16+

Затлылык тамырлары

Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, дустың кем дип сора, диләр. Шуның кебек, әби-бабасына, әти-әнисенә карап та кемнең кем икәнен бик ачык төсмерләргә була. Күренекле музыка белгече һәм оста аккордеончы Марс Нәҗип улы Кәшиповны шәхес, мөгаллим буларак ничә дистә еллар белсәм дә, аның белән очрашкан саен, бу гаҗәеп талантлы һәм тыйнак...

Затлылык тамырлары

Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, дустың кем дип сора, диләр. Шуның кебек, әби-бабасына, әти-әнисенә карап та кемнең кем икәнен бик ачык төсмерләргә була. Күренекле музыка белгече һәм оста аккордеончы Марс Нәҗип улы Кәшиповны шәхес, мөгаллим буларак ничә дистә еллар белсәм дә, аның белән очрашкан саен, бу гаҗәеп талантлы һәм тыйнак...

Аның бабасы - әтисенең әтисе Сабада бик абруйлы мулла булган. Кәшиф мулла дип олылап йөрткәннәр аны. Тирә-якта аңа итагатьлек кылучылар күп булган. 1917 елдагы түнтәрелештән соң динне мыскыл итү, җәмгыятьтәге әхлакый нигезләрне какшату башлангач, ул мондый хәлләргә карата битараф кала алмаган, тиешле сүзен әйтүдән тыелмаган. Чөнки ышанган - ул үзенең эшчәнлеге, сүзе, гамәле белән кешеләргә игелек алып килә. Яхшы гамәлләр өчен үзенә начарлык кылырга базмаслар дип уйлый. Әмма ул ялгыша, яңа хакимияттәгеләрнең кем икәнен чамалап бетерми. Аны тәкъва дин әһеле дип тормыйлар, типкәли-типкәли, Мамадыш өяз төрмәсенә илтеп ябалар. Шактый еллар үткәч кенә аның 1921 елда Себер якларында атып үтерелүе турындагы хәбәр килеп ирешә. Ул имам булган мәчетнең манарасы киселә, бинада клуб ясыйлар.
Әмма моның белән генә дә чикләнмиләр. Ун елдан соң чират улына - 1900 елда туган Нәҗипкә килеп җитә. 1931 елның бер төнендә аның тәрәзәсен шакыйлар. Ят кеше түгел, бергә уйнап үскән, кызлар артыннан икәүләп йөргән иптәш егете икән. Алар дус кызларны яр иткәннәр, гаилә корып җибәргәннәр. Шуңа күрә, таныш тавышны ишеткәч, Нәҗип, шикләнмичә, ишек ача. Әмма төн уртасында килгән кеше гадәттә юньле хәбәр китерми. Дусты милициядә эшләүчеләр киеменнән, билендә алтатар. «Сине кулга алырга киләчәкләр. Ишетеп калдылар, - ди ул. - Хатының, балаларыңны алып, сиңа моннан табан ялтыратырга кирәк. Бүген үк, хәзер үк. Мулла-мәзин нәселләрен барысын да җыялар. Син исемлекнең иң башында».
Балалары Мансура белән Чулпанны уятып, Нәҗип белән хатыны Разияга күтәрердәй иң кирәкле нәрсәләрне алып чыгып китүдән башка чара калмый. Сыерны да ияртәләр. Дусты - ЧК кешесе дә бер төенчекне күтәрә. Ул аларны Кукмара үренә кадәр озата да бара.
Гаилә, йөк күтәреп, Кукмарага таба китеп бара - бернинди таныш-белешләре булмаган ят җиргә. Бистә кырыендагы йорттагы бер мәрхәмәтле кеше, балаларны кызганып, аларны йортына кертә.
Кукмарада элек-электән итек баса торган фабрика бар. Нәҗип, эш эзләп, шунда китә. Ярым хәрби киемдәге директор керүчегә күтәрелеп тә карамыйча гына:.
- Эш юк, - ди. Шулай да Нәҗип чыгып китәр алдыннан директор: - Ә син нәрсә эшли беләсең соң? - дип сорый.
Нәҗип шаярткан сыман җиңел генә әйтеп куя:
- Күктәге йолдызларны саный беләм...
Аны хисапчы итеп алалар. Тора-бара гармуны белән үзешчәннәр концертларында катнаша башлый, спектакльләрдә уйный, Кукмараның танылган кешесе булып китә. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, 1960 елда мин Кукмара район мәдәният йортында театр коллективы җитәкчесе булып эшли башладым. Нәҗип абый шунда иң күренекле артистыбыз иде. Көр тавыш, мәһабәт гәүдә, ачык дикция, бай иҗат фантазиясе. Бервакыт Кукмарага Казаннан атаклы режиссер, заманында Г.Камал театрында эшләгән, татар театр техникумы директоры булган Сәет Булатов килеп чыкты. Репетициядә катнашты, киңәшләре белән булышты. Шунда әйтеп куйды:
- Татар телен бу дәрәҗәдә камил белүчеләр, матур итеп сөйләшүчеләр аз. Нәҗип кордашның сөйләме Академия театрын да бизәр иде.
Марс Нәҗип улы - менә шушындый талант иясенең улы. Кукмараның икенче мәктәбендә укыганда, аның үзенең дә сәләте ике яклап ачыла: рәсем ясау һәм музыка. Җиде сыйныфны тәмамлаган үсмернең Казан сәнгать училищесына барып керүе очраклы булмый. Яшүсмер, рәссам булып, дөньяга үзеннән матурлык өстәргә омтыла. Әмма әтисеннән гармун уйнарга өйрәнгән, мәктәптә үк дөнья классиклары әсәрләреннән ләззәт алуның тәмен татыган Марс бер үк вакыта музыка белән дә мавыга. Армиядә хезмәт иткән елларда бу омтылышы тагын да үсә. Солдат каешын салгач, Кукмара татар урта мәктәбендә рәсем, сызым һәм җыр укытучысы булып эшләгән бер елда шуны аңлый - ул музыкасыз яши алмаячак. Талантлы егетне Казан музыка училищесына бик теләп кабул итәләр. Монда инде ул чыннан да үз дөньясын табуына ышана, бөтен барлыгын музыкага багышлый. Әле яңа гына шәфкать туташы дипломы алган Әлфия исемле чибәр кызга өйләнеп, гаилә дә корып җибәрә. Училище директоры, күренекле дирижер һәм музыкант Ильяс Әүхәдиев аңа, Сабага барып, балалар музыка мәктәбе оештырып эшли башларга тәкъдим итә. Бу исә Марсның үз күңеленә дә хуш килә. Ни өчен дигәндә, әтисе еш кына Сабаны сагынып сөйли, аның кешеләрен яратып искә ала. Кан тарту дигән нәрсәнең көчен ул шунда тагын да ачык аңлый. Яңа гына өйләнешкән пар Сабага килеп төшә. Марс Нәҗип улы балалар музыка мәктәбенә биш ел җитәкчелек итә.
М.Кәшипов бер үк вакытта Казан консерваториясенә читтән торып укырга керә, аны көндезге бүлеккә күчеп тәмамлый. Ниһаять, югары белемле Марс Нәҗип улын Казан педагогия институтының музыка факультетына укытучы итеп чакыралар. Ул биредә дирижерлык белгечлеге буенча укыта башлый, яшьләрне хор белән җырлау серләренә өйрәтә.
Хор дигәннән, Марс Кәшипов үз факультетында эшләү белән генә чикләнмәде, җәмәгатьчелек тәртибендә тарих-филология факультетында да студентларның татар хорын оештырды. Ул безнең югары уку йортында 31 ел эшләде. Аңа 1988 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ә 1995 елда доцент дигән гыйльми исем бирелде.
Марс Кәшиповның татар профессиональ музыка өлкәсенә керткән өлеше дә зур. Ул татар халык көйләрен, композиторларыбыз әсәрләрен эшкәртүнең зур остасы буларак танылу алды. Аларны күренекле җырчыларыбыз башкарып, халыкның мәхәббәтен казандылар. М.Кәшипов «Яраткан җырлар», «Җырлыйк та, биик тә», «Туган як кичләре», «Җидегән чишмә», «Хан кызы», «Их, күңел ачабыз», «Синең исемең җырда» дигән җыр китаплары чыгарды, алар һәрвакыт җыр сөючеләр кулында.
Ул - композитор да. Балалар өчен язган җырлары концерт залларында, радио-телевидение тапшыруларында еш яңгырый. Әле узган елда гына аның шагыйрь Нәкыйп Каштанов шигырьләренә язылган утыз җырын туплаган «Сөю елгасы» дигән җыентыгы музыка сөючеләр кулына килеп керде.
Марс Нәҗип улы Кәшипов үзенең 75 яшен әнә шундый күңелле һәм зур эшләренә йомгак ясап каршылады. Мондый тынгысыз иҗади шәхес башкача яши алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading