16+

Сания Исмәгыйлева быел юбилеен билгеләп үткән булыр иде

Өлкән артистларның арабыздан китеп барулары йөрәкне сыкрата. Әнә шундыйларның берсе - үзенең гомерен Тинчурин театрына багышлаган Татарстанның халык артисты Сания Исмәгыйлева 3 мартта 85 еллык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде.

Сания Исмәгыйлева быел юбилеен билгеләп үткән булыр иде

Өлкән артистларның арабыздан китеп барулары йөрәкне сыкрата. Әнә шундыйларның берсе - үзенең гомерен Тинчурин театрына багышлаган Татарстанның халык артисты Сания Исмәгыйлева 3 мартта 85 еллык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде.

Узган көз ул арабыздан китеп барды.
Ө лкән буын тамашачы күңеленә артист «Кара йөзләр» спектаклендәге Галимә, «Тапшырылмаган хатлар»да - Галия, «Өти балак»та - Сәкинә һ. б. бик күп рольләре белән истә калгандыр. Безгә аның сәхнәдә уйнаганын күрергә насыйп булмаса да, Сания апа белән озак еллар аралашып яшәдек. (Ни кызганыч, телевидение фондында да Сания апа уйнаган спектакльләр сакланмаган.) Газетабызның һәр санын укып баручы һәм үзенең фикерләре белән уртаклашучы кеше дә иде ул. Аның белән беренче очрашуыбыз да бүгенгедәй күз алдында әле. Бервакыт редакциягә тыйнак, ягымлы гына бер ханым килеп керде. Шул көннәрдә генә Балтач районында Тинчурин театрының элекке режиссеры Кәшифә Тумашеваның юбилеен үткәргәннәр икән. Анда Сания Исмәгыйлева үзе дә кайткан. Мәктәп укучылары ул язган пьесаны да сәхнәләштергәннәр. Шуңа да бик куанган артист. Аннары, ул кыяр-кыймас кына, шул кичә турында язылган үзенең бер мәкаләсен дә сузды. Шуннан соң газета битләрендә аның язмалары дөнья күрә башлады. Соңыннан шигырьләр язуы да билгеле булды. Без аның шигъри тәлгәшләрен туплап, җыентык та чыгардык. Адәм баласының аздан да күңеле була бит. Шул чагында куанып туймады ул.
Балачактан ач-ялангачлыкны, соңрак ятимлекне үз җилкәсендә татыган Сания апаның тормыш юлы да сикәлтәле була. Башта ире белән аерылышуны, аннары бердәнбер улын югалтуны бик авыр кичерә.

Шулай да, сынмый, сыгылмый артист.
Пенсиягә чыккач та, кул кушырып тик кенә утырмады. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Үзе бәйләгән күз явын алырлык эскәтерләр, киезләр, үзе ясаган рәсемнәр фатирын бизәп тордылар. Сания апа үзенең холкына туры килгән кешеләр белән генә аралашырга яратты. Әнә шундыйларның берсе - Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрованың да хезмәттәше турында әйтер сүзләре бар.
- Мин театрга килгәндә, Сания апа ун ел эшләгән артист иде инде. «Умырзая» спектаклендә ул минем әни булып уйнады. Үзе Кәшифә Тумашеваның укучысы иде. Иҗатка мөкиббән кеше булды. Дөреслекне бик яратты. Ул - күпкырлы талант иясе. Аның шигырьләр китабы бүген дә өстәлемдә тора. Беркайчан да тик утырырга яратмады. Балконы гөлләр белән тулы иде. Күп укыды. Үзенә киемнәрне үзе тегеп киде. Без аның белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек, - диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова да хатирәләре белән уртаклашты:
- Мин мәктәптә укып йөргәндә, Күчмә театр «Айгөл иле» спектакле белән безнең авылга килде. Мин шунда Айгөлнең әнисе булып уйнаган Сания Исмәгыйлеваның талантына сокланып калган идем. Шуннан соң үзем дә театр училищесына барырга карар кылдым. Сания апа зифа буйлы, җырлый торган артист иде. Аның уйнавы бүген дә күз алдымда. Ул күп кенә баш рольләрдә уйнады. Аннан зыялылык бөркелеп тора иде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading