16+

Ата-аналар риза түгел

Федераль закон буенча, 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләүләр артып, якынча дүрт мең сумны тәшкил итәргә тиеш. Тик Татарстан җитәкчелеге бу саннардан коты очкан халыкның хәленә керергә булган һәм өстәмә компенсацияләр билгеләгән. Шулай итеп, бездә бер балага түләү күп дигәндә 2800 сум булачак. Һәрхәлдә, Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай...

Ата-аналар риза түгел

Федераль закон буенча, 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләүләр артып, якынча дүрт мең сумны тәшкил итәргә тиеш. Тик Татарстан җитәкчелеге бу саннардан коты очкан халыкның хәленә керергә булган һәм өстәмә компенсацияләр билгеләгән. Шулай итеп, бездә бер балага түләү күп дигәндә 2800 сум булачак. Һәрхәлдә, Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай...

«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе үткәргән түгәрәк өстәлдә дә шул турыда сөйләштеләр.
Яңа елдан соң кертеләчәк үзгәрешләр белән таныша башласаң, тиз генә ерып чыгармын димә. Халык арасында: «Түләү ике тапкырга арта икән», - дигән сүзләр таралды. Чаллыда митинг үтте, менә хәзер Казан халкы да митингка чыгарга әзерләнә.
Бәя, дөрестән дә, сизелерлек арта. 8469 нчы карар нигезендә, үзгәрешләр 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Димәк, бу - инде хәл ителгән мәсьәлә.
Түләү өч өлешкә бүленәчәк. Белем бирү барышы, ягъни дәресләр уздыру, уйнату, уенчыклар алу һ.б. өчен дәүләт түли. Милек өчен түләү муниципаль органнар кулына тапшырыла. Монысына ут, су, җылылык, канализация һ.б. керә. Ата-аналар балаларына күз-колак булган өчен түли. Аңа ашату, көндәлек хезмәт күрсәтү, медикаментлар, тәрбияче ярдәмчесенә һәм техник хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү һ.б. карый.
Федераль дәрәҗәдә 20, 50 һәм 70 процент күләмендә компенсация түләү каралган. Моны болай аңларга кирәк: бер бала балалар бакчасына йөрсә, дәүләт аның өчен түләнгән акчаның 20 процентын кире кайтара. Ике бала булса - 50, өч һәм аннан да күбрәк бала өчен 70 процент компенсация билгеләнгән. Моңа өстәп, Татарстан өстәмә социаль яклау чаралары да тәкъдим итә.
Гаиләнең кереме турында белешмәләрне ярты елга бер тапкыр җыеп бирергә туры киләчәк. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы документларны кабул итә башларга әзер инде. Тагын бер үзгәреш турында әйтми калу мөмкин түгел. Министрлыкның социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге җитәкчесе Елена Зенинаның белдерүенчә, моңарчы 20, 50 һәм 70 процент күләмендәге компенсация фактик бәядән (түләнгән барлык сумма) кайтарылса, хәзер барысы да уртача түләү бәясеннән исәпләнеләчәк. Анысы 1246 сумны тәшкил итә. «Моны без уйлап чыгармадык, федераль законда шулай язылган», - дип ачыклык кертте мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.
Түгәрәк өстәлдә кертеләчәк үзгәрешләр белән риза булмаган аналар да катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading