16+

Ничек тиз узасың син, гомер

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган кичәдә тәкъдим ителгән китапның исеме әнә шулай дип атала. Ул Татарстанның атказанган артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Асия Хәйруллинага багышлап чыгарылган. Кичәдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, артист турындагы истәлекләре белән уртаклашып, болай диде: «Асия апа - үзенчәлекле шәхес....

Ничек тиз узасың син, гомер

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган кичәдә тәкъдим ителгән китапның исеме әнә шулай дип атала. Ул Татарстанның атказанган артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Асия Хәйруллинага багышлап чыгарылган. Кичәдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, артист турындагы истәлекләре белән уртаклашып, болай диде: «Асия апа - үзенчәлекле шәхес....

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган кичәдә тәкъдим ителгән китапның исеме әнә шулай дип атала. Ул Татарстанның атказанган артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Асия Хәйруллинага багышлап чыгарылган.
Кичәдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, артист турындагы истәлекләре белән уртаклашып, болай диде: «Асия апа - үзенчәлекле шәхес. Без аның белән «Беренче мәхәббәт» спектаклендә бергә уйнадык. Үзе мандолинада уйный, үзе җырлый иде. Ул Фәриткә дә сәнгатькә фатиха бирде, татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтте. Асия апа кешеләргә гаять игътибарлы иде. Алар Рәфкать белән Мәскәүдә театр сәнгате институтында бергә укыдылар».
Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, үзенең остазын искә алганда, аның укыган елларында булган бер кызганыч вакыйга турында да сөйләп алды. Ашарларына алырга акчалары беткәч, ул, дусты Рауза Әхмәрованы кан бирергә алып барып, аны ачлыктан коткарып кала. Татарстанның атказанган артисты Фирая Әкбәрова үзенең туганы булган Асия апасына карап артист һөнәрен сайлавын әйтте. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хәйри Асия Хәйруллина турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Әнвәр әфәнде, нәфис сүз осталары өчен, Асия Хәйруллина исемендәге бүләк булдырырга тәкъдим итте.
Китапны төзүче профессор Рәүф Нуриев Асия апаны беренче мәртәбә унбер яшендә авыллары Бирәзәдә электр утлары кабынган көнне күргән. Шуңа күрә дә ул аның күңеленә якты нур булып кереп калган. Соңыннан Наилә Кумысникова әнисе турында китап чыгаруда ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде, проект авторы булган Шамил Закировның да әлеге китапны күреп калуын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading