Кем бил алыша, кем чүлмәк вата, кем капчык киеп йөгерә Сабан туенда. Кемгә - хезмәт бәйрәме, кемгә - күңел ачу чарасы, туганнар белән бер күрешеп аралашу көне. Ә җырчы халкы өчен бу үзенә күрә бер икмәкле чор - хәзер аларның кайсы белән генә аралашма, берсенең дә «койрыгы»н тотам димә. Шулай...
Алия ХӘМЗИНА:
- Мин быел Тукай, Мөслим, Лениногорск районнары авылларында Сабан туйларында катнаштым. Шулай ук Казан Сабан туенда да булдым. Миңа Сабан туе эш көне түгел, ул көнне җырлауны да бәйрәм итеп кенә кабул итәм. Әлеге бәйрәмне бәләкәй вакыттан яратып, көтеп ала идем. Чөнки бу бәйрәмдә мин мәйдандагы бөтен бәйгедә катнашып чыгам. Быел да кердем әле! Чүлмәк ватарга кердем, аннан соң таяк тартышуда катнаштым. Әлбәттә, җиңмәдем... Искән җилдә дә җилфердәп торган шәһәр кызына эшләп үскән кешеләрне җиңәргә тагын. Миңа шул катнашу бәхет инде. Сабан туйларының бусы матуррак, бусы күңеллерәк дип аерып күрсәтәсем килми. Сабан туе кайда да матур, кайда да шәп!
ЗИННУР:
- Мамадышта, Зәй, Әлмәт, Теләчедә, Сабаның Миңгәрендә, Мари Эл Республикасының Бәрәңге районындагы Сабан туйларында булдым. Монда кызык, тегендә рәхәт дип мактана алмыйм - Сабан туе хәзер эшләп үткәрә торган көн. Ә бәләкәй чакта!.. Кәнишне, бөтен бәйгедә катнаша идем. Аеруча капчык сугышын ярата идем. Мәйданнан бүләксез кайткан булмады. Бүләкләрнең нинди икәнлеген төгәл хәтерләмим, әмма бер-ике чәй сервисы кайтканы хәтердә. Бу елны гаиләм белән, кечкенә кызым Зәлия белән бергәләп Сабан туенда йөреп булмады. Аларны баштан ук Чаллыга кайтарып куйган идем. Зөлфәтовнага бүләккә тәмле мәмиләр генә кайтты.
Альбина АПАНАЕВА:
- Чирмешән районында, Омск шәһәрендә, Саба районының Миңгәр Сабан туенда, Биектауда, Сургутта, Украинаның Донецк шәһәрендә булырга туры килде. Дөресен әйткәндә, Сабан туйларыннан инде арыдым. Бер көнне өчәр җиргә руль артында барырга туры килә. Төнлә кайтып керәсең дә иртән кабат юлга. Хатын-кыз өчен җиңел нәрсә түгел инде... Иң ошаганы Миңгәр Сабан туе булгандыр, әмма анда барып җитү белән кайту мәсьәләсен уйларга туры килде. Ул Сабан туе булу белән беррәттән машина туе да иде. Әмма авырлыкларына карамастан, Сабан туйлары артист халкы өчен икмәкле чор.
Нияз ВӘЛИЕВ:
- Актаныш белән Сабада булдык. «Эссе» төркемен бик матур каршы алдылар. Ике Сабан туе да күңелле узды. Мин Сабан туенда көрәш карарга бик яратам. Кызганыч, үзем көрәшә белмим...
Иркә ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВА:
- Симферополь, Нижневартовск, Лангепас, Свердловск өлкәсе... Самолеттан самолетка күчәбез, бер эссе, бер салкын дигәндәй... Хәл калмады инде. Сабан туенда чыгыш ясау, милләттәшләр белән күрешү бик күңелле, әмма юлы үтерә. Симферопольдә, мәсәлән, әле Сабан туе аягына гына басып килә, халык аз, оешканлык та зур Сабан туйлары югарылыгында түгел. Әмма кайда да милли рух сакланган - шуны күрү рәхәт. Арытты гына, шуңа әлегә беркая да бармыйм. Улым белән өйдә Сабан туе гөрләтәбез.
Рәсим НИЗАМОВ:
- Сарман, Түбән Кама, Теләче, Әтнә, Мамадыш, Казан, иң соңыннан Актанышта булдым. Иң зур Сабан туе Казанда инде. Мамадышта узганы хәтергә кереп калды - бик күңелле узды ул, әйбәт итеп әзерләнгәннәр иде. Мин Сабан туенда һәрвакыт көрәшне карыйм - һәр авыл малаеның кечкенә чакта көрәшче буласы килә ич инде аның. Әмма мин көрәшкә китмәдем. Сабан туйларында йөгерү буенча беренче идем. Бер генә Сабан туеннан да бүләксез кайткан булмады.
Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА:
- Мин әле бер-ике көн элек кенә Төркиядән кайттым. Ун көн шунда ял итеп, яңа җырга клип төшереп йөрдек. Сабан туе минем өчен үз туган ягым - Актаныш белән генә бәйле була ала. Һәр елны мин авыл, район Сабан туе узган вакытта кайтып, әни янында булып, туганнарым, дусларым белән күрешеп киләм. Миңа ул шуңа күрә дә гаилә бәйрәме дип кабул ителә. Сабан туе икән, якыннарың белән җыйналу, әни янында булу каралган.
Рөстәм АСАЕВ:
- Мин быел Сабан туйларында чит илдә булдым. Әнкара, Истанбул, Бохара, Үзбәкстан, Астанада катнашырга туры килде. Минскида җырладым. Һәм ни күрдең диген? Читкә киткән саен милләттәшләрнең әлеге гореф-гадәткә әверелгән бәйрәмне ныграк зурлаулары чагыла. Бәлки, бөтен шартына туры китереп эшләп бетерә дә алмыйлардыр. Әмма никадәр тырышлык, никадәр милли сусау аларда!.. Шуңа мин кайсы Сабан туе матуррак булды дигән сорауны җавапсыз калдырам - Сабан туеның ямьсезе була алмый.
Гөлшат ИМАМИЕВА:
- Әле күптән түгел генә Владивостоктан кайттык. Ф.Каһиров, Р.Галимова, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан егетләре», Мәликә, Салават һ.б. катнашты анда. «Дорога из города» төркеме дә барды. Бик ошады Сабан туе. Аннан мин быел Арча районы Наласа авылының 500 еллыгына кайткан идем. Чиләбегә Бөтенроссия авыл Сабан туена барырга җыенам, июль урталарында Казахстанда узачак милли бәйрәмебездә катнашачакмын. Безнең милли бәйрәм әнә шулай бөтен Россияне колачлап алып, бөтен кешене яраттыра алды шул ул!
Раяз ФАСЫЙХОВ:
- Чистайда Сабан туенда катнаштым, Буа районы Ташкичү авылында җырладым. Мин Сабан туен бик яратам. Бөтен сыйныфташлар көрәшче иде. Мин йөгерү буенча көчле идем, йомырка кабып йөгерүдә дә катнашып килдем.
Сүз уңаеннан, мин Раязга соңгы арада интернет челтәрендә бик зур сүз боткасы хасил иткән: «Мин кыйбатлы җырчы, шуңа бөтен районнарның да мине чакыру мөмкинлеге юк», - дигән гыйбарәсенең хакмы, түгелме икәнен сорадым. «Дөресен дөрес, әмма ул уен-көлке формасында әйтелгән иде, - диде Раяз. - Журналист миннән, нишләп сине күп районнар чакырмый, яратмыйлармы әллә, дип шаяртып сорады. Мин дә шаяртуны дәвам итеп, мин кыйбатлы шул, дидем. Шул шаяру ничек килеп чыкты... Кайберәүләр янтайганны көтеп кенә торалар, шундук төртеп егарлар иде. Алай гына булмый ул!»
Ә без, шуның белән шул, Сабан туйлары бетте, дияргә ашыкмыйбыз. Әле алда күпме бәйрәм, күпме Сабан туйлары буласы. Мөмкинлеге барлар үзебезнең җырчыларга ияреп барып, читтә узганнарын карап та кайта ала. Иярмәсәгез дә була. Үзебезнекеләр барыбер үзебезгә кайта. Кунакта күңелле, ә өйдә рәхәт, кем әйтмешли...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар