16+

«Йосыф-Зөләйха» әкият дөньясына алып китә

Шушы көннәрдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Нурмөхәммәт Хисамов тарафыннан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәренә таянып язылган «Йосыф-Зөләйха» спектакле күрсәтелде.

«Йосыф-Зөләйха» әкият дөньясына алып китә

Шушы көннәрдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Нурмөхәммәт Хисамов тарафыннан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәренә таянып язылган «Йосыф-Зөләйха» спектакле күрсәтелде.

Премьера алдыннан узган матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән режиссер Рәшит Заһидуллин әйтүенчә, әлеге спектакльгә әзерлек инде күптәннән барган. Аны чыгару өчен зур чыгымнар кирәк булганлыктан, ул бераз тоткарланган. Ниһаять, Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев һәм Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән спектакль тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Үзләренең театрына грант бик аз күләмдә бирелүенә дә борчылуын җиткерде җитәкчеләр. Мәсәлән, киләсе елда Мәдинә Маликова әсәре буенча куелачак «Сөембикә» спектакле өчен 500 мең сум гына грант бирелгән. «Тарихи спектакльләр чыгару бик кыйммәткә төшә. Әгәр без бюджеттан тыш спектакль чыгарырга уйлыйбыз икән, артистлар кесәсенә керәбез», - дип белдерде Рәшит Муллагали улы.
Әлеге спектакльгә килгәндә, артистлар белән эшләү җиңел булды, дип белдерде режиссер. Биредә коллективтагы барлык ир-атлар да диярлек уйный. Кайберләре икешәр роль башкара.
Кыйсса моннан күп еллар элек язылуга карамастан, ул бүген дә актуаль. Аны күренекле галим Нурмөхәммәт Хисамов проза телендәге бик матур яңгырашлы әсәргә әйләндергән. Яшь Йосыф ролендә уйнаган театр училищесы студенты Рәмис Кәримов биредә үзенең талантын ачты дисәк, һич ялгыш булмас. Булачак актерның сәхнәгә тәүге тапкыр аяк басуы булуга карамастан, зур тырышлык куйган. Спектакльдә Якубны башкарган Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның уйнавы тетрәндерерлек. Баласын җуйган атаның өзгәләнүләрен, җан газабын тиешенчә күрсәтеп бирә алды ул. Йосыф белән Зөләйханы яшь артистлар Илфак Хафизов һәм Лия Вилданова гәүдәләндерде. Үзенә таш белән аткан абыйларына аш белән атуы Йосыфның игелекле җан булуын күрсәтә. Ул нинди генә биеклеккә күтәрелсә дә, чын кеше булып кала. Бүгенге кешелек сыйфатлары югала барган чорда әлеге персонаж күпләр өчен гыйбрәт алырлык. Аларның уены яшьләргә мәхәббәтнең сихри көчен аңларга ярдәм итми калмас. Спектакльне караганда үзеңне могҗизалы әкият дөньясында итеп хис итәсең. Аның музыкасын композитор Резеда Ахиярова аеруча җитди итеп иҗат иткән. Спектакль тәрбияви яктан әһәмияткә ия булуы белән дә отышлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading