16+

Тамашачы күңеленнән китмәссез

Сәнгать дөньясында тагын зур югалту. Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың 72 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына багышлаган артистның иҗат биографиясендә йөзәрләгән рольләр дә юк. Әмма аның Г. Камал әсәре буенча куелган «Беренче театр» спектаклендәге Бибиен, Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендәге Алтынчәчен беркайчан да онытып булмый....

Тамашачы күңеленнән китмәссез

Сәнгать дөньясында тагын зур югалту. Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың 72 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына багышлаган артистның иҗат биографиясендә йөзәрләгән рольләр дә юк. Әмма аның Г. Камал әсәре буенча куелган «Беренче театр» спектаклендәге Бибиен, Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендәге Алтынчәчен беркайчан да онытып булмый....

Сәнгать дөньясында тагын зур югалту. Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың 72 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына багышлаган артистның иҗат биографиясендә йөзәрләгән рольләр дә юк. Әмма аның Г. Камал әсәре буенча куелган «Беренче театр» спектаклендәге Бибиен, Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендәге Алтынчәчен беркайчан да онытып булмый. Соңгы елларда «Бибинур» фильмында Бибинур карчыкны зур осталык белән уйнап, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә танылды ул. Бервакыт үзе белән сөйләшкәндә: «Мин узган гасырда калган кеше», - дигән иде артист. Юк, Фирдәвес апа, Сезнең Бибиләр, Бибинурлар киләчәккә дә барыр әле. Сез беркайчан да тамашачы күңеленнән китмәссез.
Фирдәвес Әхтәмова искиткеч тыйнак, тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел кеше иде. Ул хезмәттәшләренең, яшь актерларның уенына куана белде. Моннан берничә ай элек щепкинчыларның кичәсен үткәргәндә, хәлсез килеш сәхнәгә чыгып, группадаш егетләренең шаянлыкларын сөйләве дә бүгенгедәй күз алдында.
Фирдәвес апа белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр хәлен белешеп, аралашып тордык. Бер шалтыратуында үзенең китәсен сизенгән кебек: «Хәлем бик әйбәт түгел. Хәзер сезнең белән чәйләр эчеп, әңгәмә корып утыра алмам инде мин. Сораучылар булса, миннән сәлам әйтегез», - дип тә куйды. Фирдәвес апа урын өстендә ятканда да «Шәһри Казан»нан аерылмады.
Фирдәвес апаны хезмәттәшләре дә хөрмәт итте. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев аның турында болай ди:
- Фирдәвес минем иң якын дусларымның берсе булды. Ул якты кеше иде. Кешеләр турында гел яхшылык кына сөйләде. Берәрсенә кайгы килсә, үзенекедәй кайгырды. Ул туганнары белән дә бик тату яшәде. «Бибинур» фильмына төшкән өчен алган акчасына хаҗга барып, аннан канатланып кайтты. Урыны оҗмахта булсын».
Фирдәвес Әхтәмованың җәсәден үзенең үтенече буенча, театрга куймыйча, Әтнә районының Мәңгәр авылы зиратына - ире янына җирләделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading