16+

Яз көнендә чәчәк аткан «Умырзая» Милли җанлы халыкны үзенә җыя

Республикабызның күп кенә иҗади коллективлары, җырчылар һәм театрларның татарлар яшәгән чит төбәкләрдә гастрольләрдә булулары гадәти хәл. Алар милләттәшләребез белән еш очрашып тора. Ә менә Россия төбәкләрендә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезнең, үзебезнең Татарстанга килеп, концерт куюлары гел була торган нәрсә дип әйтмәс идем. Алар безгә тансыклап кына киләләр шул. Узган атнада...

Республикабызның күп кенә иҗади коллективлары, җырчылар һәм театрларның татарлар яшәгән чит төбәкләрдә гастрольләрдә булулары гадәти хәл. Алар милләттәшләребез белән еш очрашып тора. Ә менә Россия төбәкләрендә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезнең, үзебезнең Татарстанга килеп, концерт куюлары гел була торган нәрсә дип әйтмәс идем. Алар безгә тансыклап кына киләләр шул. Узган атнада исә башкалабызда Омск шәһәрендә эшләп килгән «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле кунак булып китте. «Казан» милли мәдәният үзәгендә аларның концерты узды.
Кар астыннан шытып чыккан беренче яз чәчәге умырзая кебек, «Умырзая» фольклор ансамбле дә 1989 елның март аенда оешкан. Шул вакыттан бирле, әлеге коллектив Себер киңлекләрендә яшәүче милләттәшләребезгә концертлар куя. Себердә узган бер генә чара да «Умырзая» ансамбленнән башка үтми. Ансамбль Себердә генә түгел, Россиянең башка бик күп төбәк шәһәрләрендә дә чыгыш ясаган. Халкыбызга җыр-моңнарны ишеттерү белән беррәттән, коллектив себер татарларының борынгы җырларын барлау белән дә шөгыльләнә. Ул аларны түкми-чәчми халкына ирештерә.
Концертны тамаша кылырга килгән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әйткәнчә, «Умырзая» үзешчән коллектив кына түгел, ә халкыбызның милләт булып тупланып яшәвенең бер чагылышы да. Рухи байлык туплаган, яшьләрне һәм олыларны бергә җыйган коллектив ул. «Бу фидакарь кешеләр артистлар гына түгел, шушы Себер төбәгендә татарлыкны саклаучылар да. Алар татарны уяту эшендә күп көч куйдылар», - диде ул үз чыгышында. Бу сүз белән коллектив әгъзалары үзләре дә килешә. Алар концертларын нәкъ менә шундый сүзләр белән башлады:
Татар җырын саклап килә «Умырзая»,
Җыр-моң белән безнең гомер үтми зая.
Яз көнендә чәчәк аткан «Умырзая»
Милли җанлы халыкны үзенә җыя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading