16+

Ваһапов фестиваленә 20 ел – безнең җыр әле җырланмаган

Рәшит Ваһапов фонды яңа концерт сезонына багышланган матбугат конференциясе уздырды. Юбилей концертында ничек узачак? Ни өчен Рифат Фәттахов хәзер яңа “йолдызлар” белән эшләми?

Ваһапов фестиваленә 20 ел – безнең җыр әле җырланмаган

Рәшит Ваһапов фонды яңа концерт сезонына багышланган матбугат конференциясе уздырды. Юбилей концертында ничек узачак? Ни өчен Рифат Фәттахов хәзер яңа “йолдызлар” белән эшләми?

16 сентябрь Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Ваһапов фестиваленең 20 еллык юбилей концерты узачак. Концертның төп үзенчәлеге – барлык җырларның тере тавышка, акапелла яки оркестр көенә генә яңгыравы. Фестиваль лауреатларыннан тыш, чарада “Казан нуры” һәм “Яңа музыка” оркестрлары, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашачак. Сүз уңаеннан, Ваһапов фестиваленең юбилей концертында фонд ярдәмендә эстрадада беренче адымнарын ясаган 3 лауреатка: Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Рәнис Габбазовга “Татарстанның атказанган артисты” дәүләт бүләге дә тапшырылачак.
– Ваһапов фестиваленең 20 ел эчендә бик зур эш башкарган дигән нәтиҗә ясадым. Башка мөстәкыйль проектларга да нигез салды, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале дөньяның 15 илендә, Россиянең 52 төбәгендә чыгыш ясады. Фестиваль кысаларында 1 мең 522 концерт узды, 212 яшь башкаручы фестиваль лауреаты булды. Без лауреатларыбызның берсе өчен дә оялмыйбыз, аларның уңышларына сөенәбез, горурланабыз. Ваһапов фестиваленә 20 ел – безнең җыр әле җырланмаган, – дип белдерде Рифат Фәттахов.

Фонд җитәкчесе сүзләренчә, Ваһапов фестиваленең юбилей концертында чыгыш ясарга татар җырының дәрәҗәсен күрсәтә алырлык һәм фонд белән хезмәттәшлек иткән артистлар чакырылган. Рифат Фәттахов соңгы елларда яңа лауреатлары үз канаты астына да алмый. 
- Фондның мөстәкыйль зур проектлары күп. Алар билгеле бик күп тырышлык сорый. Без артистларга менеджер хезмәтләрен үтибез. Артист безгә хезмәт хакы түли, бөтен җырга хокуклар да анда кала. Теләк белдерүчеләр бар, әмма мин бик сак эш итәм. Акчалы кешеләр, әмма алардан йолдыз ясармын дип вәгъдә итә алмыйм. Андый очракта эшкә алынмыйм, - дип ассызыклады Рифат Фәттахов. 

Ваһапов фестивальнең лауреаты Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев һәм иң яшь лауреатларның берсе Сәйдә Мөхәммәтҗанова фонд һәм дәүләт җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
– Ваһапов фестивале классик әсәрләребезгә яңа сулыш бирде, янәдән күтәреп җибәрде. Бу гадәти генә конкурс түгел. “Урын алдым да, оныттым”, - дип әйтә алмыйсың, чөнки без бер гаилә кебек. Фонд безне әле дә онытмый. Ваһапов фестивале ярдәме белән чит илләрдә чыгыш ясау бәхете дә насыйп булды. Рифат Әхмәтович чын әти кебек безне үз балаларын төсле җыеп тора, - дип белдерде Рөстәм Асаев. 

Быел Казанда “Шәрык Базары” фестивале дә өченче тапкыр узачак. Чарада барлыгы 30 илдән 50дән артык милләт вәкилле катнашачак. Моңа өстәп фестивальдә БРИКС илләре дә кунак булачак. Казанда “Шәрык Базары” 10 көн дәвам итәчәк! Бу елның яңалыгы – программага “Төрки һәм Шәрык мәдәниятләрнең яшь башкаручылар конкурсы”, “Азия һәм Көнчыгыш илләре белән үзара мәдәни бәйләнешләрнең актуаль сорауларына багышланган фәнни-гамәли конференция” дә өстәлү. 

“Шәрык Базары” фестиваленең кульминацион ноктасы – 30 ноябрьдә узачак гала-концерт. Җыр бәйрәменең хедлайнерлары: “Черные глаза” хитын башкаручысы Айдамир Мугу, татар кызларының күңелләрен яулап алган “Татарка” җырын җырлаучы Бахтавар, фестивальнең аерылгысыз дуслары – легендар “Ялла” төркеме һәм Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. Матбугат конференциясендә Сәйдә “Ялла” төркеменең солисты Фаррух Закиров белән дуэт җырлаячагын да әйтеп үтте.

16 октябрь “Халык җәүһәрләре” милли-мәдәни фестиваль кысаларында Гөлнәзирә Талипова концерты узачак. Сүз уңаеннан, әлеге проектка гаризалар кабул итү декабрьгә кадәр дәвам итә. 
– Яшь чагымда зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга чакырсалар да, төрле сәбәпләр аркасында булмады. “Халык җәүһәрләре” проекты кабат тамашачы белән очрашып, хыялларымны чынга ашыра алдым, – диде Гөлнәзирә Талипова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading