16+

Шаулый саз камышлары

Урман күле тирәсендә Шаулый саз камышлары - Шаулавында ишетелә күк Гомернең агышлары. Күл өстендә ялгыз үрдәк - Җан өзгеч тавышлары. Авазында чагыла сыман Яшьлегем ялгышлары. Онытылса да яшьлектәге Кавышу шатлыклары, Онытылмый тик нигәдер Аерылу сагышлары. Хуш, яшьлегем Ромашкалар, сез шиңсәгез, Такыялар үрә алмам, «Яшьләр аланына» барып, Күңел ачып йөри алмам....

Шаулый саз камышлары

Урман күле тирәсендә Шаулый саз камышлары - Шаулавында ишетелә күк Гомернең агышлары. Күл өстендә ялгыз үрдәк - Җан өзгеч тавышлары. Авазында чагыла сыман Яшьлегем ялгышлары. Онытылса да яшьлектәге Кавышу шатлыклары, Онытылмый тик нигәдер Аерылу сагышлары. Хуш, яшьлегем Ромашкалар, сез шиңсәгез, Такыялар үрә алмам, «Яшьләр аланына» барып, Күңел ачып йөри алмам....

Урман күле тирәсендә
Шаулый саз камышлары -
Шаулавында ишетелә күк
Гомернең агышлары.

Күл өстендә ялгыз үрдәк -
Җан өзгеч тавышлары.
Авазында чагыла сыман
Яшьлегем ялгышлары.

Онытылса да яшьлектәге
Кавышу шатлыклары,
Онытылмый тик нигәдер
Аерылу сагышлары.

Хуш, яшьлегем
Ромашкалар, сез шиңсәгез,
Такыялар үрә алмам,
«Яшьләр аланына» барып,
Күңел ачып йөри алмам.

Яшьлек мәңге сүнмәс, диеп,
Күп җырладык ул хакта,
Гомерләрнең тиз узасын
Белмәгәнбез ул чакта...

Әле дә яшьлекне сагынып,
Җырлыйбыз, картайсак та.
Китмә, яшьлек, дип сайрыйдыр
Тургай да туган якта.

Калды гомерем агачында
Калды соңгы бер алмам...
Яшьлек китеп, кабат килер,
Тик мин генә булалмам...

...Хуш, яшьлегем, диеп яздым,
Яздым каен тузына.
Тәүге сөю шатлыкларын
Калдырам оныгыма,
Калдырам оныгыма!..

Анага
Кызганма, улың егылып,
Аяклары сыдырылса!..
Түкмә яшең, әгәр кызың
Коштай очып аерылса!..

Ике язмыш
Туры әйткән авырлыкка баткан,
Вафат булгач кына бәхет тапкан...
Яла яккан - малга чумып яткан,
Вафат булгач кына яман сүзгә баткан...

Акыл соң керә
Әйтәләр:
Адәм башына акылның
Саф җиле иртән өрә.
Ләкин төптән уйлаганда,
Безгә акыл - иртән түгел,
Көн азагында керә...

Коралсыз көрәш
Әй көрәште,
Әй көрәште -
Гаделсезлек белән кеше;
Көрәш мәйданында
Сынып калды алгы теше...

Мәдхияләр язар идем...
Мәдхияләр язар идем дә мин
Бу дөньяга - оялам...
Ватылыр дип куркам, энҗедәй пакь
Күңел пыялам...

Ил йортының ертыгы...
Ил йортының ертыгы шулчак беленә:
Кемгә байлык - ничек бүленә...

Бәхет һәм тәхет
Иң зур тәхет - ай, йолдызларга,
Даһиларга багыну...
Иң зур бәхет - гашыйк булу,
Бала сөю,
Сагыну...

Үлем йокысы
Яхшы ял ул - үз вакытында
табылган төнге йокы.
Көн дә, төн дә йоклап ятсаң,-
Ул йокы - үлемнеке.

Җиде кат үлчә көчеңне
Аллага тапшырдым, дип
башла эшеңне,
Җиде кат үлчәгәч
Егәр-көчеңне.

Шулай да була
Яшим әле, яшим, дигән -
Үлеп киткән.
Үләм инде, үләм, дигән -
Йөзгә җиткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading