16+

«Шәрык кәрваны» килә

7 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында «Шәрык кәрваны» дип аталган күргәзмә ачыла.

«Шәрык кәрваны» килә

7 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында «Шәрык кәрваны» дип аталган күргәзмә ачыла.

Казанга аны Сәмәркандтан «Айсель» арт-студиясе һәм шул исемдәге картиналар галереясы алып килә. Бу акция музей тарафыннан икенче мәртәбә уздырыла. «Шәрык бизәкләре» дип аталган беренче күргәзмә 2006 елның февраль-март айларында үткән иде. Аның «Нәүрүз» бәйрәменә туры килүе тантанага яңа төсмерләр өстәве, ачылышта Казанда яшәүче үзбәк диаспорасының катнашуы белән истәлекле булды.
Бу юлы казанлыларга рәссамнар Владимир Иванив, Мирсәид Саматов, Валерия Поваринисның майлы буяулар белән башкарылган картиналары һәм Алексей Щербаковның акварельләре күрсәтелә.
Макс Пенсонның фотоелъязмасы аша Совет чоры Үзбәкстанын күзалларга мөмкин булачак. Фотогалереяны Ташкенттан килгән Дина Максимовна Пенсон тәкъдим итә.
Биредә шулай ук Риштан керамикасы - Үзбәкстанда туып үскән татар егете Рөстәм Усмановның эшләре белән якыннан танышып булачак. Кулланма сәнгать үрнәкләре керамика белән генә чикләнми. Элек Фирганәдә яшәгән, бүгенге көндә Бөгелмәдә иҗат итүче оста Владимир Патлай эшләре дә әлеге күргәзмә кысасында ят булмаячак.
Батик осталары Владимир Пучковский һәм Светлана Шихованың эшләре шулай ук «Шәрык кәрваны»ның затлы бер бизәге булып тора. «Айсель» арт-студиясен җитәкләүче Актаныш кызы Әлфия Вәлиеваның иҗатын казанлылар яхшы белә дияргә тулы нигез бар. Бу килүендә, Әлфия ханымның 25 костюмнан торган тупланмасы «Мисс Татарстан» бәйгесе финалында да күрсәтелде. Кыскасы, «Шәрык кәрваны» күпне вәгъдә итә. Күргәзмә 8 мартка кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading