөнки ул аның эчке дөньясын гына түгел, ә нерв системасын да формалаштыра, акыл һәм иҗади сәләтләрен ачарга һәм үстерергә ярдәм итә. Классик музыка төрле хисләр тудыра ала: шатлык, күңел күтәренкелеге, мәхәббәт, тынычлык, сагыш, моңлану һ.б. Кәефнең нинди булуы кайсы композиторның әсәрләрен тыңлауга да бәйле. Австрия композиторы В.А.Моцарт әсәрләренең күбесе мажор тональлегендә, ягъни күнелле төсмердә языла. Аның музыкасын тыңлау кәефне күтәрә, интеллектуаль яктан үсәргә ярдәм итә, күп энергия бирә һәм акыл эшчәнлеген арттыра. Польша композиторы Шопен әсәрләре, киресенчә, артык күп тыңлаганда, кәефне төшерергә мөмкин. Чөнки алар кешене фәлсәфи фикерләргә этәрә, уйларга мәҗбүр итә. Шопен музыкасын гомумән игьтибарсыз тыңлау мөмкин түгел.
Һәр чорның үз тарихы, атаклы композиторлары, данлыклы үлемсез әсәрләре бар. Аларны диск-кассета һәм интернет челтәре аша тыңлап була. Ләкин тере тавышны берни белән дә чагыштырып һәм алыштырып булмый. Концерт залындагы тылсымлы атмосфера кешегә бөтенләй башкача тәэсир итә, рухи яктан баета. Классика тыңлап яшик һәм сәламәт булыйк, дуслар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading