16+

«Ана телендә укырга теләк белдергән гаиләләрне кочып үбәсе килгән чаклар күп булды»

Шактый каршылыкларны җиңеп, зур көрәш нәтиҗәсендә, 39 бала белән ачылган 20нче татар гимназиясендә бүген 600дән артык укучы белем ала. Абдулла Алиш исемен йөртүче әлеге гимназия Казанда гына түгел, республика күләмендә дә билгеле, актив укучылары төрле бәйгеләрдә алдынгылыкны бирми. Узган шимбәдә гимназия үзенең 15 еллык туган көнен билгеләп узды. -Бу мәктәпне...

«Ана телендә укырга теләк белдергән гаиләләрне кочып үбәсе килгән чаклар күп булды»

Шактый каршылыкларны җиңеп, зур көрәш нәтиҗәсендә, 39 бала белән ачылган 20нче татар гимназиясендә бүген 600дән артык укучы белем ала. Абдулла Алиш исемен йөртүче әлеге гимназия Казанда гына түгел, республика күләмендә дә билгеле, актив укучылары төрле бәйгеләрдә алдынгылыкны бирми. Узган шимбәдә гимназия үзенең 15 еллык туган көнен билгеләп узды. -Бу мәктәпне...



Шактый каршылыкларны җиңеп, зур көрәш нәтиҗәсендә, 39 бала белән ачылган 20нче татар гимназиясендә бүген 600дән артык укучы белем ала. Абдулла Алиш исемен йөртүче әлеге гимназия Казанда гына түгел, республика күләмендә дә билгеле, актив укучылары төрле бәйгеләрдә алдынгылыкны бирми. Узган шимбәдә гимназия үзенең 15 еллык туган көнен билгеләп узды.

-Бу мәктәпне халык үзе булдыр­ды, - диде галим, физика-математика фәннәре кандидаты, гимназиягә нигез салучыларның берсе Марат Лотфуллин.
Бер төркем укытучылар, гимназиянең беренче директоры Фирдәвес Вафина, 2007-11 елларда гимназияне җитәкләгән галимә Зәлфирә Җамалетдинова, Совет районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Вафина, китапханәче Рима Садыйкова, пешекче Зөмәрә апага кадәр яхшы хәтерли ул елларны. Татар гимназиясен ачу өчен бар көчен куйган, 11 ел җитәкчелеккә хатлар юллаган милли җанлы Гөлфәния апа Җәләлова турында аерым әйтәсе килә. Ул укучыларыбызга «Шәһри Казан» газетасында басылган язмалары аша да таныш.

- Совет районында урнашкан мәктәпләрнең барысы да рус теллеләр һәм барысында да татар сыйныфлары бар иде. Ул сыйныфларны бер мәктәпкә тупларга кирәклеген исбатлап, миңа күп мәртәбәләр шәһәр советы утырышларында чыгыш ясарга туры килде. Ниһаять, 2001 елның сентябрендә 20нче гимназия эшли башлады, карар буенча, ул 110нчы мәктәп бинасында урнашырга тиеш иде, әмма 110нчы мәктәп укытучылары һәм ата-аналары каршы төшеп, Мәскәүгә хат юллаганнар булып чыкты. Нәтиҗәдә мәктәп 192нче балалар бакчасы бинасында ачылды, тугыз ел шунда «яшәде». Бары Татарстан Президенты исеменә ачык хат язганнан соң гына, хәл уңай якка үзгәрде. 2010 елда балалар иҗат академиясе бинасын гимназиягә бирделәр, - дип искә ала Гөлфәния апа.
Нинди генә авыр еллар булмасын, ул чакларны сагынып, елмаеп искә төшерә гимназиягә нигез салучылар.

- 2001 еллар. Кара халатлар, галошлар киеп төзедек, буядык, юдык... Урам буйлап балалар да эзләдек. Бинаның беренче катында бер өстәл бар иде, ул директор бүлмәсе дә, сәркатибнең эш урыны да булды. Ашханәгә 20нче гимназиягә бөтен кеше ашап бетергәч кенә керергә рөхсәт иде. Әмма күңелебезне төшермәдек, гаилә бәйрәмнәре, «Каз өмәләре» оештыра идек. Әти-әниләрнең каз бәлеш­ләре пешереп килгәннәре әле дә истә. Шөкер, тырышлыгыбыз юкка китмәгән. Нәтиҗә сөендерә, бүген гимназия гөрләп эшләп килә, - ди Фирдәвес Вафина.

Гимназия максатына туры калган. Бүген дә милли җанлы, татарлыгы белән горурланучы балалар тәрбияли. Биредә «Абдулла Алиш варислары» музее эшләп килә, шушы көннәрдә генә «Милли мирас» музее ачылды. Гимназия коллективы язучы Абдулла Алишның туганнары белән дә тыгыз элемтәдә. Язучының туган авылы Спас районы, Көек авылына да еш баралар. Совет районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Венера Нуриева гимназия­гә, алга таба да олы үрләр яулавын теләп, рәхмәт хаты тапшырды. Юбилей чарасы кунак­ларның чыгышы, җыр-бию белән үрелеп барды.

Бәйрәмгә узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары да килгән иде. «Гимназия өчен көрәш барган елларда татар мәктәбендә баласын укытырга теләгән ата-­аналардан сораштырулар уздыр­дык. Үзләрен татар дип әйткән, ана телендә укырга теләк белдергән гаиләләрне кочып үбәсе килгән чак­лар да булды», -дип искә ала Энҗе Вахитова. Шөкер, хәзерге вакытта гимназия­дә укучыларга кытлык юк.
- Шулай да бүген дә үз милләтен саклап калу өчен көрәшергә мәҗбүр татар халкы, - дип саный Марат Лотфуллин. - Гимназияне ачтыру өчен, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, милли җанлы кешеләр, ата-аналар күп көч куйды. Моның кадерен белергә, милләтне саклау юлында башланган эшне дәвам итәргә кирәк.
Бүген гимназия ышанычлы кулларда. 2011 елдан бирле директор вазифасын башкаручы Рәхимә Арслановага коллектив бик рәхмәтле. Гимназиядә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: заманча спорт мәйданчыгы, якты сыйныфлар, дәрестән соң шөгыльләнергә төрле түгәрәкләр дисеңме... Гимназия бусагасына киләчәктә дә тузан кунмасын, битараф булмаган милли җанлы укучылар саны кимемәсен иде. Директор - Каюм Насыйри премия­се лауреаты, үзе дә милли җанлы Рәхимә Арсланова әйткәндәй: «Бер-бер артлы чабып еллар узар, алышыныр чорлар, буыннар, гимназиябез һәр ел балаларны: «Хуш киләсез!» - диеп каршылар».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading