16+

Олы артистны зурладылар

Юбилей кичәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованы, ягъни өлкән Мәйсәрәне ике яшь Булат сәхнә түренә озата чыкты. Юбилярга мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина Президентның Рәхмәтен ирештерде.

Олы артистны зурладылар

Юбилей кичәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованы, ягъни өлкән Мәйсәрәне ике яшь Булат сәхнә түренә озата чыкты. Юбилярга мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина Президентның Рәхмәтен ирештерде.

Кичәне алып барган Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов артистның иҗатын һәм үткән юлын искә төшерде. Тамашачы исә экраннарда Рауза Хәйретдинова уйнаган рольләрне күздән кичерде.
Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров: «Кеше исән чакта аңа: «бөек» дип әйтүдән курыкмаска кирәк», - дип бик дөрес әйткән. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдиновага мөрәҗәгать итеп: «Сез чыннан да бөек артист. Башка халык булса, аңа СССРның халык артисты исемен бирерләр иде», - дигән сүзләрен җиткерде. Рауза апа турында һәр артистның әйтер сүзе бар, чөнки күпләр аңа карап сәхнә юлын сайлаган. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимова аның иҗатына соклануларын җиткерделәр. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев исә Рауза апа белән партнерлар булып уйнаганда аның таләпчән булуын искә төшерде. «Рауза ханым сәхнәдә җырчы артист дәвере булдырды»,- диде ул. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева әйткәнчә, Рауза Хәйретдинова, йөрәген биреп җырлаганга, халык күңелендә калгандыр.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров та: «85 яшеңдә шушындый бәйрәм үткәр әле. Моннан да зур бәхет юк. Адәм баласын вакытында зурларга кирәк. Рауза Хәйретдинова «Инсаният»тә эшләгән чакта да аларны теләсә кайсы шәһәрдә дә яхшы каршы алдылар», - дип, үз фикере белән уртаклашты.
Артистны башка театрлар да тәбрикләде. Якташлар җәмгыяте исеменнән Президент Аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды директоры Нурия Һашимова Рауза апага изге теләкләрен ирештерде. Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге мөдире Илсур Садыйков исә күренекле артистның исемен туган ягында мәңгеләштерәчәкләренә ышанычын белдерде. Түбән Ыргадан килгән авылдашлары да артистка матур теләкләрен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading