16+

Сәхнә остасына әйләнсәләр дә, остазларын онытмыйлар

«Сезнең исем «моң колы» сүзеннән чыккандыр ул. Сезне башкалар белән бутап та, алыштырып та булмый». Әлеге сүзләрне Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевкә җиткерде.Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган 70 яшьлек юбилей кичәсендә Разил Исмәгыйль улы җырчыга...

Сәхнә остасына әйләнсәләр дә, остазларын онытмыйлар

«Сезнең исем «моң колы» сүзеннән чыккандыр ул. Сезне башкалар белән бутап та, алыштырып та булмый». Әлеге сүзләрне Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевкә җиткерде.Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган 70 яшьлек юбилей кичәсендә Разил Исмәгыйль улы җырчыга...

«Сезнең исем «моң колы» сүзеннән чыккандыр ул. Сезне башкалар белән бутап та, алыштырып та булмый». Әлеге сүзләрне Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевкә җиткерде.Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган 70 яшьлек юбилей кичәсендә Разил Исмәгыйль улы җырчыга Президентның Рәхмәт сүзен ирештерде. Юбиляр Татарстан Мәдәният министрлыгыннан Рәхмәт хатын да, якташларыннан, үзе эшли торган Казан федераль университетыннан да котлаулар кабул итте. Алып баручылар Миләүшә Сибгатуллина белән Илдар Кыямов Миңгол Галиевнең дөньяга аваз салуыннан башлап, балачак, яшьлек елларын, хатыны Фәния апа белән кавышу мизгелләрен искә төшерде. Кичәдә Миңгол абый өчен иң куанычлысы аның укучылары чыгышы булгандыр. Ул бүген дә һәрберсенең уңышларына куанып яши. Укучылары үзләре мактаулы исемнәр алып, сәхнә осталарына әйләнсәләр дә, остазларын онытмыйлар. Һәркайсының укытучысына әйтер сүзе бар:
Айдар ГАЛИМОВ, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:
- Миңгол абый минем язмышымда очраклы кеше түгел. Тормыш юлын мәгънәлерәк узу өчен Миңгол абый белән очрашу кирәк булган икән. Җырчы буларак та, укытучы, кеше буларак та ул миңа зур үрнәк. Ул киңәшче дә, тәнкыйтьче дә. Мин аңа: «Миңгол абый, һәрвакыт синең укучың булып калырга язсын», - дип әйтәм, чөнки тормышта күпме булса да укырга була. Укый-укый җырларга, җырлый-җырлый укырга язсын.
Рөстәм ЗАКИРОВ, Татарстанның халык артисты:
- Әгәр мин Миңгол абый классына эләкмәгән булсам, бәлки, педагогика университетын тәмамламаган да булыр идем. Ул безгә зур таяныч булды. Укыту буенча аның үз алымнары бар. Бүгенге көндә профессор дәрәҗәсенә ирешкән икән, ул чын укытучы дигән сүз. Мин анда укыганда «Татар җыры» фестивалендә катнашып, Гран-прига ия булдым.
Закир ШАҺБАН, Татарстанның атказанган артисты:
- Мин моңа кадәр ирешкән уңышларым белән Миңгол абыйга бурычлы. Ул мине күреп алып, үз классына чакырды. 1995 елда «Татар җыры» конкурсына әзерләп, анда икенче урынны яуладым. Ул минем өчен зур шәхес. Аның хезмәтенең нәтиҗәсе күренеп тора.
Георгий ИБУШЕВ, Татарстанның халык артисты:
Миңгол абый мине җыр дөньясына алып килгән кеше. Аның ярдәме белән җырчы булып киттем. Үзем филармониядә 27 ел эшләсәм дә, ул мине баласы кебек күзәтеп, якын итеп тора. Заманында алар мине үзләрендә дә яшәттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading