16+

«Урмай моңы»ның соңгы җиңүчесе

«Урмай моңы» фестиваленең соңгысы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. Аны карарга килгән ТР Премьерминистры урынбасары Зилә Вәлиева: «Үзгәртеп кору чорында тәүге адым ясаган фестиваль - замана могҗизасы. Бу фестивальгә яшьләр тартыла. Татар мәдәниятен саклап баручылар зур хөрмәткә ия», - дип белдерде. Ул әлеге чараның оештыручысы Фәрит...

«Урмай моңы» фестиваленең соңгысы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. Аны карарга килгән ТР Премьерминистры урынбасары Зилә Вәлиева: «Үзгәртеп кору чорында тәүге адым ясаган фестиваль - замана могҗизасы. Бу фестивальгә яшьләр тартыла. Татар мәдәниятен саклап баручылар зур хөрмәткә ия», - дип белдерде. Ул әлеге чараның оештыручысы Фәрит Гыйбатдиновка Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Мәдәният министрлыгы милли-мәдәни автономиягә сертификат бүләк итте. Министрлыкның Мактау грамоталары белән Чуашстанның Комсомол районы сәнгать мәктәбе укытучылары Илдус Шәйдуллин, Наил Шәрипов, Андрей Автономов бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән рәис урынбасары Ринат Вәлиуллин мишәр ансамбленә киемнәр тегү өчен сертификат һәм Фәрит әфәндегә чапан белән түбәтәй тапшырды.
Фестивальгә Россия шәһәрләреннән генә түгел, ике мең чакрым юл үтеп Кабардино-Балкария республикасыннан да биючеләр килгән иде. Иң күңеллесе биш яшьлек кызларның «Пима» дигән халык җырын башкаруы булгандыр.
«Урмай моңы»ның соңгы Гран-при иясе булып Казаннан Ирек Фатыйхов танылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading