16+

Ниһаять, «Идиот»ны күрдек

Кичә Казанда икенче Халыкара театраль белем бирү форумы ачылды. Тантанада Оренбурдан килгән күренекле режиссер Рифкат Исрафилов әлеге форумның Казанда үтүенә шатлануын белдерде. Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, катнашучыларга үзенең теләкләрен җиткереп, эшләрендә уңышлар теләде. Россиянең күренекле театр белгечләре 32 семинар һәм өч остаханә үткәрәчәк. Форумда Башкортстаннан, Тывадан, Дагыстаннан, Казахстаннан, Якутиядән,...

Кичә Казанда икенче Халыкара театраль белем бирү форумы ачылды. Тантанада Оренбурдан килгән күренекле режиссер Рифкат Исрафилов әлеге форумның Казанда үтүенә шатлануын белдерде. Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, катнашучыларга үзенең теләкләрен җиткереп, эшләрендә уңышлар теләде. Россиянең күренекле театр белгечләре 32 семинар һәм өч остаханә үткәрәчәк. Форумда Башкортстаннан, Тывадан, Дагыстаннан, Казахстаннан, Якутиядән, Төрекмәнстаннан, Хакассиядән һәм Әзәрбайҗаннан 200дән артык театр әһеле катнаша.
Форумның максаты - төрки халык театрлары арасындагы мәдәни багланышларны үстерү һәм ныгыту. Көндез театр белгечләре дәресләр үткәрсә, кичен Литваның күренекле режиссеры Эймунтас Някрошюс куйган «Идиот» спектакле күрсәтелде. Әлеге режиссер Европада иң яхшылардан санала. Бу фестивальдә чыгыш ясату өчен, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчеләре аның белән ике ел буе сөйләшүләр алып барган. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев: «Э.Някрошюс Казан сәхнәсендә нәрсә генә куйса да, барыбер, ул бит уникаль режиссер», - дип белдерде. Әлеге спектакльне, Санкт-Петербург белән Мәскәү шәһәрләреннән тыш, Италия һәм Португалиядә дә күрсәткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading