16+

Вакыт кына җитсен иде?!

Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, хәтта опералардан арияләрне дә яратып тыңлаганнар һәм үзләре дә башкарганнар. Моның сәбәбе - тамашачыга фәкать җиз иләк, ягъни сәнгать советлары аша узган музыкаль әсәрләрне генә җиткергәннәр. Ә бүген исә... Шуңа да элек татар халкының музыкаль зәвыгы югары булган дип әйтергә тулы...

Вакыт кына җитсен иде?!

Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, хәтта опералардан арияләрне дә яратып тыңлаганнар һәм үзләре дә башкарганнар. Моның сәбәбе - тамашачыга фәкать җиз иләк, ягъни сәнгать советлары аша узган музыкаль әсәрләрне генә җиткергәннәр. Ә бүген исә... Шуңа да элек татар халкының музыкаль зәвыгы югары булган дип әйтергә тулы...

- Ильяс, шәһәр егете булсаң да, синең һәркайда татарча сөйләшкәнеңне ишетәм.
- Мин 15 яшькә кадәр Санкт-Петербургта яшәдем. Татарстаннан читтә булсак та, без гаиләдә татар телендә генә сөйләштек. Әти-әниләрем икесе дә Башкортстаннан. Энем һәм мине алар татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтте. Санкт-Петербургта вакытта без анда яшәүче милләттәшләребез белән даими аралашып тордык. Казанга күченеп килеп, «Сәләт» лагерена йөри башлагач, милләтемне тагын да ныграк ярата башладым.
- Музыка юлына ничек кереп киттең? Нәселегездә музыкант юктыр бит?
- Алты яшемдә музыка мәктәбенә фортепиано буенча әзерлек классына бардым. Бер ел укыганнан соң, Санкт-Петербургның шәһәр үзәк балалар иҗаты сараена виолончель классына укырга кердем. Иҗат йортындагы И.Дунаевский исемендәге җыр һәм бию ансамбленең симфоник оркестрында уйный башлагач, музыканың тәмен чын-чынлап тоя башладым. Анда 6 ел укыгач, виолончель буенча тирәнрәк технологик белем алыр өчен, музыка мәктәбенә кердем һәм аны тәмамлагач, Казанга музыка училищесына укырга килдем. Биредә танылган виолончелист, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова классында укыдым. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең берьюлы 2 факультетына (виолончель һәм композиция) укырга кердем. Гомумән алганда, музыкага сәләтем әти-әниемнән килә. Профессиональ музыкант булмасалар да, алар музыканы бик яраталар. Әтием курайда уйный, әнием җырлый.
- Композиция һәм виолончель белән берьюлы шөгыльләнәм, дисең. Бу юнәлешләрнең кайсысы сиңа якынрак? Икесен бергә алып баруы авыр түгелме?
- Миңа алар икесе дә бик якын. Виолончельдә уйнау тәҗрибәсе композициягә, ә композиция серләрен белү әлеге уен коралында уйнарга зур ярдәм итә. Икесен бергә алып баруның бер генә авырлыгы бар - вакыт җитеп бетми...
- Иҗат итәр өчен, вакыт кына түгел, илhам да кирәк бит әле? Илһам чыганагын кайдан аласың?
- Илһамны миңа, гадәттә, якын кешеләрем бирә. Күңел тыныч, проблемалар белән баш катмаган вакытта гына көйләр язып була.
- Ә нинди жанрларда иҗат итәсең?
- Жанрларга килгәндә, үземне төрлесендә сынарга тырышам, әмма иң күп иҗат иткән жанрлар - камера-инструменталь, төрле ансамбльләр һәм солистлар өчен язылган әсәрләр. Оркестр өчен дә язарга яратам. Заман музыкасын да чит итмим. «Глобаль» стильдә дә бераз иҗат итәм. Әмма күңелемә иң яхшы - татар музыкасы. Шуңа үсеш һәм яңалык кертә алсам иде дип хыялланам.
- Кумирларың кемнәр?
- Әлбәттә, Мстислав Ростропович. Рөстәм Яхин һәм Алмаз Монасыйповны да яратам. Соңгысын аеруча хөрмәт итәм, чөнки ул виолончелист та, композитор һәм дирижер да.
- Хәзер безнең яшьтәшләребезнең күбесе юрист, икътисадчы һөнәренә өстенлек бирә. Ә син музыка юлын сайлагансың. Бу юлдан китүеңә үкенмисеңме?
- Бер дә үкенмим. Мин шушы музыка дөньясы белән яшим, һәм ул миңа рәхәтлек бирә. Кеше төп һөнәре итеп үзенә ошый торган өлкәне сайласа, эшнең авырлыгы сизелми, ул үзеннән-үзе эшләнә.
- Ә шулай да үзебезнең XXI гасырда яшәгәнлегебезне онытмыйк. Профессиональ музыкант булып, тормыш итәрлек акча эшләү мөмкинме соң ул?
- Әлбәттә, бүген профессиональ музыкантларга акча эшләве бик авыр. Аларның күбесе берничә җирдә эшли. Солист буларак чыгышлар да ясыйлар, укыталар да, төрле ансамбль һәм оркестрларда да уйныйлар. Кыскасы, тырышып эшләсәң, хезмәтеңне яратсаң, матди һәм рухи яктан да канәгатьлек алып яшәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading