Бер байның ике приказчигы булган. Көннәрдән бер көнне шуларның берсе байның икенче приказчикка ни өчен күбрәк хезмәт хакы түләве белән кызыксынган. «Хәзер аңларсың, - дигән бай, - күрәсеңме, еракта кәрван килә, тиз генә ни белән сату итүләрен белеп кил әле». Теләмичә генә әйләнеп килгән приказчик: «Алар - чүлмәк сатучылар», -...
«Бәясен белеп кил!» - дип боерган бай. Приказчик, икенче тапкыр барып, бер чүлмәкнең бәясе егерме тиен икәнен белеп килгән. «Чүлмәкләрен безгә сатмаслармы икән, шуны да сорап кил инде», - дигән бай. Приказчик өченче тапкыр киткән, әмма сатучылар белән күрешә алмаган.
Озакламый икенче кәрван күренгән. Бу юлы бай икенче приказчигын җибәргән. Тиз арада әйләнеп килгән приказчик байга мондый мәгълүмат җиткергән: «Хуҗам, алар - чүлмәк сатучылар, бер чүлмәкнең бәясе - егерме тиен, мин алар белән сатулаштым да алар безгә чүлмәкне унбиш тиеннән сатарга булдылар. Әйтсәм әйтим инде, шунда ук мин бер кеше белән таныштым, ул бездән чүлмәкләрне унсигез тиеннән алырга риза булды!»
Бай, беренче приказчигына карап, көлемсерәп: «Минем сиңа хезмәт хакын ни өчен азрак түләгәнемне аңладыңмы инде?» - дигән.
Бу риваятьне язуым юкка гына түгел. Педуниверситет (хәзер КФУ составына кергән элеккеге ТДГПУ) күләмендә үткәрелгән бер зур чарага әзерләнеп йөргәндә, Флера Әкрам кызы Ганиева, шушы хикәятне искә алып: «Бездәге һәр хезмәткәр икенче приказчик кебек алга карап фикер йөртергә өйрәнгән», - дип әйткән иде. Шул дәрәҗәгә ирешүебездә «Җамалетдинов мәктәбе»нең роле зур булу - бәхәссез.
Филология фәннәре докторы профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов (хәзер университетның Филология һәм сәнгать институты директоры) һәм башка дәрәҗәле ректорлар җитәкчелек иткән данлыклы педагогик уку йортының Казан федераль университетына кушылганына да ике ел вакыт үтеп киткән икән инде. Кайчандыр бер коллективта аңлашып эшләгән җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр хәзерге көндә федераль университетның төрле институтларында, башка уку йортларында тырышып эшлиләр, югары дәрәҗәләргә ирешәләр. Җитәкчеләр элеккеге педагогика уку йорты хезмәткәрләре турында бары уңай фикердә генә. Кайберләре, соклануын яшермичә: «Җамалетдинов мәктәбе»н үткән шул алар», - дип тә әйтеп куя.
Әйе, педуниверситетта эшләгән чорда без «Җамалетдинов мәктәбе»н үттек. Бу мәктәп вакытны дөрес бүлергә, эшне планлаштырырга һәм билгеләнгән вакытында эшләргә, иң мөһиме - тиешле дәрәҗәдә башкарырга өйрәтте. Үз вазифаларыңны төгәл башкарудан тыш, күпкырлы шәхес булып формалашырга да ярдәм итте ул.
Рәдиф Рифкать улы аңлашып эшләүче профессионаллар командасын булдырды. Таләпчән, кырыс җитәкче булу белән бергә кешелекле, игътибарлы җитәкче дә була белде. Эшен планлаштыра белмәгән, хезмәткәрләре эшкә соңга калып килгән, килгәч тә, телефоннан дуслары белән яртышар сәгать ләчтит саткан, эш вакытында шәхси эшләре белән шөгыльләнгән җитәкчеләрне, бер айга гына булса да, менә шул «Җамалетдинов мәктәбе»нә җибәрер идем мин...
Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, хөрмәтле Рәдиф Рифкать улы! Форсаттан файдаланып, Сезгә кадәр бу уку йортының ректоры булган Җәмил Газиз улы Нигъмәтовка, уку-укыту эшләре буенча проректор Алмаз Мирзанур улы Галимовка һәм әлеге данлыклы уку йортының башка җитәкчеләренә дә зур рәхмәтемне белдерәм. Алар да чын җитәкчеләргә генә хас булган иң асыл сыйфатларга ия шәхесләр!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар