16+

«Сәхнә хыянәтне кичерми»

Яшь җырчы Фәрит ФӘЙЗРАХМАНОВ «Татар моңы» конкурсы аша танылу алган егет. Аңарчы телевидениедән «Әткәй-әнкәй» дип аталган җырына клип төшереп, тамашачы игътибарын җәлеп иткән иде. Баксаң, клип аша үзен өйләнгән, кыз бала тәрбияләүче ир-ат итеп күрсәткән Фәрит ул вакытта экранда гына камыт кигән булып чыкты. Кызы да булмаган.

«Сәхнә хыянәтне кичерми»

Яшь җырчы Фәрит ФӘЙЗРАХМАНОВ «Татар моңы» конкурсы аша танылу алган егет. Аңарчы телевидениедән «Әткәй-әнкәй» дип аталган җырына клип төшереп, тамашачы игътибарын җәлеп иткән иде. Баксаң, клип аша үзен өйләнгән, кыз бала тәрбияләүче ир-ат итеп күрсәткән Фәрит ул вакытта экранда гына камыт кигән булып чыкты. Кызы да булмаган.

Бүген исә ул өйләнгән, хатыны Мәрьям белән Самир атлы бер яшьлек «егет» үстерә. Фәрит белән кытай кухнясы ресторанында очрашкач та минем беренче соравым шул булды: «Бәй, ул җырыңдагы кыз тач сиңа охшаган иде бит?!» Көлә-көлә үзенеке түгел икәнен аңлаткан Фәрит белән сүз үзеннән-үзе ялганып та китә.
- Мин Чаллыда туып үскән егет. Җиде яшькә өлкәнрәк бертуган абыем бар иде. Аны заман афәте бу дөньядан алып китте... Әтием белән әниемне сәнгатьтән ерак дип әйтә алмыйм - әтием җырласа әллә нинди атказанган артистлар да «ял итә». Әнием дә минем сәнгать юлыннан кереп китүемә сөенеп карады.Көн саен иҗат яңалыклары белән кызыксынып тора.
- Ә алар көннән-көн азая барамы?..
- Чаллыда музыка мәктәбен тәмамлагач, Казанның музыка училищесы студенты булдым. Аннан консерваториядә башта Зилә Сөнгатуллина, соңрак Мөнир Якупов классында укыдым. Академик вокал буенча белем алдым. Әмма җыр сәнгатенә тулаем кереп чума алмадым - андый гаебем бар. Үз эшемне ачып, төзелеш материаллары белән сату итәм. Иҗатның саегуы шуның белән бәйле. Ә сәхнә икенче һөнәрең булуны кичерми. Әмма төшемле эшең, акчаң булмаса, эстрадада әллә ни майтарып булмый. Шул ук җыр текстлары, композиторлар хезмәте, аңа аранжировка, тавыш яздыру студиясе - боларның бит бөтенесе дә акча. Ә минем теләнеп йөрисем килми.
- Танылу юлында иң беренче баскыч нидән гыйбарәт булды?
- «Татарстан яшьләре» конкурсында җиңү. Шуннан мин үземнең репертуарны булдырырга алындым. Беренче җырымны бер таныш абый яздырырга ярдәм иткән иде, ул җыр танылу алмады. Аннан соңгы язылганнары тамашачы күңеленә барып җитте - әле менә альбомымны да тагын тиражлыйсы бар.
- Эстрадада көндәшлек куркытмый алайса?
- Мин тырышып эшләгән кешегә «афәрин» дип кенә карыйм. Көнләшү юк. Кемдер үзен тулаем сәхнәгә генә багышлый ала, һәм таныла икән - моңа бит сөенергә генә кирәк. Ә мин үз мөмкинлекләремне беләм - үз-үземне ачарга вакыт кына җитенкерәми.
- Күпчелек татар артистларының продюсер, башкаручы директор вазифаларына кысмырлануы аңлашылмый шул - ике куянның койрыгын берьюлы барыбер тотып булмый бит.
- Ул турыда уйлана башладым - берьюлы эшләп тә, сәнгать юлында марканы да тотып булмый. Акчага табыну булмаса да, әйбәт тормышта да яшисе килә бит. Сәхнә дип кенә яшәмәгәч, бер ноктага гына басым ясамагач, бераз күләгәдә каласың... Үзгәрәбез, Алла боерса. Менә хәзер Рәфинә Ганиуллина белән концертларга чыгып китәргә ниятлибез.
- Икегез дә «Татар моңы» конкурсы лауреатлары...
- «Татар моңы» ул бүгенге конкурслар арасында иң дәрәҗәлесе, иң намуслысы дияр идем. Әлеге конкурсны үтерә, бетерә күрмәсеннәр иде. «Татар моңы»нда акча уйнамый, дөреслек хөкем сөрә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләнә.
- Җыр сәнгатенә аяк басканда кемнәр белән хезмәттәшлек иткән идең?
- Рафинад Сәлахов дигән баянчы белән хезмәттәшлек иттем. «Яшьлеккә кайту» дигән җырымны ул иҗат итте. Алмаз Хәмзин, «Болгар кызлары», Гөлнара Тимерҗанова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башкалар белән концертларга чыктык. Айрат Гомәров минем иҗатыма киңәшләрен бирүче иҗатташ дустым дияр идем. Казанга килгәч, мин җырчылар арасында беренче булам дигән яшьлек дәрте бар иде. Әмма тора-бара әлеге һөнәрнең бар нечкәлекләрен дә белгәч, тормышта аннан да мөһимрәк төшенчәләр аркасында карашымны үзгәрттем бугай. Мин - өй кешесе.
- Үзеңнең яшең өчен бигрәк иртәләгәнсең, димме...
- Юк, мин төнге клубларда, дуслар белән ял итәргә яратам, өйдә бикләнеп ятам, дип әйтә алмыйм. Әмма миңа иң мөһиме - хатыным Мәрьям, улым - Самир. Әле менә күптән түгел минем утыз яшемне, улымның бер яшен билгеләп үттек - тормышның әлеге кадерле мизгелләрен гаиләмнән читтә уздырасым килми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading