Рудольф Нуреев исеме Казан өчен ят түгел инде. Ел саен аның исемендәге фестивальне балет сәнгатен яратучылар көтеп ала, билетлары бик күпкә алдан таралуы моны раслый. Шунысын да әйтергә кирәктер, үз исемендәге фестивальгә фатиханы үз кулы белән үзе язып бирә ул.
Скопировать ссылку
Рудольф Нуреев исеме Казан өчен ят түгел инде. Ел саен аның исемендәге фестивальне балет сәнгатен яратучылар көтеп ала, билетлары бик күпкә алдан таралуы моны раслый. Шунысын да әйтергә кирәктер, үз исемендәге фестивальгә фатиханы үз кулы белән үзе язып бирә ул.
Үләре алдыннан Ватаны белән саубуллашкандай ул театр чакыруы белән Татарстан башкаласына ике тапкыр кайта һәм оркестр дирижеры буларак чыгыш ясый. Быел бар дөньяны шаккатырган бөек балет биючесе Рудольф Нуреевның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Нуреев сезоннары" дигән Халыкара мәдәни проект уздырыла. Ул Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрендә март азагында үтәчәк. Бүген аның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Аннары бу "оча торган татар"га ( аны еш кына шулай атаганнар) багышланган чаралар "Мир" кинотеатрында узачак.
Анда яңа документаль фильмнар күрсәтеләчәк. Аларның берсе аның нәкъ менә бөек биюченең Казанда булган чорына багышланып, "Рудольф Нуреев. Кайту" дип атала. Тамашачылар мавыктыргыч фильм гына карап калмыйча, аңа багышланган фотокүргәзмә белән дә таныша алачаклар. Күргәзмәгә Рудольф Нуреевның Казанда булган вакытын сурәтләүче 20 фото урнаштырылган. Алар арасында бар дөнья алкышлаган атаклы биюченнең 1987 елда Уфага үлем түшәгендәге әнисе белән саубуллашырга кайткач төшкәннәре дә бар. Бу чакта аңа 72 сәгатькә Ватанына кайтырга рөхсәт иткән булалар.
24 мартта "Рудольф Нуреев. соңгы бию" дигән документаль фильм була. 90нчы елларда табибы балетның аңа файдасы булуын күреп: "Барыгыз биегез!" - дигән була. Будапешт опера һәм балет театры сәхнәсендә Кристофор" балетында ул фәрештәне бии. Сәхнә гомерендә аңа бик күп тискәре образларны тудырырга туры килә: Манфед , Гамлет Люцифер - берсеннән-берсе куркынычрак затлар. Ә соңгы биюе фәрештә. Язмыш шундый бүләк әзерли талантлы татар улына.
Комментарийлар