16+

Язылачак китап авазы

Айдар Хәлим... Татар әдәбиятының ХХ гасырның соңгы чиреге- ХХI гасыр башындагы үсеш-үзгәрешләре әлеге шәхес исеме белән тыгыз бәйле. Замандашларыбыз арасында һәрбер басылып чыккан китабы, аерым әсәрләре шулкадәр бәхәсләр уяткан тагын берәр язучы бармы икән? Юктыр, ахры. Моның сәбәбен ачык­лау өчен, әдипнең иҗат үзенчәлекләренә күз ташларга тиешбез.

Язылачак китап авазы

Айдар Хәлим... Татар әдәбиятының ХХ гасырның соңгы чиреге- ХХI гасыр башындагы үсеш-үзгәрешләре әлеге шәхес исеме белән тыгыз бәйле. Замандашларыбыз арасында һәрбер басылып чыккан китабы, аерым әсәрләре шулкадәр бәхәсләр уяткан тагын берәр язучы бармы икән? Юктыр, ахры. Моның сәбәбен ачык­лау өчен, әдипнең иҗат үзенчәлекләренә күз ташларга тиешбез.

Беренчесе - әдипнең табигый таланты белән бергә, иҗатының ихласлыгы, кемгәдер ярашырга теләмәве, һәрвакыт һәм һәр язмасында үз булып калуы, телгә талымлыгы, һәр сүзенең тәмен һәм кадерен белеп язуында. Икенчесе - бөтен иҗатының милли эчтәлек белән сугарылуы, җаны-тәне белән татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылып язган әдип иҗатына битараф калып булмый. Аяз Гыйләҗевнең шундый сүзләре бар: «Асыл әдәбият, тарихка багана булып басарлык әдәбият бары тик милли генә була ала. Ходай коллары - адәм балаларын бары тик милли мәйданда гына тулысынча аңлап вә аңлатып була». Әлеге фикер, тулысы белән, Айдар Хәлимнең әдәби мирасына туры килә. Өченчесе - аның язганнары һәрвакыт чорның, заманның иң кискен, иң җитди мәсьәләләрен үз эченә ала. Әлеге әсәрләр сине берничә көннән соң да «эзләп таба», борчый, уйландыра, үзеңә һәм эш-гамәлләреңә әйләнеп кайтырга этәрә. Дүртенчесе - әдипнең олы гуманист булып калуы. Ул кем турында, нәрсә турында гына язмасын, үзәктә Кешене ярату һәм аның асылын ачу, аңлау омтылышы тора. Шуңа да язучының геройлары төрле булып, автор аерым кешеләр язмышы аша галәм киңлекләренә үтеп керә, бөтен кешелеккә хас әхлакый һәм фәлсәфи кыйммәтләрне яктырта.

Язучы бөтен гомере буе бер китап яза, дигән гыйбарә бар. Айдар Хәлимнең 50 еллык иҗат мирасы, үзе язганча, Иман, Милләт, Шәхес төшенчәләре белән сугарылган. Шул ук вакытта һәр әсәре әлеге рухи кыйммәтләрнең асылын аңлауга, шуның аша укучы белән әңгәмә коруга юнәлгән. Әдипнең һәрбер әсәре вакыйга буларак яңгыраш алып, аларда, суның бер тамчысында диңгезнең бөтен төсмере чагылган кебек, бөтен иҗатына хас үзенчәлекләр тулы чагылыш таба. Шундыйларның берсе - соңгы елларда татар телендә иҗат ителгән иң яхшы әсәрләрдән саналган «Паравыз кычкыртты» хикәясе. Берничә битле хикәяне укып чыгу белән генә чикләнеп булмый. Кешелек җәмгыяте ХХ гасырда кичергән иң зур афәтнең чагылышы һәм ялгызлыкка, бәхетсезлеккә дучар ителгән татар хатыны язмышын үзеңнеке итеп тоемлау сине җибәрми.

Өйләнешеп бер ай да яшәмәгән ире Газинурны сугышка озатучы Тәнзиләнең эш-гамәлләрендә, аннан да бигрәк уйларында сугышның бөтен ачысы, фаҗигасе бер фокуска туплап бирелә. Әдипнең осталыгы шунда: ир һәм хатын образлары зур булмаган штрихлар белән бирелсә дә, аларның яшәү рәвеше, үзара мөнәсәбәте, характер сыйфатлары тулы итеп күз алдына бастырыла.
Автор тормышны оста күзәтүче буларак, сугышка озату күренешен бөтен детальләре белән хәтергә сала. Тәнзилә уй-хисләре белән башланган хикәяләүгә автор сөйләме килеп керә һәм яшь хатынның гаять самими, гади-гадәти, шул ук вакытта акылдан бигрәк җаны белән кабул иткән күренешләргә бәя-карашын тагы да тирәнәйтә, баета, аларны үзеңнеке буларак кабул итүгә китерә. Әле генә гаилә корып, матур, бәхетле тормышка ирешкән Тәнзилә реаль чынбарлыкны, сугыш афәтен аңлый алмый газаплана. Үксеп еласа да, яшь хатын әле һаман «хыял белән чынбарлык, әкият белән хаклык, гөман белән томан арасында» яши. Әсәрне иңләп үткән әлеге капма-каршылык лирик-эмоциональ башлангычны үстереп, яшь хатынның күңел халәтен, самими теләк-омтылышын ачып салуга китерә. Тәнзиләнең кичерешләре, вакыты белән тәртипсез хәрәкәткә килеп, аң агышы тудыра: «И-и-и, нигә болай сөйли, нигә болай җырлый бу Газинур! Әйтерсең лә мәңгегә китә!.. Җәйгән җылы урыннар сине көтәр, синнән башка аңа беркем дә үрли алмас, җаным!.. Кайт кына!.. Хәер, кайтмый кая барсын ди ул? Озак та тормас, урап та кайтыр (...) Юк, беркем беркая китми бүген. Мөмкинме?»
Үзәкләрне өзәрдәй кайгыны яшь хатынның тыелгысыз уйлары аша бирүе белән автор әлеге хәсрәтнең зурлыгын, никадәр җан газаплары алып килүен тирәнәйтә, күз алдына бастырылган әлеге күренеш тәннең бөтен күзәнәкләренә үтеп кереп, җанны әрнетә, күзгә яшь китерә. Әсәргә килеп кергән табигать күренешләре - «күктән алтын кояшның бар дөньяга алтын балавыздай нурлары эреп агу», «Мендәрле күл чишмәсенең бормалы агымы» һ.б. - туган як матурлыгының бер чагылышы буларак, сугышның, сугышка китүнең гайре табигыйлегенә ишарә итә, йөрәкләрне тагы да яралый, аерылу сагышын тагы да тирәнәйтә.

Тәнзиләнең әлегәчә саташулы халәте бары Әкчин стансасына җиткәч кенә реальлеккә кайта һәм ул «ялтыр кабыргалы гыйфрит» - паравыз белән бәйле. Ире Газинурны аннан аерып, кая­дыр еракка алып китәргә тиешле паравыз да Тәнзиләдә каршылыклы уйлар тудыра. Күңеленә килгән беренче уй үзен дә сискәндереп җибәрә: «Сугыш чыкмаган булса... Шушындый тимер юлны... шушындый паравызларны кайчан күрер идем әле, рәхмәт төшкере...» Әмма икенче мизгелдә инде аның тәне кызыша башлый, әле кайнар, әле салкын тир баса - ирен, кадерлесен алып китәләр бит! Кырыс чынбарлыкны күргән, тойган яшь хатынның «кап-кара чәчләре ак көмеш булып агара». Әлеге аерылуның мәңгегә буласын сиздергән кебек, паравыз кычкыртуы аның йөрәкләрен өзеп ала, «акылын аяк табаннарына кадәр тетрәндерә». Хәзер инде паравыз тавышы Тәнзиләгә үкенү, сагыш билгесе булып ишетелә, чөнки ул аның тормышын икегә аерып куя: үткәннең бер мизгел генә булып тоелган бәхетле минутлары һәм газиз иреннән башка, аны көтеп, сагынып үткәрәчәк бөтен гомере... Әлеге чик арасында сугышка, аны башлаучыларга ачы нәфрәт, кадерле кешене югалтуга әрнү, шул ук вакытта сабырлыгы һәм горурлыгы, тыйнаклыгы һәм тугрылыгы өчен гап-гади татар хатыннары алдында баш ию дә бар.

Әдипнең сыгылмалы, гаҗәеп бай, күп төсмерле, халыкның моң-зарын да, шатлык-юанычын да сыйдырган аһәңле теле, ул кулланган детальләр, метафора, җанландыру, символ кебек сурәт чаралары вакыйгаларга бәя бирү белән бергә, күренешләрне тулы итеп, бөтен барлыгында күз алдына бастырырга һәм геройларның матур рухи дөньясын ачуга хезмәт итә. «Кешелекнең мәңге язылып та, язылып бетә алмаячак китабы икән ул паравыз кычкыртулары»: бу - АЙДАР ХӘЛИМ!

Айдар Хәлим Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә «Өч аяклы ат», «Кыйбла», «Казыктагы тальян», «Татар вакыты» романы һәм «Кыйбла: хикәяләр, новеллалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел), «Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел) китаплары өчен тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading