16+

"Пушкин картасы” белән кереп булачак

Гарәп каллиграфиясе сәнгатенә багышланган “Шәмаил арт” күргәзмәсе үз ишекләрен ачарга җыена. Ул 14 сентябрьдә “Хәзинә” һәм Татар шәмаиле күргәзмәсендә эшли башлаячак.

"Пушкин картасы” белән кереп булачак

Гарәп каллиграфиясе сәнгатенә багышланган “Шәмаил арт” күргәзмәсе үз ишекләрен ачарга җыена. Ул 14 сентябрьдә “Хәзинә” һәм Татар шәмаиле күргәзмәсендә эшли башлаячак.

Проектның максаты – татар шәмаиленең һәм Татарстан Республикасында борынгы тамырлары булган гарәп каллиграфиясенең сәнгатен популярлаштыру, яшь рәссамнарга үз әсәрләрен киң тамашачыга тәкъдим итү, ә тәҗрибәле осталарга үз сәнгатенең серләре белән уртаклашу мөмкинлеген тудыру.

Күргәзмәнең темасы – “Туган тел” – Татарстан Республикасында игълан ителгән “Туган телләр елы”на һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк шәмаилләрне Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Уфа, Санкт-Петербург һәм Төркия рәссамнары ясаган.

“Күргәзмәдә остаханәләр, рәссамнар белән очрашулар, лекцияләр булачак. “Пушкин картасы”на ия студентлар монда түләүсез керә ала,” - диде Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

 “Татар шамаиле галереясендә безнең республикада танылган каллиграфлар, шулай ук иҗат юлын башлап кына җибәрүче рәссамнарның да каллиграфик иҗаты күрсәтеләчәк. Бу сәнгать һаман да үсеп, яхшырып тора. Төркиядән килгән каллиграфның эшләре өч залда һәм безнеке дә шуның кадәр үк залда тәкъдим ителәчәк. Аларны үзара чагыштырганда, безнең эшләрнең сыйфаты артканын күрәбез,” - диде “Әлиф” татар шәмаиле һәм каллиграфия осталары ассоциациясе директоры Рөстәм Шәмсутов.

Күргәзмәдә Нәҗип Нәккаш, Елена Рубан (Санкт-Петербург), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург), Айзат Минһаҗев (Казан), Әлфия Исхакова (Казан), Чулпан Шәрифуллина (Чаллы) һ.б. рәссамнарның эшләре күрсәтеләчәк.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading