16+

Театрлар яңадан очраша

Казанда икенче мәртәбә театраль белем бирү фестиваль-форумы 18-23 июньдә узачак. Шул уңайдан семинар дәресләр алып бару өчен төрле төбәкләрдән театр белгечләре дә чакырылган. Ул быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Актерлар йортында һәм федераль университет биналарында үтәчәк. Беренче форумнан аермалы буларак, бу юлы анда сигез секция эшләячәк. Журналистлар белән...

Театрлар яңадан очраша

Казанда икенче мәртәбә театраль белем бирү фестиваль-форумы 18-23 июньдә узачак. Шул уңайдан семинар дәресләр алып бару өчен төрле төбәкләрдән театр белгечләре дә чакырылган. Ул быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Актерлар йортында һәм федераль университет биналарында үтәчәк. Беренче форумнан аермалы буларак, бу юлы анда сигез секция эшләячәк. Журналистлар белән...

Казанда икенче мәртәбә театраль белем бирү фестиваль-форумы 18-23 июньдә узачак. Шул уңайдан семинар дәресләр алып бару өчен төрле төбәкләрдән театр белгечләре дә чакырылган. Ул быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Актерлар йортында һәм федераль университет биналарында үтәчәк. Беренче форумнан аермалы буларак, бу юлы анда сигез секция эшләячәк. Журналистлар белән узган матбугат конференциясендә театрның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, тәнкыйтьче Нияз Игъламов, директор вазифаларын башкаручы Илфир Якупов оештыру эшләре турында сөйләделәр.
Быел биредә, үзбәкләр белән алтайлылардан кала, төрки халык театрларыннан барысы 200 кеше фестивальдә катнашырга уйлый. Анда күренекле режиссерлар һәм музыкантлар белән очрашу мөмкин була. Оренбургтагы рус театрыннан Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Исрафилов режиссура буенча традицион курслар алып барачак. Якутиядән килгән шаман Степанида Борисованың да чыгыш ясавы көтелә.
Фестиваль кысаларында камаллыларның «Зәңгәр шәл», «Хан кызы Турандык», «Арбалы хатыннар» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Педагог Рөстәм Фәтхуллин белдергәнчә, форум актерлар өчен бик кирәк. Ул бик яхшы мәктәп. Биредә кызыклы ачышлар күрергә мөмкин. Фестивальгә, кунак буларак, Литвадан «Мено Фортас» театры чакырулы. Алар 18-19 июньдә М.Достоевскийның «Идиот» спектаклен күрсәтәчәк. 1000 сумлык билетлар инде сатылып та беткән. Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, әлеге спектакльнең режиссеры Эймунтас Накрошюсны чакыртып, М.Галәүнең «Болганчык еллар» «Мөһаҗирләр» әсәрен дә куйдырырга хыялы барлыгын әйтте.
Әлеге форум театр әһелләре өчен файдалы булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading