16+

БДИ баллары артыннан – тауга

Бу арада РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка хатлар ява. Гади сәлам хатлары гына түгел, билгеле, БДИны гадел итеп үткәрүне тәэмин итүен сорап язылганнары. «Җаваплары алдан Интернетка эленгән имтиханны уздырып торудан мәгънә юк!» - дип зарланучыларның сүзләре үзләреннән ерак китмәде - кичә, 3 июнь көнне, укучылар математика буенча сынауга...

БДИ баллары артыннан – тауга

Бу арада РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка хатлар ява. Гади сәлам хатлары гына түгел, билгеле, БДИны гадел итеп үткәрүне тәэмин итүен сорап язылганнары. «Җаваплары алдан Интернетка эленгән имтиханны уздырып торудан мәгънә юк!» - дип зарланучыларның сүзләре үзләреннән ерак китмәде - кичә, 3 июнь көнне, укучылар математика буенча сынауга...

27 һәм 30 май көннәрендә узган имтиханнарда Россия буенча 62 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Әле бу исемлеккә кертелмәгән, гаеплеме-гаепсезме икәнлеге ачыкланып бетмәгәннәр күпмедер? Тотылган укучылар белән нәрсә эшләячәген һәр төбәк үзе хәл итәчәк. Күбесенең карары бүген үк билгеле инде - бер тапкыр авызы пешкәннәр быел БДИ тапшыру хокукыннан коры кала, ягъни сынауга тагын бер ел үткәч кенә кертелә. Быелгы БДИ нәтиҗәләрен тулысынча гамәлдән чыгарырга кирәклеге турында да сүзләр йөри. Фикерләр әйтелә, тәкъдим-зарлар ява, министрга хатлар языла тора, имтихан үз хутына баруын дәвам итә.
Шушы көннәрдә «Рособрнадзор» журналистларга мөрәҗәгать белән чыкты. Хәлләр без яктыртканча ук куркыныч түгел икән ләбаса. Җавапларны массакүләм рәвештә Интернетка элү күзәтелми, шундый берничә очрак кына теркәлгән. Халык арасында коткы таратып йөрисе юк, янәсе. Бу дөрләп янган утны арка белән капларга тырышып: «Хәвефләнергә сәбәп юк, җәмәгать! Янгын чыгу куркынычы бар иде, без аны булдырмый калдык», - дип лаф оруга охшаган. Аркалары пешә башлаган кайбер затлар «җавапларның челтәргә «агып чыгу» проблемасы бар икән шул» дип белдерергә мәҗбүр булды бит инде. Дмитрий Ливанов та Интернетка эленгән контроль үлчәм материаллары арасында дөрес вариантлар булуын таныды. «Математикадан имтихан бөтенләй башкача узачак, кагыйдә бозучыларга эшне җиңеләйтмәс өчен алдан әйтми торам», - дип белдергән иде министр. Нәрсә генә уйлап чыгарсалар да, БДИның алгарышка, яңа технологияләргә каршы тора алмаячагы көн кебек ачык.
Ә балалар замана белән бергә атлый. Быел Дагыстан тауларындагы авылларда чыгарылыш сыйныф укучылары бермә-бер арткан. Салаларда яхшы укыталар дип мәктәпләрен алыштырамы икән моңарчы Мәскәү, Краснодар, Ростов кебек төбәкләрдә белем алганнар? Әллә инде авылда БДИны бирү җиңелрәк дигән принцип буенча эш итәләрме? Ел дәвамында үз мәктәпләрендә укып, имтихан көннәре якынлашканда Дагыстан тауларына «күченгән», могҗизаи рәвештә документларда исемнәре барлыкка килгән укучыларны имтиханны яхшы тапшыру гына борчый шул. Аларны да аңлап була: БДИның никадәр «гадел» булуын күреп үскән балалар бит.
Министр әйткән «яңа кагыйдәләр» үтемле булсын да, имтиханнардагы башбаштаклыкның очына чыгылсын иде инде. Шулай дип кабызган өмет уты, ни кызганыч, сүнә дә китә. Аның каравы теге арка белән капларга маташкан ут арт санны пешерепме-пешерә.

ИГЪТИБАР! «Рособрнадзор» Интернеттагы «БДИ нәтиҗәләрен башкалардан алданрак бел!» ише сылтамаларга сак карарга чакыра. Хәзер паспорт номерларын һәм билгеле бер күләмдә акча сораган белдерүләр буа буарлык. Аларга ышанып, алдакчылар корбаны хәлендә калу очраклары бик күп. Рус теле һәм математикадан БДИ нәтиҗәләре ун көннән дә иртәрәк билгеле булмаячак. Калган фәннәрдән баллар җиде көн эчендә әзер булырга тиеш. Барлык мәгълүматлар мәгариф идарәсе муниципаль органнарына һәм мәктәпләргә хәбәр ителәчәк. Балларны «Белем бирү сыйфаты мониторингының республика үзәге» (www.rcmko.org) рәсми сайтының «Участник ЕГЭ» бүлегенә кереп тә карап булачак. Нәтиҗәләр ачык һәм бушлай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading