16+

Башта яптык, хәзер ачабызмы?

Оптимизация иләге аша чыгарылган авыл мәктәпләренә яңа сулыш өрелергә мөмкин. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сала мәктәпләрен яклап чыкты.

Башта яптык, хәзер ачабызмы?

Оптимизация иләге аша чыгарылган авыл мәктәпләренә яңа сулыш өрелергә мөмкин. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сала мәктәпләрен яклап чыкты.

Министр фикеренчә, авыл мәктәпләрен саклап калырга гына түгел, үстерергә, җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк. Белем йортында ничә бала укуы мөһим түгел. «Һәр мәктәптә спорт, мәдәният һәм башка инфраструктуралар булдырылырга тиеш», - дип белдерде Д. Ливанов.
Җитәкче кәнәфиенә күптән түгел генә утыруына карамастан, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов та бу уңайдан үз фикерен белдерергә өлгерде инде. Арчада район җитәкчелеге белән узган очрашуда министр үз позициясен тагын да ныгытты: башлангыч сыйныф укучысы туган авылында белем алырга тиеш. «Авылда ике генә бала булса да, башлангыч мәктәпне ябарга ашыкмасак иде. Бер генә бала булган очракта Укытучы йорты булдырырга кирәк. Чит авылга йөреп укучылар урынына үз улың яки кызыңны куеп карау гына да җитә бит», - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Министрлыкның матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада мондый сәясәт күптәннән алып барыла инде. Белем йортларының ябылуында гаепне министрлыктан түгел, район җитәкчелегеннән эзләргә кирәк икән. Чит авылга йөреп укуның «тәме»н татып караучыларга ерактан күз кысучы яктылык кебек булгандыр бу сүзләр. Ике министр да әйтә торгач, бәлки, район җитәкчеләре дә аз балалы мәктәпләрне «иләүдән» туктарлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading