16+

“Созвездие-Йолдызлык-2016” фестиваленең зона бәйгеләренә гаризалар саны быел рекорд куйган

Күптән түгел Сарманда XVI "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате буенча ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона сайлап алу туры тәмамланды. Быелгы сезонда бу инде икенче зона, эстафетаны 1 март көнне Лениногорск башлап җибәргән иде.

“Созвездие-Йолдызлык-2016” фестиваленең зона бәйгеләренә гаризалар саны быел рекорд куйган

Күптән түгел Сарманда XVI "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате буенча ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона сайлап алу туры тәмамланды. Быелгы сезонда бу инде икенче зона, эстафетаны 1 март көнне Лениногорск башлап җибәргән иде.

Сарман районының үзәк мәдәният йорты Зәй, Түбән Кама һәм, әлбәттә, Сарманның үзеннән 987 катнашучыны җыйды. 5 яшьтән 21 яшькә кадәр яшь артистлар иҗади чыгышларын жюрига өч төп номинациядә (вокал, ялгыз һәм ансамбльләр, бию һәм конферанс) тәкъдим итте.

Нәтиҗәләр буенча жюри 52 номер сайлады. Иң-иңнәре апрель аенда Казанда узачак суперфиналга чакыру алды. Шулай ук җиңүчеләр, призерлар район хакимияте һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан дипломнар, бүләкләргә ия булды. Балаларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина тәбрикләде.

Зона бәйгеләре кысаларында "Сәхнә тәҗрибәсе үзәге" мәдәният һәм сәнгатькә булышлык күрсәтүче җирле иҗтимагый оешма Президенты, танылган хореограф Владимир Аносов (Мәскәү) һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова мастер-класслар һәм семинарлар үткәрде.

Татарстанның чын мәгънәсендә мәдәният брендына әйләнгән төп балалар фестивале сайлап алу турларын гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары катнашучылары өчен уздыра.

Быел фестивальнең оештыру комитетына зона бәйгеләрендә катнашырга теләк белдерүчеләрдән килгән гаризалар саны яңа рекорд куйды. Мәсәлән, Сарманда жюри әгъзаларына эш вакыты чикләреннән чыгарга туры килде: элек тәкъдим ителгән чыгышлар саны 120дән артмаган булса, быел алар 180 номер карады. Чаллыда узачак зона бәйгесен дә шул сәбәпле 4 көнгә сузганнар (башкача тәкъдим ителгән чыгышларны карап бетерү мөмкин түгел). Быелгы гаризалар кампаниясе белешмәләренә караганда, мондый очраклар башка зоналарда да булырга мөмкин. Сайлап алу турлары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ай дәвамында зона бәйгеләре Мөслим, Чирмешән, Арча, Кукмара, Апас һәм Яшел Үзәндә узачак. Бүген, 9 март көнне исә чираттагы зона бәйгесе Чаллы шәһәренең "Камаз" мәдәният йортында булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading