16+

«Татаркино» татарлар эзли

«Татаркино» дәүләт оешмасы профессиональ белеме булмаган актерлар җыя. Алар татар комедиясендә төшәр өчен кирәк. Булачак актерларны сайлап алуның төп шарты - аларның татар телен яхшы белүе. «Нәрсәдер эшләргә кирәк, болай дәвам итә алмый», - дип белдерә проектның авторы, режиссер һәм сценарий язучы Илфак Шиһапов. - Әлбәттә, автор буларак, миңа интеллектуаль...

«Татаркино» татарлар эзли

«Татаркино» дәүләт оешмасы профессиональ белеме булмаган актерлар җыя. Алар татар комедиясендә төшәр өчен кирәк. Булачак актерларны сайлап алуның төп шарты - аларның татар телен яхшы белүе. «Нәрсәдер эшләргә кирәк, болай дәвам итә алмый», - дип белдерә проектның авторы, режиссер һәм сценарий язучы Илфак Шиһапов. - Әлбәттә, автор буларак, миңа интеллектуаль...

«Татаркино» дәүләт оешмасы профессиональ белеме булмаган актерлар җыя. Алар татар комедиясендә төшәр өчен кирәк. Булачак актерларны сайлап алуның төп шарты - аларның татар телен яхшы белүе.
«Нәрсәдер эшләргә кирәк, болай дәвам итә алмый», - дип белдерә проектның авторы, режиссер һәм сценарий язучы Илфак Шиһапов. - Әлбәттә, автор буларак, миңа интеллектуаль кино, мәсәлән, драма төшерү кызыграк. Тик комедия тамашачылар арасында бик популяр булган җиңел жанр, шуңа да нәкъ менә аны төшерергә җыенабыз. Бу аңлашыла да, чөнки тормыш бик катлаулы, кешеләргә ял иттерә торган фильм кирәк. Беренче фильмның сценарие инде әзер. Алга китеп шуны әйтәм, фильм 90 нчы еллар турында булачак.
Бу проект белән беррәттән «Татаркино» оешмасы «Кино мәктәбе»н дә ачарга исәпли. Монда кастингта сайлап алынган кешеләрдән чын артистлар ясаячаклар.
Булачак актерларны сайлап алу турлары июль ахырында узачак. Беренче комедияне август ахырында ук төшерә башлаячаклар.
Кызганыч ки, Татарстанда профессиональ киноактерлар юк. Театр артистларына исә кинога төшкәндә театр сәхнәсеннән башка форматка күчү авыррак. Әлбәттә, бу аларның гаебе түгел. Шуңа да оештыручылар актерларның төп составын «урамнан» җыярга булган. «Кино мәктәбе»ндәге беренче укучылар бушлай белем алачак. Аларны эстрада, театр, телевидение өлкәсендә профессиональ тәҗрибәләре булган кешеләр укытачак. Әлеге проектның төп максаты татар киносы ярдәмендә милли үзенчәлекне һәм телне саклап калудан гыйбарәт.
Әгәр оештыручыларның эше яхшы барып чыкса, алар фильмнарны прокатка чыгарырга да әзер. Хәер, «Татаркино»ның үз прокат аппаратурасы бар. Фильм күрсәтергә дә урыннар җитәрлек: 200 район клубы «Татаркино» карамагында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading