16+

Татарның Лев Толстое

Әтиебез - әдип Мирсәй Әмир күңелдә иң гадел, саф күңелле, кечелекле, бик әдәпле, иманлы кеше булып калды. Без генә түгел, бик күпләр аның турында якты, кояшлы кеше, әүлия дип тә әйтәләр иде. «Таш белән атканга аш белән ат» дигән мәкаль аңа якын иде. «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә,...

Татарның Лев Толстое

Әтиебез - әдип Мирсәй Әмир күңелдә иң гадел, саф күңелле, кечелекле, бик әдәпле, иманлы кеше булып калды. Без генә түгел, бик күпләр аның турында якты, кояшлы кеше, әүлия дип тә әйтәләр иде. «Таш белән атканга аш белән ат» дигән мәкаль аңа якын иде. «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә,...

Әтиебезнең 37-39 нчы елларда бер гаепсез төрмәдә утыруы, шунда үзен батырларча тотуы, ялган гаепләүләрне кире кагуы, дөреслек өчен көрәше, рухи ныклыгы безгә бик көчле тәэсир итте. Үз гомерендә күп газаплар кичерсә дә, ул шат күңелле, шаян, оптимист кеше булып калды. Кешеләрдә ул күбрәк яхшы якларын күрә, гел начар якларны гына күрүчеләрне ошатмый, андыйларга, ышанычсыз, өметсез, дип карый иде.
Гаиләдә ул өебезнең яме иде, әниебезгә, безгә - балаларга бик игътибарлы, кайгыртучан булды. Әниебез белән бик дус, матур яшәделәр. Әтиебез хәзер безнең янда булмаса да, ул һаман да безнең күңелебездә, аның әсәрләре яши, безгә авырлыкларны җиңәргә көч бирә.
Әтиебезнең 2005 елда Кәрим Тинчурин театрында Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән «Гөлшаян» комедиясе әле дә тамашачыны шатландыра. Рәхмәт театрга!
Аның иҗаты укучыларда якты тойгылар уятты. Татар халкы аны онытмас, китаплары басылыр, пьесалары һаман уйналыр, дип ышанабыз. «Шәһри Казан» укучыларына әтиебез турында ихтирам белән төрле кешеләр тарафыннан язылган мактау, соклану сүзләрен тәкъдим итәсе килә.
* * *
«Мирсәй Әмирнең иҗаты, тау тезмәләре арасында балкыган иң биек кыяларның берсе кебек, бик-бик ераклардан күзгә ташланып тора... Әгәр юбилярның хезмәтләрен күз алдыннан кичерсәң, аны укыгандагы ләззәтле минутларны хәтерләсәң, шул үзе генә дә күңелне якты, чын мәгънәсендә бәйрәм тойгысы белән тутыра ала».
Атилла Расих.

«Син - прозада һәм драматургиябездә күп хәлләргә дучар булган татар әдәбиятының төп реалистик юлын әйдәп барышучы зур әдибебез. Татар теленең сүзлек фонды өстендә шөгыльләнүче булуың белән миңа бер хәлең бик ачык мәгълүм: син әдәби телебезне эшләтүгә зур өлеш керттең, аны халкыбызның киң Агыйдел-Урал тармакларының уртак тел байлыгы хәзинәсе белән дә сугарыштың, баеттың. Аннан син әдәби тел белән әдәби образ арасында гел килешлек өстендә җитди уйландың һәм эшләдең. Заманча кыю характерлы, конфликтлы, уңышлы драма әсәрләре бирдең, һәрбер әсәреңдә синең үз әдәби йөзең бар, үз тел-стилең, үз кулың, үз сәнгать карашың бар. Каләмең дә җылы, нечкә юмористлыгың белән берлектә, син үз карашларыңда бик принципиаль, җитди әдип. Бу җитдилегең кем өчен язу, нәрсә өчен язу, халкыбызның һәм әдәбиятыбызның алгы язмышын хәл итешүдә һәр татар әдибенең үзенә генә йөкләнгән тарихи бурычы нәрсәдән гыйбарәт - шуларны аңлап, тоеп эш итәргә тырышуыңнан киләдер».
Нәкый Исәнбәт хатыннан.


«Мирсәй Әмирнең әсәрләре берничә буын татар укучыларына рухи азык булып, аларның әхлакый һәм эстетик тәрбиясенә уңай йогынты ясадылар. Әдип үзенә генә хас талантлы каләме белән кеше табигатендәге гуманистик сыйфатларны үзәккә алып, теләсә нинди шартларда да күңел сафлыгын, киләчәккә өметен югалтмаган, тормыштагы авырлык һәм гаделсезлекләрне җиңеп чыгарга сәләтле батыр йөрәкле кешеләргә мәдхия җырлады».
Рәис Даутов.

«Сезнең иҗатыгыз, Мирсәй ага, безнең өчен мәңгелек өйрәнү мәктәбе. «Агыйдел»ләр рухы безгә, ана сөте кебек, гомерлеккә керде. Барысы өчен рәхмәт Сезгә, остаз!»
Айдар Хәлим

«Моң җырда гына түгел, ә бәлки шигърияттә дә, проза әсәрләрендә дә, гомумән сәнгатьнең башка төрләрендә дә яши. Мәсәлән, балачагымда «Агыйдел» повестен укуым әле дә хәтеремдә. Мирсәй ага Әмирнең бу әсәре миңа шулкадәр тәэсир иткән ки, хәзер дә мин аны иң моңлы әсәрләр рәтенә кертәм. Белмим, әсәрнең тел агышы шулай тылсымладымы, әллә инде андагы вакыйгалар тәэсир иттеме - мин бик моңлы җыр тыңлагандай булдым».
Илһам Шакиров.


«Сезнең әсәрләрегез белән безнең әдәбиятка күзебез ачылды, яраттык, сокланып үстек. Үзебезнең дә каләм тибрәтә башлавыбыз, әлбәттә, шуңа бәйле. Әдәбиятыбызның олы әдибе буларак, мин яраткан язучы һәм кеше буларак, Сезгә тирән ихтирамымны белдереп, башымны иям. Сезнең белән бер заманда яшәвебез, иҗат итүебез белән бәхетле без!»
Шәүкәт Галиев хатыннан.

«...Күтәргән мәсьәләләренең күплеге һәм зурлыгы ягыннан «Саф күңел»не бары бер генә әсәр - «Сугыш һәм тынычлык» романы белән генә янәшә куеп була. Мин моны күзгә төтен җибәрү яки укучыны шаккатыру өчен генә әйтмим. «Саф күңел»не язганда Лев Толстой әсәре авторга бөек өлге булып хезмәт иткән».
Фәрвәз Миңнуллин.

«Иң авыр вакытларда Сез миңа ышаныч күрсәттегез, җылы сүз әйтеп, эшләргә илһам, яшәргә дәрт бирдегез. Ул яхшылыкларыгызны һичкайчан да онытмам, Мирсәй ага. Бер уй, бер теләк белән яшим мин: яңадан-яңа әсәрләр язып, Сез күрсәткән ышанычны аклый алсам иде икән».
Мәхмүт Хәсәнов хатыннан.

«Мин сезне 20 ел укыйм. Пьесаларыгызны сәхнәгә куйдым, үзем уйнап йөрдем. Сурәтегезне күргәнем юк, биографиягезне белмим. Ә йөрәгегезне тотып карагандай булам, хөрмәт итәм».
Гамил Афзал хатыннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading