16+

Театрлар милләтнең йөзен билгели

«Без «Нәүрүз»гә әзер». Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узган матбугат конференциясендә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев үзенең сүзен әнә шулай дип башлады. «Безнең максатыбыз башта барлык төрки телле театрларны җыю иде. Әмма кайберләре безнең өчен кызык түгел. Шуңа күрә спектакльләрне сайлап кына алдык. Барысы 60тан артык театр катнашырга теләк белдерде....

«Без «Нәүрүз»гә әзер». Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узган матбугат конференциясендә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев үзенең сүзен әнә шулай дип башлады. «Безнең максатыбыз башта барлык төрки телле театрларны җыю иде. Әмма кайберләре безнең өчен кызык түгел. Шуңа күрә спектакльләрне сайлап кына алдык. Барысы 60тан артык театр катнашырга теләк белдерде. Быелгы «Нәүрүз»дә курчак театрларына аерым игътибар бирелде, чөнки алар җитди әсәрләргә мөрәҗәгать итә башладылар. Драма театрлары белән бер дәрәҗәгә күтәрелергә телиләр».
Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган фестивальгә быел да Мәскәүдән, Будапешттан күренекле тәнкыйтьчеләр килде. Театрлар режиссерларының җаваплы сәркатибе Марина Корчак әйтүенчә, милли театрларда бай классика, бик яхшы фольклор. Алар милләтнең йөзен билгели. Рус театрларыннан бер дә аерылмыйлар.
Биредә алты илдән 28 драма һәм курчак театрлары катнаша.
Фестиваль барышы турындагы мәгълүматлар Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка төбәкләргә шунда ук бирелеп барылачак. Билет бәяләре 100 сумнан 500гә кадәр. Спектакльләр 3 июньнән 7сенә кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан тыш, Качалов, К.Тинчурин исемендәге, Яшь тамашачы һәм «Әкият» курчак театрларында күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading