16+

Тәрәзәдәге төсләр чыңына колак сал

Яз җитеп, кояш тәрәзәгә туры карый башлауга, рәссам Татьяна ПАШАГИНА үзебезнең «Шәһри Казан» газетасы урнашкан бинаның беренче катында («Җиһазлар кибете») күргәзмәсен ача. Бу инде аның тәрәзәгә витраж рәвешендә эленгән дүртенче «кояшлы» күргәзмәсе.

Тәрәзәдәге төсләр чыңына колак сал

Яз җитеп, кояш тәрәзәгә туры карый башлауга, рәссам Татьяна ПАШАГИНА үзебезнең «Шәһри Казан» газетасы урнашкан бинаның беренче катында («Җиһазлар кибете») күргәзмәсен ача. Бу инде аның тәрәзәгә витраж рәвешендә эленгән дүртенче «кояшлы» күргәзмәсе.

Сүз дә юк, тәрәзәгә төшкән кояш нурларында күз кысып «уйнаган» картиналар дөнья мәшәкате белән аска иелгән башларны да күтәрелеп карарга, урамнан барган җирдән бер мизгелгә генә булса да туктап, салават күперендәге шул җете төсләргә коенып, тормышыбызга ямь алырга чакыра. Чираттагы күргәзмәсен «Төсле пыяла» дип атады автор. Үзенең яңа темалары, эштәге яңа алымнары белән сөендерә рәссам. Эшләнү ысулына, темасына карап, «Буй-буйлы рейс», «Күләгәләр», «Сайрар кошлар», «Без һәммәбез азмы-күпме песи» һ.б. кебек бүлекләрдән тора ул.
- Быел Казанда яз башлана алмый йөдәтте. Шуңа күрә, башыннан аягына кадәр язгы кәеф чагылган күргәзмә эшлисем килде. Пыялага сурәт төшерү техникасы миңа әтиемне дә, әниемне дә, нәкышны да, әдәби иҗатны да алыштырды. Прозам да, шигъриятем дә, нәкышым да - пыялада. Минем өчен менә шундый төсле могҗиза бүләк итү бик мөһим әлегә, - ди Россия Рәссамнар берлеге һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Татьяна Пашагина.
Рәссамны күргәзмәсе белән тәбрикләргә килгән дуслары да яхшы кәеф өләшергә әзер иде. Әйтик, Россия Язучылар берлеге әгъзасы һәм БДБ рәссамнары профессиональ берлегенең җирле рәисе Лада Аюдагның «Карт чебен» турындагы җыры үзе бер костюмлы тамашага әверелде. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Закир Батраев коллегасының яңа композицион, мәгънәви алымнар табуын билгеләп үтте.
- Бөтенебез дә Татьяна Владимировнаның иҗатын кызыксынып күзәтәбез. Ул безгә төсләрнең чыңын ишеттерде. Кояшлы колоритлы төсләр белән ирекле рәвештә, виртуозларча эш итә. Кояшта уйнап-җырлап торган әлеге төсләр психологик яктан да йогынты ясарга, җаннарыбызны дәваларга да сәләтле, - диде ул.
Закир Солтан улының фикерен куәтләп, автор: «Мин чыннан да иҗатымда дөньядагы бөтен нәрсәне үз эченә алган өлкәне таптым. Чөнки ул кешеләргә якты энергия бирә», - дип куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading