16+

Балаларның җәйге ялына кризис комачауламый

Мәктәп балалары якынлашып килүче язгы каникулларны зарыгып көтсә, сәламәтләндерү лагерьлары инде аларның җәйге ялын кайгырта. «Пламя» лагеренда, республикада профильле лагерьлар кысаларында, балаларны сәламәтләндерү һәм ялын оештыру буенча пленар утырыш булды. Инде ике ел рәттән җәйге лагерь проектлары конкурс аша уза.

Балаларның җәйге ялына кризис комачауламый

Мәктәп балалары якынлашып килүче язгы каникулларны зарыгып көтсә, сәламәтләндерү лагерьлары инде аларның җәйге ялын кайгырта. «Пламя» лагеренда, республикада профильле лагерьлар кысаларында, балаларны сәламәтләндерү һәм ялын оештыру буенча пленар утырыш булды. Инде ике ел рәттән җәйге лагерь проектлары конкурс аша уза.

- Бүгенге вазгыятьтә без федераль һәм республика ярдәмен көтеп утыра алмыйбыз. Бюджет акчалары хәзер бары тик конкурс кысаларында гына бүленеп бирелә, - диде Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова.

- Программаларның күбрәк спортка, гаиләләре авыр хәлләрдә калганнарга, мөмкинлекләре чиклеләргә, девиант балаларга юнәлгән булсын иде.
Быел конкурста катнашу өчен 128 оешмадан 321 гариза килгән. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима фикеренчә, хәзер лагерьлар, ял итү функциясеннән тыш, балаларга җәйге каникулларда өстәмә белем бирү вазифасын да башкарырга тиеш.

- Бүген биредә катнашучы кайбер лагерьлар инде Татарстан брендына әйләнде. Аларда ял итеп кайтуга, шунда ук икенче сменага язылалар. Бу, беренче чиратта, сезнең ялны оештыра белүдән, профессиональлектән тора, - дип тә өстәде.
Катнашучыларны сә­ламләргә килгән Икътисад, идарә итү һәм хокук институты ректоры киңәшчесе Георгий Гатауллин теләсә нинди шартларда да республиканың балалар ялына булган карашының үзгәрми калуын ассызыклады.

- Россиянең башка тө­бәкләрендә яшьләр сәя­сәте җимерелгәндә, балалар лагерьлары төнге клуб­ларга әйләнгәндә, без Татарстанда боларның барысын да сак­лап калдык. Ун ел элек Аккош күле территориясендә булган лагерьларга сыкранмыйча карап та булмый иде, хәзер алар күзгә күренеп үзгәрде. Балалар ялын оештыруга беркайчан да федераль бюджеттан акча сорамадык, безне һәрвакыт үз көнебезне үзебез күрергә сәләтле дип кабул иттеләр. Хәзер дә мөстәкыйльлекне сакларга тырышачакбыз, - дип белдерде ул.

Пленар утырышта кат­нашучылар төрле мәсьәләләр буенча үз фикер-теләкләрен дә җиткерде. Күбесе балалар лагерьларын шәхси һәм шәхси булмаганнарга бүлүгә каршы. «Безнең максат бер - балалар өчен яхшы шартлар булдыру», - дип аңлатты моны алар. Ә «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов бу конкурсны алданрак үткәрү инициативасы белән чыкты. Баксаң, лагерьның җәйге планын алар инде октябрь аенда ук төзеп куялар икән. Аның фикеренчә, болай эшләгәндә, җәйге ялны тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештырып булачак.
- Конкурска гаризалар инде октябрь аенда ук кабул ителә башлый. Без әлеге чараны февраль ахырына күчерә алабыз, ләкин аннан да алдарак түгел. Чөнки күбегез проектларны тиешенчә әзерләп бетерә алмый. Быел 70кә якын проектны, эшләп бетерер өчен, кире бордык. Безгә хәзер дәүләттән генә акча көтеп утырмаска, ә үз проектларыбызны яклый белергә өйрәнергә кирәк, - дип җавап бирде моңа каршы Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов.
Чаллы егете Александр исә үзләрендәге «Алые паруса» лагерен ремонтлап булмасмы дип мөрәҗәгать итте.

- Ел саен, сменаны кайда үткәрербез икән, дип баш ватабыз. Мин территория белән таныштым, лагерь профильле сменалар үткәрү өчен кулай булыр иде, - диде ул.
Моңа каршы комиссия әгъзалары «Алые паруса» лагереның балалар тормышы өчен куркыныч һәм экологик яктан пычрак булуын җиткерде.
- Аны торгызу өчен республика бюджетыннан лагерьлар оештыруга бүленеп бирелгән акчаның яртысы китәчәк. Ул лагерь бүтән эшләмәячәк. Ә сменаларны оештыру урыннары сездә болай да җитәрлек, - дип әйтте Георгий Гатауллин.

Республикада нинди генә икътисади хәл булса да, балалар ялы тиешле дәрәҗәдә оештырылачак дигән нәтиҗәгә килде комиссия әгъзалары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading