16+

Олы сәнгатькә багышланган гомер

Казанда күптән түгел халкыбызның талантлы улы, СССРның халык артисты, дөньякүләм танылган композитор Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулу уңаеннан төрле чаралар уздырылды. Шундыйларның берсе филармония залында да булып узды. Кичәнең ни дәрәҗәдә уңышлы, кызыклы, юбилярга лаеклы итеп уздырылганын тамашачы ачыклагандыр дип ышаныйк.

Олы сәнгатькә багышланган гомер

Казанда күптән түгел халкыбызның талантлы улы, СССРның халык артисты, дөньякүләм танылган композитор Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулу уңаеннан төрле чаралар уздырылды. Шундыйларның берсе филармония залында да булып узды. Кичәнең ни дәрәҗәдә уңышлы, кызыклы, юбилярга лаеклы итеп уздырылганын тамашачы ачыклагандыр дип ышаныйк.

Әлбәттә, Рөстәм Яхин иҗаты иң югары, иң ихлас бәягә лаек. Үзе исән вакытта да аның иҗатына караш төрлечә иде: уңышлары өчен ихлас сөенүчеләр булган кебек үк, тар күңеллелек күрсәтүчеләр дә очрамады түгел. Нигездә, Рөстәм абый Яхин иҗаты миллионлаган тамашачыга яхшы таныш иде һәм бүген дә бик теләп, яратып кабул ителә. Аның вокаль лирикасы, инструменталь музыкасы дөньяның татарлар яшәгән төбәкләрендә иң кадерле, иң кыйммәтле хәзинә булып кала.
Гаҗәеп зыялы-тәрбияле, ярдәмчел, кече күңелле, искиткеч олы талантлы Рөстәм Яхин белән мин «Татарстан» радиосында эшли башлаган беренче көнемдә үк танышкан идем. Ул көнне Рөстәм абый радиода даими эшләп килгән сәнгать советы утырышына чакырылган булган. Шушы көннән башлап, Рөстәм абый без тәҗрибәсез мөхәррирләргә, теоретик һәм практик ярдәмнәр күрсәтеп, музыка сәнгатен пропагандалауда радио мөмкинлекләрен оста файдалану серләрен ачарга ярдәм итте. Миңа, өлкән мөхәррир вазифасын үтәүче буларак, ул чакта Бөтенсоюз радиосы өчен атналык, айлык, хәтта еллык эш планнарын төзү йөкләнде. Татар музыкасы үсешен чагылдырган программаларда Рөстәм Яхинның яңа әсәрләрен эфирдан ишетергә мөмкин иде. Бу кайберәүләрдә ризасызлык тудырып, төрле шикаятьләр язу өчен сәбәп булды. «Редакция хезмәткәрләре өчен Рөстәм Яхин, Сара Садыйковадан башка композиторлар юк», - дип, гаделсезгә рәнҗетүләр аз булмады.
Рөстәм Яхинны радиода тавыш язу студиясендә, репетиция бүлмәсендә еш кына рояль артында теге яки бу әсәрен җырчылар белән өйрәнү вакытында күрергә мөмкин иде. Ул еллардагы берсеннән-берсе атаклы, танылган җырчылар, музыкантлар отрядының көн саен диярлек радиога Рөстәм Яхин белән репетициягә ашыгуларын сагынып сөйләргә генә калды.
КПСС өлкә комитетында мәдәният һәм сәнгать үсеше өчен җаваплы иптәшләр, радиога редакция эшчәнлеген ачыклау өчен комиссияләр җибәреп, шикаятьләрдәге фактлар расланмагач та тынычлана алмадылар. Көннәрнең берсендә редакциягә музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов килеп, безнең эшчәнлек белән танышырга теләвен әйткәч, аңа тиешле документларны, тапшыруларның экземплярларын әзерләп биреп, 30 көн танышканнан соң, радио җитәкчеләре мине М.Нигъмәтҗанов белән очрашырга чакырды. М.Нигъмәтҗанов үзенең чыгышында Рөстәм Яхин әсәрләренең радиотапшыруларда, киресенчә, бик аз яңгыравын дәлилләп, 38 битлек документ тапшырды. Ниһаять, шуннан соң Р.Яхин исемен төрләндерүләр тукталды. Ә бит Р.Яхин коллегаларына, җырчыларга һәртөрле ярдәм күрсәтеп яшәде. Инде Рөстәм абыйның тормышы һәм иҗатына күз салыйк.
Рөстәм Мөхәммәтҗан улы Яхин 1921 елның 16 августында Казанда дөньяга килә, беренче башлангыч музыкаль белемне ул 1 нче музыка мәктәбендә ала.
Аның романсларында якты лиризм, яшәү матурлыгына һәм шатлыгына соклану гаять тирән һәм талантлы чагылдырыла. Әмма бу икенче өлкәгә - фаҗигаләр дөньясына тартылуга да комачауламый. Андый тема Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләренә иҗат ителгән вокаль циклда аеруча зур көч белән һәм ышандыргыч итеп сурәтләнгән. Композитор Җәлилнең Ватанга, халыкка, якын һәм кадерле кешеләренә тирән мәхәббәт, коммунист-сугышчының фашизмга карата әйтеп бетергесез нәфрәт белән сугарылган рухи васыятенә беренчеләрдән булып җавап бирде. Яхин, Җәлилнең ялкынлы поэзия үрнәге булган иң югары шигырьләренә мөрәҗәгать итеп, үзен музыкада тирән образларны гәүдәләндерергә сәләтле, гаять көчле рухи кичерешләр һәм тормышның иң катлаулы конфликтларын чагылдыра алучы өлгереп җиткән талантлы композитор буларак күрсәтте. Совет музыкасында Җәлил тематикасын тормышка ашыру өлкәсендә әлегә Яхинның вокаль циклына тиң булырлык әсәрләр юк. Циклның беренче кисәге «Җырларым» шагыйрьнең үлемсезлегенә чын мәгънәсендә гимн булып яңгырый. Аннан соңгы ике кисәге «Тик булса иде ирек» һәм «Үткәндә кичергән» әсәрләре сагышлы һәм тәэсирле булуы белән аерылып тора. Дүртенче кисәге «Соңгы җыр» тоткынлыктагы шагыйрьнең тормыш матурлыгы һәм үлемнең котылгысыз булуы турында уйланулары. Циклның соңгы кисәге «Катыйльгә»дә шагыйрьнең дошманга карата аяусыз нәфрәте яңгырый. Ул үзенең образлылыгы һәм тәэсир итү көче ягыннан опера монологының иң яхшы үрнәкләренә якыная.
Рөстәм Яхин танылган композитор һәм татар романсына нигез салучы гына түгел, бәлки югары категорияле пианист та. Аның музыкант буларак эшчәнлеге музыкабызда алдынгы һәм яңа күренеш итеп бәяләнә. Ул, профессиональ татар пианистлары арасында беренчеләрдән булып, концерт эшчәнлеге белән даими, интенсив һәм уңышлы шөгыльләнде. Яхин аерым концертлар биреп һәм Татарстанның күренекле җырчылары Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән бергә чыгышлар ясады, тамашачыны халык җырларына тарту өчен күп эш башкарды. Композитор Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Александр Ключарев традицияләрен һәм осталык алымнарын үзенә мирас итеп алып, аларны гаять зур югарылыкка күтәрде. Талантлы композиторның пианист-башкаручы буларак осталыгы Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Свердловск, Алма-Ата һәм Киев шәһәрләрендә югары бәя алды. СССРның халык артисты күренекле җырчы Ермак Серкебаев, Мәскәүнең танылган скрипкачылары Зариус Шахморзаева һәм Халидә Әхтәмова аның белән бергә теләп чыгышлар ясадылар.
Рөстәм Яхин иҗаты, аның гүзәл әсәрләре халкыбыз күңеленә көннән-көн ныграк үтеп керә башлый. Композитор, әледән-әле яңа әсәрләрен иҗат итеп, татар музыкасы тарихына яңадан-яңа сәхифәләр өсти, тыңлаучы зәвыгына юнәлеш бирә, аны рухи яктан баета. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклына музыка язганда композитор «Җырларым» шигыренә үлмәс музыка иҗат итеп, циклга: «...онытылсагыз, мин дә онытылырмын, яшәсәгез, мин дә яшәрмен!» - дип, символик мәгънә бирә. Күргәнебезчә, Ходайга шөкер, Рөстәм Яхин музыкасы яши, димәк, ул онытылмас!
Рөстәм Яхинның фортепиано һәм оркестр өчен язган концертын татар музыкасы тарихында әле бүгенге көнгә кадәр автордан уңышлырак башкаручы күренмәде дисәк, хата булмас.
Композитор, татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә, дөнья классиклары шигъриятенә мөрәҗәгать итеп, үлмәс җырлар һәм романслар иҗат итте. Рөстәм Яхин шагыйрь Мостафа Ногман белән, төрле темаларга багышлап, иҗади берлектә дистәләгән җырлар язды. Аларның һәркайсы җыр сәнгатебезнең алтын фондын тәшкил итә. «Киек казлар» җыры дөньяга килгәч, Рөстәм абый Яхин һәм Мостафа абый Ногман кош тоткан сабыйлар сыман шатланып-куанып йөрделәр. Ә инде «Киек казлар» җыры магнитофон тасмасына язылып мәңгеләштерелгән көннәр аларның икесе өчен дә иң истәлекле, иң кадерле вакыт иде.
Рөстәм Яхин күп язды. Скрипка, виолончель, кыллы квартет һәм башка уен кораллары өчен пьесалар иҗат итте, халык көйләрен эшкәртергә дә вакыт тапты.
«Китмә, сандугач» җырыннан башка, аның вокаль лирикасы турында сүз дә әйтү мөмкин түгелдер. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән һәм йөрәк түреннән саркып чыккан бу көйне кем генә белми икән? Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә һәм күпме генә башкарсаң да, туеп булмас кебек... Көйнең матурлыгы, эчкерсезлеге һәм тирән моңы күңелләрне әсир итә, шулкадәр тирән һәм илаһи булуы белән бәгырьләргә үтеп керә. Чын мәгънәсендә талантлы әсәрләр генә шулай тәэсир итә ала. Әлеге җыр халкыбыз арасында гаять киң таралды.
Рөстәм Яхин исеме, «Күңел йолдызы» романсы герое шикелле үк, татар музыкасы күгендә зур һәм якты йолдыз булып балкый. Аның әсәрләре халыкның киң катлауларына якын һәм аңлаешлы. Профессиональ музыкантлар да аның әсәрләрен үзләре өчен кызыклы һәм кыйммәтле дип табалар. Һәр кешегә барып җитә алырлык гадилек һәм югары профессионаллыкның мондый үрелеше еш очрамый. Рөстәм Яхин сәнгате кешенең рухи дөньясын баета. Композитор, холкы белән бик йомшак һәм тыйнак кеше булса да, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата гаять таләпчән, сәнгать традицияләренә ихлас күңелдән тугрылыклы иде. Ул яшь талантларга даими ярдәм итеп килде, аларга сәнгатьтә үз юлларын табарга һәм үсәргә юнәлеш бирде. Татар музыкасында әлегә кадәр билгеле булмаган берәр юнәлеш яки күренеш турында сүз барганда, һәрвакыт Рөстәм Яхин фикере белән исәпләштеләр! Ул бик күп өлкәләрдә гаять зур белемгә ия кеше иде. Яхин кешеләрдә һәрвакыт иң яхшы сыйфатларны гына күрә белде. Болар барысы да аның киң күңелле булуы турында сөйли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading