16+

Акчаны студентлар санына карап бүләчәкләр

Россия вузлары җан башына карап финанслана башлый. Икенче төрле әйткәндә, югары уку йортларына акча алар кабул иткән студентларга «ияреп» киләчәк.

Акчаны студентлар санына карап бүләчәкләр

Россия вузлары җан башына карап финанслана башлый. Икенче төрле әйткәндә, югары уку йортларына акча алар кабул иткән студентларга «ияреп» киләчәк.

2012 елга кадәр вузлар смета буенча финанслана, ягъни бюджет акчасын күрсәткән хезмәтләре өчен түгел, ә гомумән, уку йортын тоткан өчен ала иде. Хәзер Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр белгечлек һәм юнәлеш өчен бердәм нормативлар булдырырга тәкъдим итә. Мәсәлән, тарихчы һәм филологлар (бакалавр) өчен елга - 63 мең, медицина кибернетикасы һәм компьютер куркынычсызлыгы кебек юнәлешләргә - 112 мең, ә «дирижерлык», «сынлы сәнгать» һәм «әдәби иҗат»ка 118 мең сум бүленгән. Һәрберсенең суммасы шул белгечлек-юнәлешкә кабул ителгән студентлар санына тапкырлана да вузларга бирелә торган субсидиянең ахыргы күләме килеп чыга. Теге яки бу сумманы билгеләгәндә бөтен нечкәлекләр дә исәпкә алынган. Мәсәлән, техник белгечләрне әзерләгәндә лабораторияләр, кыйммәтле җиһазлар һәм материаллар кирәк булуы аңлашыла.
Җан башына акча алуга күчү эзлекле рәвештә барачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортлары өчен кагыйдәләр 2012 елда укырга кабул ителгән студентлар санына карап гамәлгә кертелсә, федераль вузлар яңача финанслануга 2015 елда күчеп бетәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading