16+

Оркестрда Рәшит утырса, концертның уңышлы буласы бәхәссез

Югары профессиональ дәрәҗәдәге музыкант-башкаручы, оста оранжировкачы, милли уен коралларының мөмкинлекләрен тулы камиллектә белүче Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин үзенең юбилей кичәсен К.Тинчурин исемендәге театр бинасында үткәргән иде. Театр фойесында Рәшит Шәкүр улы җыйган (фатирында төзекләндерү көтеп ятканнарын санамаганда) 90га якын гармун тамашачының игътибарын җәлеп итеп торды.

Оркестрда Рәшит утырса, концертның уңышлы буласы бәхәссез

Югары профессиональ дәрәҗәдәге музыкант-башкаручы, оста оранжировкачы, милли уен коралларының мөмкинлекләрен тулы камиллектә белүче Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин үзенең юбилей кичәсен К.Тинчурин исемендәге театр бинасында үткәргән иде. Театр фойесында Рәшит Шәкүр улы җыйган (фатирында төзекләндерү көтеп ятканнарын санамаганда) 90га якын гармун тамашачының игътибарын җәлеп итеп торды.

5-6 төр категорияле гармун һәм баяннар, аккордеон һәм концертинолар, фисгармонияләр, тальян, кайчандыр безнең фабрика чыгарган венский гармуннар... «Элекке чорда Казан фабрикасы бик данлыклы булган, яптылар аны, бик кызганыч», - ди Рәшит Шәкүрович. Рәшит аларны төрле кешеләрдән дә, чүплекләрдән дә, акчага һәм бушка да, Магаданнардан, үзе әйтмешли, «җәһәннәм»нәрдән дә алып кайткан. Ф.Биккенинның 13 гармунын сатып ала ул, Г.Җәмлехановның 1 гармуны, бонданеон (авторы - Арнольд Бонданеон) - муенга асып уйный торган күчермә орган һ.б. төр уен кораллары...
Күренекле музыка белгече, профессор, Г.Тукай премиясе иясе Мәхмүт Нигъмәтҗанов Р.Мостафин иҗаты турында: «Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең казанышлары милли фольклорны тирәннән аңлаган, 45 елдан артык гомерен шушы коллективка багышлаган музыка җитәкчесе Рәшит Мостафин белән тыгыз бәйле. Аның катнашлыгындагы ансамбль программалары зур уңыш белән узды, коллектив яңа үрләр яулады. Татар халык музыкасы өлкәсендә энциклопедик белемгә ия Рәшит Мостафин милли сәнгатебезнең байлыгын, хасиятләрен камилләштерү һәм үстерү өстендә фидакарь хезмәт куйды һәм куя. А.С.Ключарев ансамбльнең сәнгать җитәкчесе вакытында музыкаль бизәлешне аның карамагына куя иде. Р.Мостафин Александр Сергеевичның милли оркестр турындагы зур хыялын да күңелендә сеңдереп кала, шушы эшкә йөрәк көчен сала...» - ди.
Рәшит Шәкүр улының Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә керткән өлешен үлчәп карасаң, ул берни белән дә чагыштырырлык түгел. Беренчедән - оркестр белән җитәкчелек итү ягыннан, икенчедән - аның әсәрләренә куелган биюләр һәм аның җырчылар белән язган язмалары белән. Боларны санап киткән очракта, Рәшитнең ансамбльдәге ролен бәяләп бетергесез. Кабатлап әйтәбез, Рәшит Мостафин оркестрның җитәкчесе булмаса, ансамбль нинди юлдан китәр иде дә, ничек итеп саклап калып булыр иде алтын фондыбызны?! Яңа программалар язылган вакытта да ул узган гасырның 30-50 нче елларында язылган әсәрләрне дә хәтердә тотып, аларга яңа тормыш бирә. Биюләр куйганда, яңа программа туган вакытта ул аларны иҗади үсештә кабатлый, яңадан куллана. Болар һәркемнең хәтерендә тора торган нәрсә түгел. Рәшиттә - идеаль хәтер, идеаль ишетү сәләте.
Мәскәүдә күптән түгел фольклор коллективларын яздырдылар, аларны бөтен халык рәхәтләнеп карый. Анда нинди генә төсләр балкышы юк: һәр милләт үз бизәге, үз матурлыгы белән чыгыш ясый. Безнең милләтнең матурлыгын исә иң беренче чиратта Рәшит бирә ала. Әгәр «Гармун» биюе, «Кызлар биюе», «Чыштыр», «Шома бас», «Егетләр биюе» (Калимуллин куелыш.), «Сарман яшьләре биюе» (Таһиров куелыш.) чыгышларында Рәшит Мостафин баянда утырмаган булса, ул нинди темпта барган булыр иде икән?! Биючеләр юкка гына: «Концерт барганда, оркестрда Рәшит утыра икән, концертның 100 процент яхшы үтәсе билгеле», - дип әйтмиләр. Чөнки оркестрда баяны белән маэстро - чын мәгънәсендә, зур музыкант, татар музыкасын һәрбер күзәнәге белән тоя-аңлый, баянның бөтен матурлыгын, нечкәлекләрен белә торган, биюләрдә кирәк урында тальяннарны куллану, оркестрга салганда һәр уен коралының нечкәлеген, урынын белеп бирә торган музыкант-дирижер утыра.
Бик кызганыч, 65 яшенә җитеп тә, аның әллә нинди регаливлары да юк. Рәшит Мостафинга үз вакытында РСФСРның атказанган артисты исемен бирергә дә күпсенделәр. Ул РСФСРныкын гына түгел, заманында СССРның халык артисты исемен дә алырга тиеш иде. Андыйлар йөз елга бер генә туа. Талантларның кадерен исән чакларында белергә иде дә, куәтләп, булышлык күрсәтергә иде. Сүз акча турында түгел, ә кешенең күңеле хакында бара. Рәшит Мостафинның бу коллективка керткән хезмәте бәһаләп бетергесез. Безнең күп программаларыбыз - «Сугыш», «Каз өмәсе», «Сабантуй» ... нинди генә программаны алма, музыкасы буенча да, төрле характердагы әсәрне төп линиягә кертү, аның характерын бирү дә Рәшиттән тора иде. Хәзерге вакытта да ансамбльнең бөтен сакланган репертуарында, программаларында Рәшитнең кулы, йөрәге, талантының егәрлеге бар. Безгә калса, соң булса да, әле вакыт бар: Рәшиткә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирергә кирәк. Сүз шәхси өлеш турында түгел, сүз бөтен татар музыка сәнгатенә өлеш кертү, аны баету турында бара.
65 яшь ул 25 яки 45 тә түгел. Ул гаҗәеп тыйнак, үзе турында сүз барганда кул гына селки торган кеше. Сүзне аның шәхес буларак милли сәнгатькә керткән фидакарь хезмәте турында йөртергә кирәк. Рәшит Мостафин - бу коллективта да, шулай ук татар милләте алдында да Тукаебыз бүләгенә иң лаек егетләрнең берсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading