16+

Сәнгать оешмалары өчен гадәти ел

Концерт оешмалары җитәкчеләре Мәдәният министрлыгына үзләренең быелгы эшлисе эшләре турындагы фикерләр белән уртаклашырга җыелды. Татар дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский сүзен: «Бу ел да безнең өчен гадәти, башкаларыннан әллә ни аерылмый», - дип башлады.

Сәнгать оешмалары өчен гадәти ел

Концерт оешмалары җитәкчеләре Мәдәният министрлыгына үзләренең быелгы эшлисе эшләре турындагы фикерләр белән уртаклашырга җыелды. Татар дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский сүзен: «Бу ел да безнең өчен гадәти, башкаларыннан әллә ни аерылмый», - дип башлады.

Үзләренең Композиторлар берлеге белән уртак проект буенча килешү төзүләрен җиткерде. Коллектив Франциядә, илебезнең Мәскәү, Пермь шәһәрләреннән тыш, Татарстан буйлап Хәйрия концертлары оештырырга ниятли. Шулай ук быел яңа альбом да яздырырга уйлыйлар.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Леонид Жуков һәм сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов белдергәнчә, ансамбль Сочидагы паралимпия уеннары ачылышында катнашты. Коллективның чыгышын бу сезонда Башкортстан, Оренбур, Себер, Пермь крае, Чиләбе тамашачылары да карый алачак. Ансамбль шулай ук Франция, Төркия кебек илләрдә дә чыгыш ясарга җыена.
Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе быел джаз фестивале оештырырга уйлый. Шулай ук Кытайга, Испаниягә бару да планлаштырылган. Директор Кадим Нуруллин быел Р.Яхин исемендәге фестиваль оештырачакларын да әйтеп узды.
Сәнгатькә илдә барган чуалышлар да комачауламый. Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин исә шушы арада гына Украинадагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайткан. Алар мәйданнан 300 метр чамасы ераклыкта гына татар музыкасы концерты куйганнар. Композиторлар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан, быел Казанда төрек музыкасы фестивале дә үткәреләчәк.
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле директоры Артур Поляков үзләренең репертуарына яңа биюләр өстәлүен җиткерде.
С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында елына 200дән артык концерт куела. Аларны оештыручылар, концертларның саны быел да кимемәячәк, дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading