16+

Театрны мәктәп бусагасыннан яратып...

Сентябрь аенда узган «Кәрим Тинчурин» фестивале, театрларга гына түгел, ә гап-гади шәһәр-район балаларына да кагылды. Хәер, әлегә артист булмасалар да, бик сәәтле алар.

Театрны мәктәп бусагасыннан яратып...

Сентябрь аенда узган «Кәрим Тинчурин» фестивале, театрларга гына түгел, ә гап-гади шәһәр-район балаларына да кагылды. Хәер, әлегә артист булмасалар да, бик сәәтле алар.

8 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ул кабызган утлар балкышы» дигән К.Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган конкурска йомгак ясалып, гала-концерт үтте. Ул ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән берлектә уздырылды. Аның төп максаты - үсеп килүче буынны татар милли мәдәнияте белән таныштыру.
Гала-концертны ачып җибәргәндә, конкурсның җитәкчесе, К.Тинчурин исемендәге театр директоры Ф. Мөсәгыйтов: «Аллага шөкер, бик зур итеп үткәрергә карар кылдык. Күңелләрне тетрәндерерлек иншалар, рәсемнәр, җырлар килде», - диде. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.Мостафин: «Үзләренең иҗатларын чарларга мөмкинлек бирү - безнең бурыч», - дип билгеләп үтте.
Концертта кайбер җиңүчеләр дә чыгыш ясады. Аеруча Питрәч районы мәктәп укучылары коллективының «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкарган егет таң калдырды. Тавышы - хәзерге артистлар белән ярышырлык. Тагын Казанның 126 нчы гимназиясе укучысы Ольга Верташованы билгеләп узарга кирәк. Рус милләтеннән булса да, «Мәйсәрә җыры»н саф татарча башкарды ул. Түбән Камадан Алия Мәхмүтова «Сүнгән йолдызлар»дан Сәрвәр монологын тетрәндерерлек итеп уйнады. Ул роленә шул кадәр керде ки, хәтта үзе ахырдан елады да.
Конкурс «Иң әйбәт инша», «Оста рәссам», «Тәүге адымнар», «Сәхнә бизәлеше», «Нәфис сүз остасы» һәм «Җырлы мизгел» номинацияләрендә уздырылды. Гран-прилар Чистай, Кайбыч, Питрәч, Апас һәм Түбән Кама районнарына, Казан шәһәренә китте. Аз гына баллары җитмәгән катнашучыларны да игътибарсыз калдырмадыдар - «Өмет» номинациясендә тәбрикләделәр. Бәйгедә барлыгы 400 бала катнашкан, 200гә якын инша, 170ләп рәсем, 12 макет килгән.
Ф.Мөсәгыйтов балаларны әзерләгән укытучыларга, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләп үстергән әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Гала-концерт «Без кабызган утлар» җыры белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading