16+

Аның урыны лицейда түгел!

КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей һәм аның директоры П.А.Шмаков тирәсендә менә инде берничә ай ыгы-зыгының тынганы юк. Мин моңарчы бу мәсьәләгә катнашмый килдем, тик Шмаков әфәнденең кулы милли матбугатка да кагылгач, дәшми кала алмыйм. «Шәһри Казан»ның 9 апрель санында басылган «Кемнең урыны лицейда?» дигән язма кулыма каләм алырга этәрде.

Аның урыны лицейда түгел!

КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей һәм аның директоры П.А.Шмаков тирәсендә менә инде берничә ай ыгы-зыгының тынганы юк. Мин моңарчы бу мәсьәләгә катнашмый килдем, тик Шмаков әфәнденең кулы милли матбугатка да кагылгач, дәшми кала алмыйм. «Шәһри Казан»ның 9 апрель санында басылган «Кемнең урыны лицейда?» дигән язма кулыма каләм алырга этәрде.

Бер ел элек мин, бишенче сыйныфта укучы бала анасы, Павел Анатольевичка ышанып, улымны әлеге кеше җитәкчелек иткән лицейга күчердем. Тик хәзер, әлеге гамәлем дөрес булмаган икән, дигән фикер көннән-көн ныгый бара.
2012 елның маенда шә­һәр математика түгәрәгендә (җитәкчесе А.С.Русаков) тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарын лицейга чакырып, П.А.Шмаковның олимпиадаларда җиңгән балаларны тәҗрибә рәвешендә математик юнәлештәге сыйныфка туплаячагын хәбәр иттеләр. Моңарчы лицейга 7 нче сыйныфка гына кабул итсәләр, безнең балалар 6 нчы сыйныфны да биредә уку мөм­кинлегенә ия булды. Әлеге хәбәрне барыбыз да шатланып кабул иттек, сәләтле балаларны бергә туплау аларга файдага гына булачагына өметләндек.
Һөнәрем буенча педагог буларак, шушы беренче очрашуда ук Шмаков әфәндегә сораулар яудырдым: балалар нинди программа буенча укыячак? Уку ахырында нәр­сәгә ирешәчәкләр? Лицейның лицензиясе бармы? Директор, ягымлы елмаеп, барыбызны да тынычландырырга ашыкты. Лицензиянең әзер­ләнү стадиясендә булуын, мэр белән Президентның да бу эшкә теләктәшлек күрсә­түләрен әйтте. Шуңа күрә моңа артык борчылма­дык. Августта имтиханнар тапшырып, лицейга беренче адымнарыбызны ясадык. Павел Анатольевич белем бирү йортын гамәлгә куючы Казан шәһәре мәгариф ида­рәсенең рөхсәт кәгазен күр­сәткәч, бул­ган шикләребез дә таралды.
П.А.Шмаков сүзендә торды: 6 нчы сыйныфта профильле укытуга әзерлекне тәэмин итте, факультатив яки түгәрәк буларак, эвристика, информатика, физика кебек фәннәр укытыла башлады, балалар дәрестә төрле дә­рәҗәдәге олимпиада биремнәрен чиште.
Тик бераздан күзебез ачыла башлады. Лицейда барысы да ал да гөл түгел икән ләбаса! Шмаков әфәнде белдергәнчә, «финнар үрнәгендә оештырылган белем бирү йорты»нда тулы ирек хөкем сөрә. Ул ирек билгеле бер чикләрдә булса, бер хәл. Юк бит, бернинди кыса-чикләр дә калмады. Укучы - укытучыны, укытучы укучыны санга сукмый башлады. Дә­рескә йөрү-йөрмәү - һәр­кем­нең үз ирегендә. Бер уңайдан директорның үзенең дә лицейда сирәк күренүен, килсә дә, эш көне ахырына якынлашканда гына килүен әйтеп китәргә кирәк. Расписание 6 нчы сыйныф укучысының сәламәтлеген исәпкә алып түгел, «укытучыга шулай җайлы» принцибы буенча төзелә.
Бергәләшеп баланы яңа уңышларга әзерлисе урында, директор белән шәһәр математика түгәрәге җитәкчесе Русаков ачыктан-ачык кө­рәшә-ярыша башладылар. Аларның дошманлашуының төп зыянын балалар күрде. Әлеге түгәрәккә яисә лицейның үзендә эшләүче информатика түгәрәгенә йөрүче «сатлыкҗан» балаларга карата укытучыларның тискәре мөнәсәбәте артты.
Олимпиада нәтиҗәләре артыннан куу бер нәрсә, ә менә 12 яшьлек баланың сә­ламәтлеге турында кем уйланырга тиеш? Өченче чиреккә чыккач, балалар еш авырый, мәгълүматны кабул итә алмый башлады. Лицейдагы хик­мәтләрне монда гына санап бетерерлек тү­гел... Ә иң мө­һиме - лицейның 6 нчы сыйныфы һаман да лицензиясез булуы. Без хәзер башка мәк­тәптә имтихан биреп, баланың чыннан да 6 нчы сыйныфны тәмамлавын расларга тиешбез, югыйсә лицейда бирелгән белем га­мәлдә булып саналмаячак.
Хәзер П.А.Шмаковка «СолНЦе» дип аталган олимпиадага әзерләү үзәген җи­тәк­челек итүне тапшырырга телиләр. Балаларда «олимпиада өчен «ит» кенә күргән кешегә газизләрен ышанып тапшыручылар тагын булачак, димәк.
Бәлки, яңа директор данлыклы лицейны дөрес юлга чыгара, андагы башбаштаклыкка нокта куя алыр? Тик мин улымны П.А.Шмаков җитәкчелек иткән уку йортында калдырмаячакмын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading