16+

Яшьләр сынала

Яшьләр катнашында уза торган Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе конкурсы - иң кызыклы бәйгеләрнең берсе. ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган профессиональ белем бирү лицейлары һәм колледжларында барысы 51 КВН командасы бар. Министрлык алар алдына һәр уку йортында Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе булдыруны максат итеп...

Яшьләр катнашында уза торган Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе конкурсы - иң кызыклы бәйгеләрнең берсе. ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган профессиональ белем бирү лицейлары һәм колледжларында барысы 51 КВН командасы бар. Министрлык алар алдына һәр уку йортында Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе булдыруны максат итеп куйган. Укучылар осталыкларын башта үзләре белем алган колледжларда күрсәтә. Аннары Казанда аларның иң- иңнәре республикада үтәчәк бәйгегә сайлап алына. Узган атнада 123 нче лицейда оештырылган конкурста биш Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе командасы катнашты. Егетләр һәм кызларның һәркайсы җор телле, үткен сүзле. Алар үзләренең җәмгыятькә карашларын юмор аша әйтеп бирделәр. Бүгенге көнгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр дә яңгырады анда. Беренче һәм икенче урыннарны яулаган «Все свои» һәм «Сан-Франциско» командалары үз көчләрен 5 апрельдә «Ак барс» яшьләр үзәгендә узачак республика бәйгесендә дә сынаячак.
Министрлыкның тәрбия эшләре бүлеге җитәкчесе Алсинә Сәлахова яшьләргә: «Сез, җиңмәдек, дип, күңелегезне төшермәгез. Тормышта һәрвакыт үз максатыгызга ирешегез», - дип белдерде. Ул егетләр һәм кызларның, бер яктан, шаянлыкка өйрәнсәләр, икенче яктан, аларның тәртипкә өйрәнүләрен хуплады. Алсинә ханым күзәтүенчә, командаларның осталыгы елдан-ел шомара бара икән. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: профессиональ белем бирү колледжлары һәм лицейларының җыелма командасы да бар. Алар быел Сочида үткән конкурста катнашып кайтты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading