16+

Танылган журналист Флюра Низамова: «Алты елда Казан тормышы бөтенләй читкә әйләнде»

Татарда үзен журналист дип санаучылар күп. Язу дәрәҗәбез дә төрлечә. Минем хәтеремдә һәр язмасы өлге булырдай, һәр материалы рәхәтләнеп укырдай бер генә ЧЫН журналист калган: Флюра Низамова.

Танылган журналист Флюра Низамова: «Алты елда Казан тормышы бөтенләй читкә әйләнде»

Татарда үзен журналист дип санаучылар күп. Язу дәрәҗәбез дә төрлечә. Минем хәтеремдә һәр язмасы өлге булырдай, һәр материалы рәхәтләнеп укырдай бер генә ЧЫН журналист калган: Флюра Низамова.

Кемнәрдер аны Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева дип тә белә. Флюра апай, Флюрка - чын мәгънәсендә, уникаль шәхес. Җырчы, шагыйрә, әдәбиятчы, журналист... Бренд, кем әйтмешли. Андыйларны бүтән чыгармыйлар бугай инде. Хәзер ул Башкортстанда, туган авылында яшәп ята. Казанга килгәч, редакциягә керми калмый. Соңгы килүендә аның белән әңгәмә корып алдык.
Татар журналисты ничек башкорт чичәненә әйләнгән?

- Флюра апа, син шау‑­гөр килеп торган Казанны ташладың да туган авылыңа - Башкортстанның Ярмәкәй районы, Шах авылына кайтып киттең. Сагындырамы Казан? Күңел халәтең ничек?
- Күңел халәте - искиткеч. Казанда Имәнлек урамында фатирым бар. Җылы, рәхәт, су өйдә, бөтен уңайлыклар бар... Тик... Шәһәрдә бит хәзер урман күрер­гә дә юк. Ике көн торам да авылны сагынам. Кешенең үз туган җирендә яшәве - үзе бер зур бәхеттер инде ул. Җиргә аяк белән басасың бит. Ишегалдына чыктың - тавыгың йөгереп килә, этең килеп сырпалана башлый, песиләрең йөри... Белмим, әллә олыгая башлаганга, миңа гына шулаймы икән ул? Авылга кайту белән баштарак Казан сагындырган кебек тоелган иде. Аралашу җитмәгән төсле иде. Театрлар, сәнгать, күз ияләшкән кешеләр дигәндәй... Ә хәзер - юк.

- Кайтып киткәнеңә күпме булды инде?
- Алты ел дип сана. Шул арада Казан тормышы бөтенләй читкә әйләнде. Кирәк кадәрле мәгълүматны интернет аша табам. Көн саен төрле җирләрдә яшәүче, төрле фикердәге унбиш-егерме кеше белән аралашам. Синең белән дә шул интернет аша аралашып торабыз бит, чикләр юк.

- Җырлыйсыңмы хәзер?
- Җырлау гынамы соң! Казанда соңгы ун‑унбиш елда җырламый идем. Күреп торасың, эстраданы яшьләр басты, минем күңелгә якын юнәлеш түгел. Ә авылда клубка тартып алдылар, үзебезнең авыл клубы, күршедәге Усман‑Ташлы авылы клубы белән җимерттереп концертлар куябыз. Әле менә чәчәннәр конкурсына җибәрделәр, башкорт дастаннары буенча. Мин бит инде мәктәптә башкорт телен укымаган, татар, тик колак хәтере бик яхшы, шуңа тиз генә әзерләнеп бардым. Районда башка кеше тапмадылар бугай башкортча сөйләргә. Таһир-Зөһрәне башкортчага әйләндереп, кайбер җырларны кушып, барып җырлап кайттым. Анда Баймак, Сибай якларыннан чи башкорт әбиләре килгән, чәчәнлек аларның тамырында, без татарларда ул нәрсә элегрәк онытылган. Әле башта, үземнең татар икәнемне белгертер өчен, башын-азагын үзем уйлап чыгарып, татарча сөйләдем. Республика буенча өченче урынны алып кайттым. Утызлап районнан катнаштылар.
Үзебезнең авыл клубында сценарийлар язып, дүрт‑биш кеше җыелып, тамашалар ясыйбыз, чит авылларга йөрибез...

- Ә язу?
- Гел язып булмый. Ләкин авылда уйланырга вакыт күп, бакчада эшләгәндә дә, җиләк җыйганда да, урамда йөргәндә дә уйланасың. Күңелгә тигән нәрсәләрне утырып язам да шул ук интернет аша Казанга җибәрәм.

«Иң куркынычы - урыслашу»

- Иске Шах зур авылмы?
- Кечкенә түгел, тик Усман-Ташлы зуррак.

- Татарлар нигезләгән ул авылларны да башкорт авыллары дияргә маташалар. Кайчандыр катлам булган нәрсәне милләткә, халыкка әйләндермәкчеләр. Гәрчә документларны анализласаң, аларның бүгенге Казан тирәсендәге авыллардан XVI, XVII, XVIII гасырларда күченгән чеп‑чи татарлардан барлыкка килгәне ачык күренсә дә...
- Андый әйбер бар шул. Ниндидер булмаган ырулар уйлап чыгарып, бер халыкны бүлгәләргә маташу нигә, кемгә кирәктер?!

- Флюра апа, үзең үк гел әйтеп торасың: радио тыңлыйсың, телевизор карыйсың, интернеттан әллә кемнәр белән аралашасың, чикләр юк. Әле тора‑бара әллә ниләр чыгар. Бүгенге аралашу ысулларының камилләшүе татарны берләштерә аламы? Телне саклыймы? Сезнең авылда татар теле белән хәлләр ничегрәк?
- Узган елдан безнең авылда татар теле укыту бетте. Юк татар теле. Күрше авылда да башкортча укыталар. Ләкин бер куркыныч нәрсә бар: бүген Башкортстан авылларында урыслашу, урыс теленә күчү искиткеч тизлек белән бара. Чөнки мәктәптән үк туган телгә ихтирам тәрбияләнмәгәч, кеше аны кирәккәндә генә бераз куллана да күп вакыт урысчага күчә. Тора‑бара ул урысча уйлый, фикерли башлый. Чөнки күп кешедә бүген милләт, тел кайгысы түгел - корсак кайгысы. Әйтик, беренче сыйныф баласы русча белми иде элек. Мин унҗиде яшемә кадәр русча такы‑токы гына белә идем. Хәзер алай түгел. 5‑6 яшьлекләр урысча сөйләшергә маташа, гәрчә теле татарча ачылса да. Менә шунысы бик куркыныч. Татарстанда бу күренеш әле бездәгечә үк түгел, ләкин монда да бар дип беләм.
Ә менә аралашу җиңе­ләюнең төрки халыкларны берләштерүгә китерүенә шикләнәм. Интернет аша аралашу ул бит тар даирә кешеләренә, кызыксынучыларга гына кадерле. Берләштерер өчен цемент кирәк - ул юк. Әле татар көчле. Менә башка халыкларның милли киләчәге зур шик астында...

Авыл тормышы

- Флюра Низамованың бер кө­не ничек үтә?
- Элегрәк рәхәтләнеп йоклый идем. Хәзер үзебездәге вакыт белән иртәнге сигезләрдә торам, вак‑төяк эшләрне эшлим. Әле бит авыру энем бар, аны карарга кирәк, даруын бирергә, ашатырга, керен юарга. Авылда эш бетми бит инде ул. Кыш көне капка төбеннән алып чишмәгә кадәр кар көрәргә кирәк, көянтәләп су алып кайтам.

- Маллар асрамыйсыңмы?
- Юк. Сыер алыйммы дип бер кызыккан идем, тик кышка печән әзерләргә кирәк бит. Анысы авыр бездә. Тавык асрыйм. Гәрчә ул тавыкларга алып ашаткан ризык алар биргән йомырка-иттән кыйм­мәткәрәк чыкса да. Күңел өчен.

- Китап укыйсыңмы?
- Укыштырам. Минем берьюлы укый башлаган берничә китабым ята торган була. Хәзер инде әдәби әсәрләрне сирәк укыйм, тик шулай да кызыксынам. Башкорт әдәбияты белән кызыксына башладым. Кызык кына нәрсәләр бар. Үзем өчен Әмир Әминев, Таңчулпан Гарипова, Спартак Ильясов дигән язучыларны ачтым. Болар - без татарлар өчен дә яңалык булырдайлар. Тарихи әйберләр укыйм. «Идегәй»не укып, үзем өчен яңалыклар ачам, тел, борынгы сүзләребез буенча. «Идегәй» лексикасы буенча бер әйбер язармын дип торам. Аннан соң классика укыйм. Әйтик, Купринны.

- Димәк, авылда да теләгәндә мәдәни тормыштан, әдәбияттан читләшми яшәргә була?
- Әлбәттә. Китапха­нә­ләрдә шул ук рус классикларының әсәрләре бихисап бит. Ал да укы.

- Күңелсезләнмисең, димәк?
- Юк, әлбәттә! Берәр тәмле әйбер пешерәм дә күрше хатыннарын дәшәм. Күршемдә Юра исемле бер урыс кешесе яши. Дядя Юра дип йөртәм. Ул инде олы кеше, элек геолог булган. Бик кызык кеше, күп күргән, аның белән аралашабыз. Алар Октябрьский шәһәрендә фатирда яшиләр, күп вакыт авылга кайталар. Көннәр шулай үтә инде. Рәхәт миңа авылда яшәү.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading