16+

Таллинга сәфәр яки Гаффар сувениры

1989 елның декабрь ахырында Эстониядә татар әдәбияты көннәре булып узды. Ул вакытта Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев иде. Аның җитәкчелегендә, үзен дә исәпләп, сигез язучы бардык Эстониягә: Р.Мөхәммәдиев, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Р.Фәйзуллин, Ә.Гаффар, Мөдәррис Вәлиев, З.Мансуров, Л.Лерон. Таллинның үзендә, шулай ук университеты белән дә атаклы Тарту каласында булдык. Сүз уңаеннан: Тарту...

Таллинга сәфәр яки Гаффар сувениры

1989 елның декабрь ахырында Эстониядә татар әдәбияты көннәре булып узды. Ул вакытта Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев иде. Аның җитәкчелегендә, үзен дә исәпләп, сигез язучы бардык Эстониягә: Р.Мөхәммәдиев, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Р.Фәйзуллин, Ә.Гаффар, Мөдәррис Вәлиев, З.Мансуров, Л.Лерон. Таллинның үзендә, шулай ук университеты белән дә атаклы Тарту каласында булдык. Сүз уңаеннан: Тарту...

1989 елның декабрь ахырында Эстониядә татар әдәбияты көннәре булып узды. Ул вакытта Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев иде. Аның җитәкчелегендә, үзен дә исәпләп, сигез язучы бардык Эстониягә: Р.Мөхәммәдиев, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Р.Фәйзуллин, Ә.Гаффар, Мөдәррис Вәлиев, З.Мансуров, Л.Лерон. Таллинның үзендә, шулай ук университеты белән дә атаклы Тарту каласында булдык. Сүз уңаеннан: Тарту университетына нигезне 1632 елда швед короле Густав Икенче Адольф сала. Төп бина исә 1803-1809 елларда архитектор Иоганн Вильгельм Краузе проекты буенча төзелә. Татарның сигез язучысы, шушы бинаның эчендә, аның үтә нечкә зәвыклы эшләнешенә, искиткеч бизәлешенә карап-сокланып, авызыбызны кош баласы күк ачып йөргәнебез истә. Чынлап та сокланырлык бина иде ул. Университеттан соң, универсамга сугылдык. Универсам дигәнебез, хәзерге супермаркетка охшаган бер галәмәт зур кибет иде. Башкалар - акчалы, алар нәрсә дә булса алмакчы булып йөри. Мин - акчасыз, алардан калышмаска тырышып, күләгә шикелле артларыннан иярәм. Чыдап булмаслык эссе. Кулда - бүрек. Кышкы пәлтә авыр. Изү шыр ачык. Кулъяулык лычма. Телне эт шикелле салындырасы гына калды. Шунда бер кызык хәл (бәлки, кызганыч хәл дию дөреслеккә туры киләдер?!) булды. Кибет эчендә, өерелешеп, шабыр-тиргә батып (җитмәсә, миннән башка тагы бишебез кышкы пәлтәдән идек!), әйбер-сәйбер караштырып йөргән чакта, затлы халат алдым дип әле генә шуны күрсәтеп, мактанып торган каләмдәшебез Әхәт Гаффар кинәт юкка чыкты. Тегеннән эзлибез, анда-монда барып карыйбыз - юк Гаффар. Төркемебездә иң яше булганлыктан, нәкъ менә миңа, Әхәтне эзләп, ары-бире чабарга туры килде. Башымнан әллә нинди уйлар йөгереп узды: Тартуда калса, Әхәт Гаффар безне ничек эзләп табар, «тэре»дән (безнеңчә - тереме син, исәнме дигәнне аңлата) гайре бүтән эстонча бер сүз дә белми, урысча дәшсәң, бу илдә әйләнеп тә карамыйлар (өлкән агай телен монда санга сугучы да юк), чит-ят җирдә нишләр микән инде ул, фәлән-фәсмәтән... Универсамның эчен-тышын ничә кат әйләнгәнмендер, бер Ходай белә, вәләкин, тәки таптым бит Әхәт абзыйны. Әлеге дәү кибетнең тышкы яктан керешле тагын бер бүлеге бар иде (без инде, көтүебез белән анда да булып, җәһәт кенә күз салып чыккан идек).
Шул бүлектә бары тик ветераннарга гына дип аракы-шәраб саталар иде. Әхәт Гаффар менә шуның ишеге турысында, бер ун адым читтәрәк басып тора. Күз төпләре дымланган. Үзен онытып калдырдылар дип уйлаган икән, бахыр. Мине күргәч, эченә җылы керде, йөзенә генә түгел, мыекларына тиклем елмаю канат җәйде...
Шул ук көннеме икән, әллә башка көндәме, инде бигүк хәтерләмим, хуҗалар без кунакларны Таллинн читендәге бер бистәгә - шәраб заводына алып барды. Завод белән танышып йөргән бер мәлдә, барыбызның да күзе Әхәтнең култык астындагы кәгазь төргәккә төште. Икенче ягында шәраб этикеткалары шәйләнгән әлеге төргәккә төртеп күрсәтеп:
- Нәрсә бу? - дип сорады Равил Фәйзуллин.
- Күреп торасың ич - кәгазь! - диде Әхәт шагыйрь якташына. Һәм, берни булмагандай, шундук өстәп куйды. - Язарга дип алдым!
Йа Хода! Күрәселәр бар икән әле... Безнең дәрәҗәне төшерәсең, куй урынына, алай ярамый бит инде, кәгазь беткәнмени, дип, Әхәткә ничек кирәк шулай аңлатып, төргәкне калдыртып, завод биләмәсеннән тышкы якка чыктык...
Берзаман барыбызның да карашы Әхәт кулындагы алтмыш-җитмеш сантиметр зурлыктагы арматур таякка төште. Безнең карап торуыбызны сизмәгән булып, юри үчекләгәндәй, башын читкә борып, Әхәт аяк балтырына арматур белән бер-ике мәртәбә җиңелчә генә суккалап алды.
- Нәрсә бу? - дип сорады янә Фәйзуллин.
Сувенир, быр-рат! - диде Гаффар-каләмдәш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading