16+

Язмышым юллары ураумы?

Бүген бәхетле булуны аңлыйсызмы сез? Бәлки, бәхет төшенчәсе үткән белән бәйледер дә һәм ул киләчәкнең ымсындыргыч биеклегедер?

Язмышым юллары ураумы?

Бүген бәхетле булуны аңлыйсызмы сез? Бәлки, бәхет төшенчәсе үткән белән бәйледер дә һәм ул киләчәкнең ымсындыргыч биеклегедер?

Әнә шундый сүзләрне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган «Язмышым юллары» исемендәге музыкаль-поэтик спектакльдә ишеткәч, күпләр әсәренеп калгандыр. Мин дә, ирексездән, шуңа килеп «төртелдем». Чыннан да кичәге көн бәхетлерәк иде кебек тә, офыктагы яңа таң бүгенгегә караганда алсурак күренәдер... Кайсыбыз гына менә шушы көндә, менә шушы мизгелдә җиһан ярып: «Мин бәхетле!» - дип кычкыра ала?
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗат иткән, әдипнең биографик иҗат юлына багышланган премьерада без бәхет төшенчәсенең төрле сурәтен, төрле чагылышын күрдек төсле. Әни итәгендә балачак бәхетенә кинәнү, мәхәббәт хисенә исереп, дөньяга алсу күзлекләрнең бәхетле пыяласы аша багу, ир булып өлгереп, беренче балаңны күкрәгеңә кысу ләззәте, фикер туплап, акыл утыртып, үз халкыңның игелекле улы дәрәҗәсенә ирешү, аннан аны күз карасыдай саклау. Һәм менә шушы һәр баскычта күкрәк читлегендә кош баласыдай канат ныгытучы шигъри утыңны сүндермәү, шагыйрәи халәттә яшәү.
Разил абыйның ул нисбәттән язмыш юллары бәхет белән уралып барган да. Мәскәү кадәр Мәскәүдә, бернинди уңайлыгы булмаган тормыш шартлары чабудан тартып торганда да, кая анда күңел төшенкелегенә бирелү! Әнисенә «шигырьләтә» җибәрелгән күчтәнәчләрендә дә, кызына Сөембикә исемен бирүдә дә, гомер юлдашы белән тормыш мәктәбен бер булып үтүдә дә аның ирләрчә сабырлыгы, ирләрчә аксакаллыгы, шагыйрьләрчә романтиклыгы чагылып ята. Бу нисбәттән шагыйрьнең йөзләгән мәхәббәт җырлары гына ни тора. Аларны рәхәтләнеп тыңла да тыңла гына...
К.Тинчурин театрының яшь артистлары - Артем Пискунов, Лия Вильданова, Резидә Сәлахова һәм Илфак Хафизовлар, профессиональ җырчылар булмасалар да, музыкаль бизәлеш ягыннан шактый әзерлек белән чыктылар спектакльгә. Шагыйрь Разил Вәлиевнең иҗатын ачып бирергә, аны тамашачы күңеленә бәхет тәме итеп салырга тырышты алар. Ә без - тамашачы исә кабат шагыйрь иҗатын алар белән бергәләп сүттек тә, әдип иҗатының саллы һәм бәхетле икәненә инандык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading