16+

Балалар китап дөньясына сәяхәт итте

Китап буыннан буынга кешенең юлдашы булган. Акыл ияләре дә «Китап - белем чишмәсе» дип юкка гына әйтмәгәндер. Әдәбият елы кысаларында Татарстан китап нәшрияты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, «Татмедиа» агентлыгы «Китап дөньясына сәяхәт» дигән бәйге оештырган иде. Ул шәһәр мәктәпләре арасында узды. Әлеге конкурска балалардан 150дән артык эш кабул ителгән. 27...

Китап буыннан буынга кешенең юлдашы булган. Акыл ияләре дә «Китап - белем чишмәсе» дип юкка гына әйтмәгәндер.
Әдәбият елы кысаларында Татарстан китап нәшрияты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, «Татмедиа» агентлыгы «Китап дөньясына сәяхәт» дигән бәйге оештырган иде. Ул шәһәр мәктәпләре арасында узды. Әлеге конкурска балалардан 150дән артык эш кабул ителгән. 27 нче гимназиядә иң яхшы дип табылган эшләрнең авторлары бүләкләнде. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин катнашучыларга рәхмәтен җиткереп, аларны киләчәктә дә шулай актив булырга өндәде.
Икенче турга 97 эш узган. Җиңүчеләрне исә дүрт номинациядә билгеләделәр.
Катнашучылар һәрберсе ныклап әзерләнгән, эзләнгән. «Рәсем һәм декоратив гамәли сәнгатъ» номинациясендә беренче урыннарга Алинә Садретдинова һәм Гомәр Абзалетдинов ия булды. «Балалар китабын үзебез язабыз» дигән төрдә балалар төрле иллюстрация­ләр белән китапчыклар әзерләгән иде. Салават Әбделманов әзерләгән китап арада иң яхшыларның берсе дип табылган. «Китап һәм минем гаиләм»номинациясендә Энҗе Хәерова беренче урынны яулады. Укучылар җыр-биюгә дә осталыкларын күрсәттеләр.
- Мондый чара әле беренче мәртәбә генә уза. Аның китапка мәхәббәт тәрбияләүдә роле аеруча зур. Мондый бәйгене республика күләмендә оештыру да зыян итмәс иде, - дип фикерен җиткерде Казан Мәгариф идарәсенең методик мәгълүмат бүлеге мөдире Раиф Зиннәтуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading