16+

Сезонны «Зәңгәр шәл» ачты

27 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры алдына тамашачылар инде кичке сәгать биштән үк җыела башлаган иде. «Театр. Тамашачы. Партнерлар» дип исемләнгән әлеге бәйрәмне карарга җыелган милләттәшләребезне үз газетабыз белән таныштырдык. Хәер, бирегә килүчеләрнең күбесе безнең газетаны өйләренә яздыралар, яратып укыйлар икән. Әле сәхнәгә күтәрелүче булмаса да, биредә...

27 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры алдына тамашачылар инде кичке сәгать биштән үк җыела башлаган иде. «Театр. Тамашачы. Партнерлар» дип исемләнгән әлеге бәйрәмне карарга җыелган милләттәшләребезне үз газетабыз белән таныштырдык. Хәер, бирегә килүчеләрнең күбесе безнең газетаны өйләренә яздыралар, яратып укыйлар икән. Әле сәхнәгә күтәрелүче булмаса да, биредә алдан ук бәйрәм рухы сизелә, милләттәшләребез, аерым төркемнәргә җыелышып, дус-иш, таныш-белеш аралаша, бии иде. Ә төрле оешма вәкилләре бәйрәмгә килүчеләргә шарлар, әләмнәр рәвешенә китерелгән төрле бүләкләрен өләшеп, үз рекламаларын тарата торды.
Сәгать алты тулгандарак, сәхнәгә эстрада артистлары, яшь альтернатив төркемнәр күтәрелеп, җыелган халыкны үзләренең җырлы-моңлы сәламнәре белән «җылытырга» кереште. Бераздан тамашачылардан тере коридор булдырып, урам сәхнәсенә, яшел келәм буйлап, яраткан артистларыбыз менә башлады. Аларның һәркайсының исеме алкышлар белән күмелә торды.
Соңрак тамашачы, инде яратып өлгергән «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре», «Яшь йөрәкләр», «Диләфрүз-Remake», шулай ук узган сезон премьералары - «Искән җилләр көенә», «Үлеп яратты» кебек спектакльләрдән өзекләр карап, янә бер сәнгать мохитенә чумып алды. Әлеге матур тамаша салют белән тәмамланды. Театр сөючеләр, икенче көнне «Зәңгәр шәл» спектаклен карарга дип ташламалы билет алып, канәгать булып өйләренә таралышты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading